Рөстәм Нәбиев: "Куликово сугышы тарихын яңадан язарга вакыт"

19 сентябрь 2011 ел 10:43

12 сентябрь көнне “Иман” нәшриятында Рөстәм Нәбиевнең “Туктамыш ханның Алтын Урданы берләштерүе һәм "Куликово сугышы" проблемалары” исемле китабын тәкъдим итү чарасы узды.

– Татар халкы, һичшиксез, үзенең тарихын белеп, аның белән кызыксынып яшәргә тиеш, – дип белдерде чарада катнашучылар. Тарихчылар, бөек галимнәр тарихи вакыйгаларны тирәнтенрәк тикшереп, һәр көнне диярлек яңа фикер белән алмаша.

Дүшәмбе көнне булган әлеге чарада Рөстәм Нәбиев башта үзенең китабы белән таныштырып узды, килеп туган сорауларга җавап бирергә тырышты. Тиражы нибары ике йөз данә генә булса да, китап белән кызыксынучыларга шул тәкъдим итүдә үк аны сатып алу мөмкинчелеге дә бар иде.

Әлеге китап “Куликово сугышы турында хак сүз” исемле китапка аналог буларак, өстәмәләр кертеп һәм аерым фактларга тукталып, киңрәк күзәтү ясап нәшер ителгән.

Куликово сугышы булганмы соң? Кайчан һәм кайда булган ул? Туктамыш хан бөек Мамайга карата сугыш алып барганмы яисә киресенчә, ул аны Алтын Урда җирләренә алып керергә ярдәм иткәнме?

Укучылар, укытучылар уку әсбапларында ничек бирелгән, шулай укуны кулай күреп, мондый сорауларга тукталып торуны кирәк дип тапмый. Ләкин Рөстәм Нәбиев әйтүенчә, Куликово сугышы китапларда язылганча түгел, ә икенче төрле узган.

Гомумән, Куликово сугышы Куликово кырында булмаган, ә икенче җирдә булган. Вакыты да 1380 ел түгел, ә бүтән икән. Тарих фәннәре докторы Әзһәр Мөхәммәдиев әйтүенчә, Куликово сугышы булган җирдә нибары өч очлык кына тапканнар.

– Әгәр дә бу сугыш тарих битләрендә язылганча булган икән, ул коточкыч бәрелештән соң өч очлык кына түгел, ә меңләгән сугыш коралы табылырга тиеш иде, – дип әйтте галим.

– Хәзерге вакытта андый вакыйгаларны яңадан тарих битләреннән күтәреп, вакыты, урыны турында бәхәсләр алып бару бик кирәк, – дип саный Рөстәм Нәбиев. – Без яңа тарихка аяк басучылар булырга тиеш.

Бу тәкъдим итү чарасы түгәрәк өстәл формасында планлаштырылган булса да, Рөстәм Нәбиев бу очрашуны әңгәмә формасына әйләндерде. Тарих фәннәре кандидаты, күпләгән мәкаләләре белән танылган Искәндәр Измайлов хезмәттәше Рөстәм Нәбиев белән ачыктан-ачык бәхәскә кереп, китапның эчтәлегенә карата язучыга бик күп сораулар бирде.

Бу тарихның чынмы-юкмы икәнен беркем дә төгәл генә әйтә алмас. Әмма  “Туктамыш ханның Алтын Урданы берләштерүе һәм "Куликово сугышы" проблемалары” исемле китап тарих белән кызыксынучылар өчен яңарыш алып килер, дип ышанып калабыз.

Гүзәл МӘХМҮТОВА,

azatliq.org сайтыннан алынды

Башка журналлар

Нурдидә апа сабаклары

04 декабрь 2014 ел 17:08

Шундый шәп бабайларым бар

Шактый гына авылларыбыз мәчетләрендә имам итеп куярлык кеше таба алмыйлар. Ә менә Баулы районының...

14 ноябрь 2014 ел 14:49

Күңел тынычлыгын иман дәвалый

Гыйбадәтнең максаты – инсанның җанын-тәнен таза-сау тоту, аны авырулардан сак­лау. Чөнки тәһарәт һәм...

28 октябрь 2014 ел 13:28
Дин әһеле
1992 -1998 елларда
Дин әһеле
1998 - 2011 елларда
Дин әһеле
2011 – 2013 елларда
Дин әһеле
2013 елның 17 апрелендә сайланды

Намаз вакытлары

Иртәнге намаз
Кояш чыга
Өйлә намазы
Икенде намазы
Ахшам намазы
Ястү намазы
Яңалыклар архивы
Tatarstan.Net - все сайты Татарстана