Тәкъвалык

14 октябрь 2011 ел 09:49

Тәкъвалы булу ул – Аллаһка буйсыну һәм аңа итәгать итмәүдән баш тарту; Аны истә тоту һәм онытмау; Аңа рәхмәт әйтү һәм яхшылыкны белүче дигән сүз. Бу кагыйдәне яшерен рәвештә дә, ачык рәвештә дә, төрле хәлләрдә дә тотканнар.

Мин әлеге язмамда авылыбызның иң тәкъва кешесе – Мәдинә апа белән таныштырырга телим. Ул – үз чоры хатын-кызлары кебек үк, тормышның барлык авырлыкларын татый, башкалар кебек сөя дә, сөелә дә белә. Үз тиңен табып ике ул үстерә, әмма ире хыянәт итә. Балалар атасыз үсә. Кече улы кинәт кенә авырып, вафат була. Олы улы Миңнәхмәт хәрби кеше була. Лаеклы ялга чыккач, ялгыз әнисен тәрбияләү өчен, шәһәр уңайлыкларыннан баш тартып авылга кайтып яши. Әй, авыр да бирелә инде тормыш кайберәүләргә. Түз генә! Соңгы өмете – олы улы да илле өченче яшендә йөрәк авыруыннан дөнья куя. Бик авыр ялгыз анага. Авыр минутларында авыз эченнән көйләп:

Тәрәз төбем исле гөл,

Санадым сигез түгел.

Язмышыма үпкәләмим,

Бармак та тигез түгел, – дип, үз-үзен юата ул.

Мәдинә әбинең ачу саклый белмәвенә, аның тәкъвалыгына бер вакыйга ишарә ясый. Улларының әтисе булган кеше нык авырый башлагач, аның янына бәхилләшергә килә һәм бәхиллеген алып кала. Бу халәтне теләсә кем кичерә алмый, бары тик Аллаһка ышану, Аннан курку гына көч бирә ала моңа. Ирсез килеш мал-туарлар асрап, үзенең якын һәм ерак туганнарына атап егермегә якын корбан чала ул. Ә бит үз гомерендә корбан чалып та, ни әрвахларны, ни исәннәрне сөендерә алмаган байлар күпме? Мәдинә әби, инде көч-хәл белән йөрсә дә, 84 яшендә туганнары ярдәмендә хаҗ гамәлен үтәп кайтты. Минем әлеге язмамны укучылар: “Бу әби бик байдыр инде”, дип уйларга мөмкин. Юк, ул матди яктан гына түгел, рухи яктан да искиткеч бай. Мәдинә апа ислам дине кануннарына бик тә тугрылыклы булып яши. Ул ялтыравыклы купшы киемнәр яратмый, чөнки артык күп киемнәребез өчен Кыямәт көнендә җавап  тотачакбыз. Минем дустым бары тик мөселман булуның төп биш шартын төгәл үтәүчеләрнең берсе генә: ул – шәһадәт кәлимәсенең асылын аңлап, аны үтәп яши; биш вакыт намаз укый; фарыз уразаларын тота, зәкятен, гошерен бирә. Аллаһы Тәгалә аңа күп нәрсәләрне алдан искәртә: “Улым вафат булгач, өстенә ак җәймә капладык, әйләнеп керсәм, ак җәймәнең уртасы ямь-яшел, карап торам, шунда ук юкка чыкты ул төс. Намазга баскач та сәҗдә кыласы урынымда яшел түгәрәк барлыкка килгәли”, – ди. Дөнья серле! Яшел төс – чын мөселманлык төсе.

         Ул үзе пешергән ризыкларга өстенлек бирә, аның чын тәкъвалыгын да сөйләменнән күрәсең. Мәдинә абыстай чын дөресен генә сөйли, кайберәүләр кебек яныңда зурлап, артыңнан хурлап йөрмәс. “Тормышымда искә алып сөйләрдәй кояшлы көннәрем аз булса да, Аллаһы Тәгаләгә бик рәхмәтлемен: уң ягымда – динем ислам, сул ягымда – нурым бар, сөбханалла, гафур-рәхим, синнән якын кемем бар?!” – дип тәмамлады ул үз сүзен.

Рәшидә ӘҮҺАДИЕВА,

Мамадыш районындагы

Урта Кирмән мәхәлләсе абыстае

Рәсемдә: хаҗия Мәдинә Низамова

"Дин вә мәгыйшәт" газетасыннан

Фото гаилә архивыннан алынды.

 

Дин әһеле
1992 -1998 елларда
Дин әһеле
1998 - 2011 елларда
Дин әһеле
2011 – 2013 елларда
Дин әһеле
2013 елның 17 апрелендә сайланды

Намаз вакытлары

Иртәнге намаз
Кояш чыга
Өйлә намазы
Икенде намазы
Ахшам намазы
Ястү намазы
Яңалыклар архивы
Tatarstan.Net - все сайты Татарстана