Бирсәң – савап, бирмәсәң гөнаһы юк. Сәдака бу. Сәдака-бүләкнең мәҗбүрие дә бар. Ансын зәкят диләр. Гәрчә аларның икесе дә хәйриячелекне аңлата. Ни кызганыч, милләттәшләребезнең күбесе зәкятнең мәҗбүрилеген белеп бетерми әле. Берничә көн элек башкалабызның “Галиев” мәчетендә менә шундый рухтагы сөйләшү булды. Татарстан Диния нәзарәте әһелләре, дин галимнәре, матбугат җыелышы җыеп, хәйриячелек ул – кризистан чыгуның бер юлы, дип җәмгыятебездә иганәчелекне киңрәк җәелдерергә, зәкятнең асылын халкыбызга яхшылабрак аңлатырга чакырды.
– Зәкят ул – мәҗбүри сәдака бирү, шул рәвешле малыңны пакьләү дигән сүз. Коръәндә зәкят кәлимәсе намаз сүзе белән бергә бик еш телгә алына. “Бай кешеләрнең малында, кесәсендә мохтаҗларның күпмедер өлеше бар”, – дип әйтә Аллаһы Тәгалә Коръәни-Кәримендә. Диния нәзарәте каршында оештырылган “Зәкят” фонды, халыктан әлеге сәдака-ярдәмне кабул итеп алып, шуны мохтаҗлар, бичаралар арасында тарату вазыйфасын башкара. Шул рәвешле мөселманнарга бурычларын үтәргә ярдәм итә. Фонд әһелләре кул сузып, ярдәм итүләрен сорап йөрергә тиеш түгел. Без, дин оешмасы буларак, Кыямәт көнендә бурычлы булып калмавыгызны телибез. Икенче төрле әйткәндә, зәкят – Ходай Тәгалә каршында малыңны иминиятләштерү ул. Зәкятеңне түләгәч, тыныч йоклый аласың, – дип исламның өченче баганасын, өченче зур таләбен үтәргә чакырды анда РИУ проректоры, ТР Диния нәзарәте каршындагы Голәмәләр шурасының баш сәркатибе Рөстәм Нургалиев. – Әлеге мәҗбүри сәдакасын түләмичә, алтын-көмеш җыйган кеше Кыямәт көнендә зур җәзага тап булыр, биниһая зур үтүк белән үтүкләнгән кебек уңнан да, сулдан да кыздырылыр”, – дигән аятьне искә төшерергә туры килә”.
Билгеле, зәкятне беренче чиратта хәлле кешеләр түләргә тиеш. Әгәр малы, әйтик, кассада саклана торган акчасы артып тора икән, мәҗбүри сәдакасын түләп, кеше аны пакьләргә бурычлы. Бу зур сумма түгел, малыңның 2,5 проценты гына дип аңлатты хәзрәтләр. Шул ук вакытта: “Фатир юнәтү, ипотека түләү, бурычын каплау, эше-һөнәре өчен зарур булган машина алу өчен акча җыялар икән, аннан зәкят бирелми”, – дип тә тынычландырды мөфти урынбасары Рөстәм хәзрәт Хәйруллин.
Кеше авыл җирендә яшәп, әйтик, бәрәңге иксә, ул аның ун процентын, ягъни ун капчык уңыштан бер капчыгын гошер сәдакасы (зәкятнең икенче төрле аталышы гына) итеп мохтаҗларга бирергә тиеш икән. Дөрес, бу очракта да искәрмә бар. Җәй эссе, корылык булып, су сибелсә, кул хезмәте күп кулланылса, ун процент түгел, кеше биш кенә процент түли булып чыга. Шуны да әйтеп үтү кирәк: зәкят түләү юридик затларга карамый, физик затларга гына.
– Ни кызганыч, байтак кына мөселман илләрендә зәкятне тарату-бүлеп бирү шартларын бозып, тупланган сәдака акчасын еш кына төрле дәүләтләрдә купшы-зиннәтле мәчетләр төзүгә тоталар. Югыйсә ул шәкертләрне тукландыруга, мохтаҗларга, бичараларга, кыен хәлдә калган бәндәләргә бирелергә, кыскасы, социаль киеренкелекне йомшарту, гаделлек урнаштыру өчен тотылырга тиеш, – дип белдерде үз чиратында РИУ ректоры Рәфыйк Мөхәммәтшин. Чынлап та, Африкада күпме кеше ачлыктан җәфа чиккәндә, йөзәрләгән генә түгел, меңәрләгән кешеләр илдән илгә качак булып иза чигеп йөргәндә мондый хәлне аңлау кыен.
Республикабызда туплана торган зәкят һәм сәдака акчасы ни-нәрсәгә тотыла, әлеге эш ничегрәк оештырыла соң? Бу хакта “Зәкят” фонды генераль директоры Рәфис Шаһвәлиев сөйләде. Зәкятлеләр Тукай урамындагы 3 нче йортта халыктан кием-салым җыеп (яңаларын да, бераз киелгәннәрен дә алалар), мохтаҗларга тарата-өләшә икән. Соңгы вакытта корбан чалып китереп бирүчеләр шактый арткан. Болар шулай ук итне сирәк күрә торган картларга, фәкыйрьләргә өләшенә икән.
– “Җомга күчтәнәче” чарасын башлап җибәргәнгә берничә ай гына. Беренче атнада тәм-том тулы җиде пакет туплаган идек. Икенче атнада 17 пакет булды. Әле менә узган атнада 30 пакет җыелды. Әби-бабайларыбыз бик канәгать. Быел Рамазан аенда, бер зур гына мәчет янында чатыр куеп, “Ураза тотучыны сыйла” дигән чара уздырырга исәп. Бер кешене тукландыру өч йөз сумга төшә дип исәпләдек. Теләге булган һәр кеше бу саваплы эшкә үз өлешен кертә ала. Бу җәһәттә zakyatrt.ru cайтына мәгълүматлар куелды инде. Теләгән кеше Корбан бәйрәме көннәрендә, 8 мең сумын түләп, мохтаҗларга тарату өчен корбан чалдырырга заказ бирә ала. Бу суммага корбанлык сатып алу, эшкәртү һәм тарату чыгымнары да кергән, – дип сөйләде Рәфис әфәнде.
“Бергәләп ярдәм итик” чарасына акча җыюның гына шактый мәшәкатьле булуына уфтанып алды ул. Сер түгел, республикабызда ашыгыч ярдәмгә мохтаҗ балалар байтак. Зәкятлеләр аларны дәвалану өчен Мәскәүгә, Санкт-Петербургка юллый. Гадәттә бер балага 80-200 мең сум таләп ителә икән.
Шунысы да мөһим: зәкятлеләрнең бөтен эшчәнлеге үтә күренмәле. Интернеттагы сайтларына кереп, кемнән күпме акчалата ярдәм килгәнлеген, аның нәрсәгә тотылганлыгын күрергә була.
(“Ватаным Татарстан”, /№ 36, 18.03.2016/)