string(50) "http://dumrt.ru/articles/society/society_7698.html"
18.01.2013 11:53

Быел данлыклы татар шагыйре һәм дин эшлеклесе Кол Галинең тууына 830 ел тулачак. Урта гасырларда яшәгән атаклы каләм ияләренең күбесе, шул исәптән төрек шагыйре Хәмзә һәм үзбәк каләм иясе Дүрбәк тә, Кол Галине үзләренең остазлары дип санаган. Гарәп имлясында борынгы төрки әдәби телдә иҗат ителгән поэма татар әдәбиятының дини әсәрләр белән тыгыз бәйләнештә торуының күркәм бер мисалы булып тора. Үткән гасырларда һәм бүгенге көндә дә татар язучыларының күбесе үзләренең иҗат җимешләрен Коръәнгә һәм аның эчтәлегенә салынган кыйммәтләр белән бәйләп яза.

Дин һәм әдәбият бигрәк тә татарларда аерылгысыз санала. Борынгы заманнарда яшәгән кайсы гына имамны алып карасаң да, ул шигырь язу белән мавыккан, ә һәр каләм иясе – мулла булган. Болгар мулласының гүзәл әсәре – “Кыйсса-и Йосыф” – Коръәндәге Йосыф һәм аның унике туганы турында хикәятнең сәнгати чагылышы.

Поэманың авторы кулъязма нөсхәсе безнең көннәргә кадәр сакланмаган, әмма бу әсәрнең күпсанлы күчермәләре килеп җиткән. Йосыф турындагы поэманың сюжеты Көнчыгыш һәм Көнбатыш мәдәниятләрендә дә билгеле. Кол Гали поэмасының нык таралуында, ихтимал, әлеге үзенчәлекнең йогынтысы да чагылыш таба. Әсәрнең төп идеясе – гадел җәмгыять төзергә омтылыш, үзара ызгыш-талашны, таркаулыкны бетерү, тынычлыкка өндәүдән гыйбарәт. Бу китап монголлар явы килгән чорда иҗат ителгән һәм таралган.

Поэма озак еллар буе халкыбызның күңел түрен биләп торган. XIX гасырга чаклы бу китап кияүгә чыгучы милләтебез кызларының бирнәләрендә алыштыргысыз әйбер булып саналган. Нәкъ менә шуңа карап алар үзләренең әхлакый кыйбласына тугры калып, кечерәк яшьтәгеләр үзләренә үрнәк итеп Йосыфны, өлкәнрәкләр исә аның атасын Ягъкубны алганнар.

2010 елда поэма Татарстан хөкүмәте ярдәме белән инглиз теленә тәрҗемә ителде һәм чит ил укучысына да иреште. Кол Гали Шәрыкның Хафиз, Низами Гәнҗәви, Галишир Нәваи, Гомәр Хәййам, Шота Руставели кебек атаклы шигърият осталары  белән беррәттән үзенең лаеклы урынын алды...

 

Сөләйман әл-Казани

Чыганак: www.islam-today.ru