Татарстан мөфтие ветераннар белән очрашты

10 май 2016 ел 11:15

Бүген Татарстан мөфтие Камил хәзрәт Сәмигуллин Бөек Ватан сугышы ветераннары белән очрашты. “Туган авылым” коплексында узган чарага республикабызның төрле район, шәһәрләреннән йөзләгән дин әһелләре җыелды. Алар арасында сугыш афәтләрен үз җилкәсендә татыган, нинди шартларда да иман ныклыгын югалтмаган аксакалларыбыз да шактый иде. Аларның хәер фатыйхасын, ризалыгын алу бүгенге көн дин лидерларыбызның максаты.

1942 елның маенда мөселманнарның Үзәк Диния нәзарәте рәисе, мөфти Габдрахман Рәсүлев Уфада узган ислам руханилары корылтаенда, Ватанны ярату һәм аны саклау – иманның бер шарты, дип белдерә. Съездда мөселманнарга  мөрәҗәгать кабул ителә. Анда “көчеңне кызганмыйча яу кырында Бөек Ватанны, бар мөселман дөньясын, бөтен кешелекне фашист илбасарларыннан азат итү өчен көрәшергә, сугыш өчен зарур булган әйберләр җитештерүдә иҗтиһад кылырга” дигән өндәүләр була. Моны барлык Союз мөселманнары да җиһад (изге сугыш) дип кабул итә. Һәм бу – хакыйкать. Бәс, шулай икән, Мәскәүдән алып Берлингача Европа киңлекләрендә ятып калган аталарыбызны, агай-энеләр, кыз туганнарыбызны, җыеп кына әйткәндә, яу кырында башын салган татар, мөселман солдатларын без шәһит киткәннәр дип раслый алабыз. Алар, Пәйгамбәребез өйрәткәнчә, Ватан хакына гомерен корбан иткән мөкатдәс җаннардан!

1943 елда Уфада мөселманнарның Үзәк Диния нәзарәте танклар колоннасы өчен 10 миллион сум акча җыеп тапшыра. Сталин мөфти Рәсүлев исеменә акча җыюда булышкан мөселманнарга рәхмәт хаты юллый. Моннан тыш, мөселман мәхәлләләре фронтагы сугышчыларның гаиләләренә ярдәм кулы суза, мәчетләрдә мохтаҗларга  акча җыялар.

Тарих битләреннән күренгәнчә, дингә караш даулы елларда бераз йомшый төшә. 1941 елның көзеннән дин әһелләрен кулга алуны туктатып торалар. Дистәләгән дин эшлеклесе иреккә чыгарыла. Юридик таләпләргә туры килмәсә дә, намаз, гыйбадәт йортлары ачыла.


Татарстан Диния нәзарәте оештырган мәҗлес барышында да мөфти Камил хәзрәт Габдрахман Рәсүлевнең изге гамәлләре һәм мөселман кардәшләрен изге сугышка өндәгән мөрәҗәгатен бәян итеп узды.

- Габдрахман Рәсүлев “Известия” газетасында мөселманнарга мөрәҗәгать белән чыга.  Ул аларны Ватанны фашистлардан азат итәргә өндәп сугышка күтәрелергә чакыра. Шулай ук шәхсән үзеннән танк дивизиясе төзү өчен 50  мең акча күчергәнлеген яза. Аллаһка ышанган барлык адәмнәрне илебезгә ярдәм итәргә кирәклеге хакында җиткерә. Сталин Рәсүлевкә рәхмәт әйтеп җавап хаты да яза. Безнең буын сугышта катнашмады, әмма без катнашкан кешеләрне күрдек. Бабайның да, әбиемнең  дә әтисе сугыш михнәтләрен күргән кешеләр. Әбиемнең әтисе Сәмигулла сугышта аягын калдырып кайткан. Мин аларны күреп белмим, алар гына мине күреп калган, – диде Камил Сәмигуллин.


Балтач районы Алан авылыннан килгән Габделгани агай Нәҗиповның күкрәкләрен орден-медальләр бизәп тора.  Бер аягын яу кырларында калдырып кайткан булса да, күңел көрлеген әле дә саклый бабай. Сугышка 1943 елның 7 гыйнварыннан китеп барган. Бу вакытта аңа нибары 17 яшь булган. Габделгани абыйга Курск дугасында сугышырга насыйп була. Украина, Полтава җиренә барып җиткән. “Бер заман атакага күтәрделәр. Күтәрелүем булды, арка чымырдап китте, шул мизгелдә кулыма да аттылар, – дип сөйләп китте Г. Нәҗипов. – Урманны чыкканда аягыма да тидерделәр. Бер атнадан соң аягымны кистеләр. Табиблар бик теләделәр инде аякны калдырырга, тик саклап калып булмады шул. Сугыштан 1944 елны кайттым. Без сугышта төрле милләт, төрле дин вәкилләре бергә идек бит. Һәрберебез авыз эченнән үзенекен көйләп йөри иде инде. Сугышта булган кеше курыкмадым, дисә, ышанмагыз, дөрес әйбер түгел ул. Анда Ходайны да еш искә аласың. Берәүнең дә үләсе килми бит.  Бер-ике тапкыр аракы да бирделәр, мин аракы эчәр хәлем юк әле, дидем. Яралангач уймак кадәр бер савыт белән спирт эчереп киткәннәрен генә хәтерлим. Без күргәннәрне Ходай беркемгә дә насыйп итмәсен. Дөньялар тыныч була күрсен.”


Батырлыклары өчен орден-медальләр белән бүләкләнгән Габделгани Нәҗипов бүгенге тормышыннан тулысынча канәгать. «Мине өч тапкыр үлем тырнагыннан йолкып алган табибларга һәрдаим рәхмәт укыйм, хәер-догамнан ташламыйм. Аллага шөкер, туган илгә кайтып гаилә кордым, өч егет, өч кыз үстереп аякка бастырдым. Бүгенге көндә егермеләп оныгым бар. Әбием генә вафат булды”, – ди ветеран.

Татарстан Диния нәзарәтенең Бөек Җиңү алдыннан сугыш ветераннары белән очрашуы күркәм бер гадәткә керде. Утны-суны кичкән чал башлы ветеран муллаларның, бабайларның хәер догасын алу, аларның рәхмәтенә, ризалыгына ирешү мөһим.

- Сугыш вакытында әби-бабаларыбызның түккән күз яшьләре, түккән каннары хәләл. Бабай сугышка киткәндә, әбиебез биш бала белән кала, алтынчысы корсакта булган. Бабайны сугышка августта алганнар. Солдатларны Кукмара аша җибәрәләр икән, дигән хәбәрне ишеткәч, әбиебез 9 айлык көмәне белән ике тәүлек җәяү Кукмарага бара. Ирен шунда соңгы тапкыр күреп калган... Алты бала белән берьялгызы тормыш йөген тарткан ул, ике баласы ачтан үлгән. Нинди генә авыр шартларда да сабыйларын ташламаган. Бертиенсезгә колхозда эшләгәннәр... Ул буынның түккән күз яшьләре хәләл, – дип сөйләдеТатарстанның Баш казые Җәлил хәзрәт Фазлыев. – Сез ветераннар гына түгел, туксанны узганнар җирдә Аллаһы Тәгаләнең әсәре булыр, дигән хәдис бар. Сезне сөендерү – турыдан-туры Аллаһы Тәгаләне сөендерү, Аллаһының догасын алу кебек. Ә андыйлар үзләрен хөрмәтләгән, үзләренә яхшылык эшләгән кешеләргә җәннәткә керергә шәфкатьче булырлар, диелә. Сез – менә шундый “блатной” кешеләр монда җыелгансыз. Мөфти хәзрәткә зур рәхмәт безне мул табыннар артына җыйган өчен. Безгә догаларыгызны бирегез. Сезнең догалар бик кадерле, – дип мөрәҗәгать итте Баш казый залдагыларга.


Олы яшьтә булуларына да карамастан, ерак араларны якын итеп килгән ветераннарга Диния нәзарәте бәйрәм күчтәнәче дә әзерләгәгән иде. Чәй табыны артында күптәнге танышлар, фикердәшләр очрашып күрешүләренә шат булдылар. Бер-берсенә сугыш хатирәләрен сөйләделәр. Казаннан Гали бабайга 96 яшь икән инде. Сугышның буеннан-буена йөреп чыккан бабай алдагы елларда да күрешергә язсын безгә дигән фикерен җиткерде.

Гарифҗан Галиев менә инде 50 ел Чепья авылы музеен җитәкли. Заманында әлеге музейга нигез салучы да – ул үзе. Әлеге музейга Казаннан да киләләр, бай тарихны үзенә туплаган бинаның бер залы Бөек Ватан сугышына багышлана. Гарифҗан абый – кызыклы шәхес, туган авылы Каенсарда үз көче белән сугыш каһарманнарына һәйкәл куйдырган. Бөек Ватан сугышы вакытында Каенсарда 35 хуҗалык булган, шуннан 45 кеше яу кырына китеп бара. Аларның 22 сугыш кырында ятып кала, ә 21сенә туган якларына кайту бәхете татый. Алар арасында Гарифҗан агай да була. Бүгенге көндә Каенсарның каһарман егетләреннән ул гына исән калган. Шуңа күрә Галиев авылда һәйкәл булдыруны изге бурычы дип санаган.

Мөршидә КЫЯМОВА, intertat.ru

Дин әһеле
1992 -1998 елларда
Дин әһеле
1998 - 2011 елларда
Дин әһеле
2011 – 2013 елларда
Дин әһеле
2013 елның 17 апрелендә сайланды

Намаз вакытлары

Иртәнге намаз
Кояш чыга
Өйлә намазы
Икенде намазы
Ахшам намазы
Ястү намазы
Яңалыклар архивы
Tatarstan.Net - все сайты Татарстана