Падишаһлардан бер падишаһның вәзире ул падишаһка әйтте:
– Хезмәткәрләреңә әмер ит: эченә кеше кереп чумарлык йөзем ширәсе, ягъни йөзем суы хәзерләт. Ширәне мичкәгә тутырсыннар, ә үзең шунда чум, – диде.
Падишаһ шундук боерды, бер мичкәгә кеше чумарлык итеп ул ширәне тутырдылар. Падишаһ хадимнәре белән мичкә янына килде. Хадимнәрнең кайсы падишаһның асылташлар белән бизәлгән таҗын тотып торды, кайсы киемнәрен, кайсы башмагын алды.
Шаһ ширәгә чумды, аннан башын чыгарды: үзен бер далада күрде, һәр дүрт ягына каранды, һичбер җан иясен күрмәде. Мәгәр бер карт очрады, ул карттан сорады:
– Бу ни атлы сахра? Карт җавап бирде:
– Бу сахраны Дәште Кыпчак дип әйтәләр.
Шаһ үзенең шәһәрен сорашты. Карт «фәлән кадәр тукталышлар үтеп барырга» кирәклеген әйтте. Шаһ моның чиксез ерак икәнлеген аңлады, үз гомерендә кайтып җитәр мөмкинлеге юк икән. Һәр дүрт тарафны сорады, һәр тарафтагы шәһәрләр бик ерак икән.
Карт:
– Үзең ни җирдән, кайчаннан бирле киләсең? – диде.
Шаһ барысын да әйтеп бирде. Карт аны үзенә кунак итеп алып кайтты. Бу шаһ ул картка күп көннәр хезмәт итте. Шаһка картның кызын никах итеп бирделәр. Шаһның күңеленә бу картның кызы хуш килде, көннән-көн мәхәббәтләре артты, берничә балалары дөньяга килде. Ул балалары чиксез сөекле булды.
Көннәрдән бер көнне бу падишаһ су коенырга теләде. Киемнәрен салып, суга керде дә чумып китте. Судан башын чыгарып караса, үзен әүвәлге йөзем ширәсе эчендә күрде. Хадимнәр дә шунда хәзер булып торалар: килеп чыгуы белән кайсы тәнен сөртеп, кайсы киемнәрен иңенә салдылар. Солтанлык тәхетенә илтеп утырттылар.
Падишаһ гамьгә чумып, башын иеп уйланып утырды, сәгать саен аһ орды.
Вәзире әйтте:
– И падишаһ! Ни булды?
Шаһ башыннан кичкәннәрне сөйләп бирде. Аннан соң вәзире әйтте:
И падишаһ! Ул күргән хәлләрең хыялдыр, әмма бу һәркемгә бер гыйбрәттер, дөньяның фанилыгының мисалыдыр, – диде. Шулай итеп, нәсихәтен тәмам итте.
“Гыйбрәтле хикәятләр” китабыннан алынды
"Дин вә мәгыйшәт" газетасыннан