Татарстанда радикаль ислам янавы турында кисәтәләр (“AFP”, Франция)

08 июнь 2011 ел 15:41

Николас Милетич (Nicolas Miletitch)

Үзәк Россиянең мөселман регионы Казан һәрвакытта да үзенең дини толерантлыгы белән үрнәк булган, шулай да соңгы арада Татарстан хакимияте регионда радикаль ислам таралу янавын кисәтә.

Ноябрьдә өч исламчы полиция белән коралланган бәрелеш вакытында һәлак булалар. Бу – регионда беренче күренеш. Ислам сепаратизмнары хакимият белән канкойгыч сугыш алып барган Төньяк Кавказдагы кебек, коралланган сепаратизм хәрәкәте барлыкка килү куркынычы яный.

 “Дини радикаль төркем сепаратистларында корал, чит кешеләрдән ярдәм бар һәм алар акча белән тиешле дәрәҗәдә тәэмин ителгәннәр”, - ди җирле эчке эшләр министры Әсхәт Сәфәров.

Татарстанда ислам һәм православие дине вәкилләре дустанә яшиләр, толерантлык саклана, башкалада Идел буенда мәһабәт биналы мәчет православие чиркәве белән янәшә торуы – моның ачык мисалы.

Хакимият кисәтүләренә карамастан, мондый кораллы бәрелеш һәм шартлату җайланмасы әзерләү, Татарстанда башка радикаль исламны чагылдырган күренешләр башка күзәтелми.

Апрельдә, Россиядә 2003 елда тыелган “Азатлыкка чыгу Ислам партиясендә” (Hizb ut-Tahrir al-Islami) экстремистлар оешмасында катнашканлыклары өчен, дүрт ир-ат кулга алына.

Радикаль характердагы әдәбиятны таратуда гына гаепләнсәләр дә, аларны җиде елга төрмәгә хөкем итәләр.

Хакимиятләр фикеренчә, төп янау радикаль исламны тотучы һәм Татарстанның кайбер мәчетләрендә аның идеологияләрен пропагандалаучы ваһһабист һәм сәләфичылар эзеннән баручылардан килә.

Чечня, Ингушетия, Дагестан, Карачай-Черкессия һәм Кабардино-Балкарияне үз эченә алган Төньяк Кавказ сепаратистлары исламның әлеге формасын тотулары турында ачыктан-ачык белдерәләр.

 “Сәләфиләр һәм ваһһабилардан зур куркыныч яный. Алар теләсә-кайсы вакытта кулларына корал ала алалар”, - ди ТҖ МДН рәисе, мөфти Илдус хәзрәт Фәйзов. Аның фикеренчә, радикализмның әлеге формалары аркасында, Советлар Союзы таркалганнан соң, Согуд Гарәбстаны, Катар һәм Мисырның дин таратучыларыннан тарала башлаган  традицион исламга куркыныч яный. Соңыннан күп кенә татарлар аны чит илләрдә өйрәнәләр.

 “Гарәп илләрендә белем алган күп кенә студентлар безнең исламга ят булган әлеге идеологиянең көчле йогынтысына эләгәләр”, - дип билгеләп үтә Татарстан республикасы президенты каршындагы дини оешмалар белән эшләү идарәсе җитәкчесе Марат Гатин.

Яңа сайланган мөфти Илдус хәзрәт Фәйзов экстрмизмга каршы җитди көрәш алып бару буенча беренче адымнарын ясады. Имамнар мәхәллә белән генә түгел, ә мөфти күрсәткән исемлектән, бар яктан да тикшерелеп сайланалар. Күп кенә имамнар шул сәбәпле инде отставкага да җибәрелде.

Эштән азат ителгәннәр арасында үзен радикаль ислам тарафдары дип санап йөргән Әлмәт районы имамы Наил Сәхибҗанов та бар иде.

 “30 апрельдә ФСБ, полиция һәи җирле хакимият вәкилләре җирле имамнарны мэрияга җыйдылар һәм ачыктан-ачык миңа каршы тавыш бирергә мәҗбүр иттеләр. Мине дин тотучылар түгел, ә ФСБ куды”, - дип, Әлмәт үзәк мәчетендә AFPга хәбәр итте.

Сәхибҗанов ваһһабистлыкта һәм башка радикаль дини оешмаларда бернинди дә тискәре янау күрми, ул аңа бары тик: “Без барыбыз да мөселманнар” дип карый.

Казанда, хәтта яулык япканнар арасында да, ислам кануннары буенча киенгән кызларны очратуы авыр. Башкалада исламчылардан реаль янау булганына әле дә булса шикләнеп карыйлар.

 “Укылышта фикер каршылыгы бар, ләкин экстремизм артмый. Татарстан икенче бер Төньяк Кавказ булмаячак”, - дип уйлый Казан мәчете имамы Камил Бикчәнтәев. Татарстандагы Исламның традицион толерантлыгына килгәндә, ул ваһһабичылык һәм тыелган төркемнәрне дә гаепләргә ашыкмый, аның сүзләренә караганда, бары тик “алар берничә китап кына укыганнар”, ди.

Мәскәүдәге Карнеги Үзәге эксперты Алексей Малашенко, монда бернинди дә экстремизм юк, дип белдерә: “Татарстанда булмаган радикаллардан котылырга телиләр, сәләфиләрдән куркыныч янавы турында сөйләүләре үзе үк көлке”.

 

Дин әһеле
1992 -1998 елларда
Дин әһеле
1998 - 2011 елларда
Дин әһеле
2011 – 2013 елларда
Дин әһеле
2013 елның 17 апрелендә сайланды

Намаз вакытлары

Иртәнге намаз
Кояш чыга
Өйлә намазы
Икенде намазы
Ахшам намазы
Ястү намазы
Яңалыклар архивы
Tatarstan.Net - все сайты Татарстана