“Мөхәммәд – Аллаһ илчесе” фильмы Пәйгамбәрнең рәхмәтен тоеп төшерелгән

07 сентябрь 2016 ел 13:44

Бөтен галәмгә рәхмәт өчен җибәрелгән Пәйгамбәрнең соңгысы – Мөхәммәд (с.г.в.) образы аша Ислам диненең асылын ачкан фильм, ниһаять, Казан тамашачысына да килеп иреште. Танылган Иран режиссеры М.Мәҗиди тарафыннан төшерелгән Мөхәммәд пәйгамбәрнең (с.г.в.) балачагын тасвирлаган “Мөхәммәд – Аллаһ илчесе” фильмы конкурстан тыш программада күрсәтелде. Залларда аншлаг иде.

Бәләкәй Мөхәммәд образы аша - Ислам диненең чисталыгын күрсәтүгә

Юкка гына аншлаг булмады, билгеле. Чөнки бөтен фильм буена вакыйгалар кызыл җеп булып сузылган “мәхәббәт, ярату” төшенчәсе тирәсендә бара. Ана белән бала мәхәббәте, бабасы Габделмоталлиб белән бала мәхәббәте, Мөхәммәднең агасы Әбү Талиб (әтисе Габдуллаһның бертуганы) белән бәләкәй Мөхәммәд арасындагы җылы мөнәсәбәтләр... Бу яратуның иң югары ноктасы булып Аллаһы Тәгаләгә мәхәббәт тора. Режиссер фильм буе безне шушы моментка алып бара. Калебләрне чистартучы, күңелләрне нечкәртүче мизгелләр була бу...

Режиссер үзе бу хакта: “Мин бу фильм белән бөтен дөньяга рәхмәт өчен җибәрелгән Пәйгамбәребезнең шәфкатьлелеге аша Ислам диненең тынычлык, мәхәббәт, игелеклелек һәм гуманлылык дине икәнлеген күрсәтергә омтылдым. Ислам дине кешенең бөеклеген барысыннан да өстен куя. Бу фильм кеше бөеклегенең бөтен матурлыгын һәм гуманлылыгын күрсәтә дә инде”, - дигән иде, “Мөхәммәд – Аллаһ илчесе” фильмының асылын төшендереп. Бу сүзләрдән шул аңлашыла: М.Мәҗиди бәләкәй Мөхәммәд образы аша Ислам диненең чисталыгын безгә җиткерергә омтыла.

Бүген көндә Ислам диненең тынычлык, мәхәббәт, игелеклелек һәм гуманлылык дине икәнлеген мөмкин кадәр күбрәк кешегә җиткерү зарурлыгы бигрәк зур. Ислам дине артына качып төрле терактлар оештырылганда, ДАИШ кебек афәтләр килеп чыгып торганда бигрәк тә.

Режиссерның “Мөхәммәд – Аллаһ илчесе” фильмын төшерүгә юкка алынмаган, әлбәттә. Фильм идеясе Европада Мөхәммәд пәйгаммбәргә карикатура ясаганнан соң чыккан гаугадан соң туган. Дин кардәшләренең, шушы вакыйгаларга үч итеп, флаглар ягуы һәм демонстрациягә чыгуы М.Мәҗидигә ошамаган, ул мөселманнар моннан өстен дип саный. Шуңа күрә режиссер башка юлны сайлаган - Пәйгамбәрне һәм ислам диненең асылын, бөтен матурлыгын күрсәтергә теләп, фильм төшерергә алынган.

“Мөхәммәд – Аллаһ илчесе” фильмы биографик картина түгел

Баштан ук шуны аңларга кирәк: озак еллар дәвамында бик зур акчалар тотып төшерелгән “Мөхәммәд – Аллаһ илчесе” фильмы биографик картина түгел. Ул, Мөхәммәд пәйгамбәрнең балачагын тасвирлап, һәр адымын күрсәтеп барган кебек тоелса да, барыбер бу картина нәфис фильм булып кала. Режиссер бәләкәй Мөхәммәднең биографиясен тулысынча ачып бирүне максат итеп тә куймаган булса кирәк. Шунысы мөһим: М.Мәҗиди дин белгечләре, археологлар белән озак елларга сузылган консультацияләр нәтиҗәсендә, Ислам тарихын (сира) белмәгән кешеләр дә аңлап карарлык фильм төшерә алган. Күп вакыйгалар хискә корылган. Шул ук ана һәм бала мәхәббәтен генә алсак та, бу хис һәрбер анага, һәрбер балага таныш. Туганнар арасындагы мөнәсәбәтләр дә һәм башкасы да...

Ислам историографиясе безне Пәйгамбәрнең балачагына һәм яшүсмер елларына кагылышлы мәгълүмат белән артык сөендерми. Коръәндә дә Мөхәммәд (с.г.в.)нең балачагы һәм яшүсмер еллары турында сөйләүче берничә генә аять бар. (“Зуха” сурәсе, 6-9 аятьләр). Алар - пәйгамбәрнең ятимлегенә кагылышлы.

Габделмоталлиб оныгы Мөхәммәдне бик ярата, аның киләчәктә бөек бер зат булачагын сизенә

Ислам тарихыннан әлләни хәбәрдар булмаучылар да белә: Мөхәммәд (с.г.в.) туганчы ук ятим кала. Атасы Габдуллаһ аның туарына ике ай (кайсыбер чыганакларда берничә атна дип күрсәтелә) кала, сәүдә эшләре белән Шамнан кайтышлый, Мәдинәдә авырып вафат була. Мөхәммәд тугач, Габдуллаһның атасы Габделмоталлиб һәм туганнары бик шатлана. Бу бик затлы нәсел була. Мөхәммәт галәйһиссәләм әнисенең исеме Әминә була. Булачак пәйгамбәргә Мөхәммәд исемен бабасы Габделмоталлиб бирә. Габделмоталлибны фильмда “Мәккә хуҗасы” дип тасвирлыйлар.

Мөхәммәд (с.г.в)нең дөньяга килүе, аңа исем кушу вакытлары фильмда бик тәфсилле тасвирлана. Монда шуңа игътибарны юнәлтәсе килә: ул вакытта мәккәлеләр балаларына исемне потларга табынган хәлдә куша торган булалар. Ә бабасы пәйгамбәргә исемне Кәгъбә янына барып кына түгел, аның эченә кереп кушып чыга. Колагына “Мөхәммәд” дигән тавыш ишетелә. Мөхәммәд исеме гарәп теленнән «мактауга лаеклы» дигәнне аңлата. Бу исем гарәпләр арасында киң таралмаган була. Ислам риваятьләре буенча, Мөхәммәд пәйгамбәрнең әнисе Әминә балага узгач, бер төш күрә. Анда аңа туачак улына "Мөхәммәд" исеме бирелергә тиешлеген хәбәр итәләр Мөхәммәд пәйгамбәрнең тагын бер исеме "Хәбибулла", ягъни Аллаһның яраткан колы. “Мөхәммәд” дип эндәшкән ягымлы тавыш бәләкәй Мөхәммәдне кая барса да, озата бара.

Бу вакытларда Мәккә гарәпләрендә балаларын имезү һәм тәрбияләү өчен, сахра гарәпләренә бирү гадәте була. Мөхәммәдне Бәни Сәгд кабиләсендәге Әбу Зуәйб кызы Хәлимәгә тапшыралар. Фильмда бу вакыйга башкачарак тасвирлана. Әминәнең сөте булмау сәбәпле, аның баласын сөт аналары ашата диелә. Әмма иренең бертуганының хатынының колы Сувәйбәгә Әминә йортына юл ябылгач, бала ач кала. Режиссер бу урыннарны бик оста тасвирлый: Әминәнең чарасызлыгы, бәләкәй Мөхәммәднең сабырлыгы... Әкияттәге кебек могҗизалар да урын таба биредә. Хәлимәләрнең Җәмил исемле дөяләренең Әминә йортына килүе, тезләнеп утырулары тасвирлана. Хәлимәнең Мөхәммәдне үз өенә алып кайтып киткәндә, Әминәнең сабырлыгы тагын бер кат сынала. Монда Габделмоталлибның аталарча кайгыртуы, киленен тынычландыру күренешләреннән күзгә яшьләр килә.

Мөхәммәдне кабул иткән гаиләнең эшләре алга китә, йортларында бәрәкәт арта. Алар: “Ятим баланың аягы җиңел булды”, - диләр. Мөхәммәд, бик тиз үсеп, алшты айда йөри башлый һәм тугыз ай дигәндә, ачык итеп сөйләшергә тотына. Ул, шулай итеп, биш яшенә кадәр сөт анасы Хәлимә кулында тәрбияләнә.

Мөхәммәт галәйһиссәләм 6 яшендә әнисен югалта: Мәдинәгә Габдуллаһ ибн Габделмоталлиб каберенә барганда, ул авырып китә һәм вафат була. Мөхәммәтне тәрбиягә бабасы Габделмоталлиб ала, ләкин ике елдан ул да вафат була. Габделмоталлиб оныгын бик ярата, аның киләчәктә бөек бер зат булачагын сизенә, шуның өчен аның тәрбиясенә зур игътибар бирә. Мөхәммәт галәйһиссәләм әтисе ягыннан бик ярлы абыйсы, сәүдәгәр Әбү Талиб тәрбиясенә күчә. Бабасының оныгы белән хушлашу мизгелләре, аны улына ышанып тапшыру күренешләре күңелне айкап ала. 12 яшендә Мөхәммәт галәйһиссәләм сарыклар көтүен көтә, аннары абыйсының сәүдә эшләрендә катнаша башлый.

Мөхәммәд галәйһиссәләм кечкенә чагында вакыйга була: несториан монахы аны бөек киләчәк көтәчәген әйтә. Әбу Талиб кәрван белән Сүриягә бара, ә яшь Мөхәммәд галәйһиссәләм аңа иярә. Кәрван Бусрада туктала, ә анда христиан галиме булган монах яши. Элегрәк кәрван аның яныннан үткәндә, монах сәүдәгәрләр янына бер дә чыкмый торган була. Бу юлы ул, чыгып, кәрван кешеләреннән: “Китап мукадәснең хәбәренә күрә, якын арада гарәпләрдән бер пәйгамбәр чыгарга тиеш, сездә моңа дәлилләр була торган берәр төрле гамләмәтләр күренмиме?” – дип сорый. Мөхәммәдтә пәйгамбәрлек билгеләрен күреп инангач, Бахира Мөхәммәд галәйһиссәләмнең булачак пәйгамбәр икәнлеген аңлый. Бу вакыйгалар да фильмда бик тәфсилле тасвирлана. Өлкән яшьтәге монахның Мөхәммәдкә булган ихтирамы ташып тора. Бахира Әбу Талибка Мөхәммәдне яһүдиләрдән сакларга киңәш итә. Чөнки яһүди һәм насара галимнәре арасында һәрвакыт соңгы пәйгамбәр турында сөйләнә, тиздән аның килүе көтелә. Алар пәйгамбәрне үз арасыннан көтә, ә ул гарәпләр арасыннан чыга. Ислам тарихыннан билгеле: Мөхәммәд пәйгамбәр туган төнне яһүдиләрнең өйләрендә утлары сүнә. Бу аларга бер билге була. Фильмда нәкъ менә баланы чит-ятлардан саклау моментына зур урын бирелә: Мөхәммәд пәйгамбәрне туганнан алып яһүдиләр эзәрлекли дип күрсәтелә. Калак сөякләре арасындагы пәйгамбәрлек тамгасын табарга тырышу белән бәйле бөтен вакыйгалар шул тирәгә туплана.

Фильмны төшергәндә, Мөхәммәд пәйгамбәрнең рәхмәтен тоеп эшләдек

Фильмның буеннан буена тамашачы бәләкәй Мөхәммәд өчен җан атып утыра. Аның кече күңеллегенә, шәфкатьлелегенә, мәрхәмәтлелегенә соклана. “Мин төп персонажның рухи дөньясын ачарга омтылдым. Дин тотучыларның дини хисләренә кагылмас өчен, Пәйгамбәрнең йөзен бер урында да күрсәтмәдем”, - ди режиссер Мәҗид Мәҗиди. Фильмдагы вакыйгалар шулай итеп корылган: төп персонажның бай рухи дөньясы аша Ислам диненең асылын аңлатырга омтылыш ясала.

Алдарак Мөхәммәд пәйгамбәрнең бөтен галәмгә рәхмәт өчен җибәрелгән пәйгамбәр булуын әйтеп киткән идек инде. Ташлар, агачлар, хайваннар – барысы да пәйгамбәрнең үзләре янында булуын сизгән һәм сәламләгән. Кинокартинада могҗизага тиң күренешләр бик күп. Мәсәлән, күптән инде балык тота алмыйча яшәгән балыкчылар авылының, Пәйгамбәр диңгез буена килеп баскач, балыкка тиенү күренеше генә ни тора?! Шушы күренешләр ярдәмендә режиссер Мөхәммәд (с.г.в) шәхесен ача. Киеменә ябышкан бер чәчәк тә, бер бөҗәк тә пәйгамбәрнең игътибарыннан читтә калмый. Бу бик мөһим.

Фильмны төшергәндә дә, Мөхәммәд пәйгамбәрнең рәхмәтен тоеп эшләдек, ди М.Мәҗиди. Кадрның теге ягында булган гайре табигый хәлләр турында ул китап та язарга җыена. Пәйгамбәрне олылап, фильм төшерү мәйданчыгына кем генә килми. Танылган актерлар да, фән докторлары да, инженерлар да, эшкуарлар да – бар да була. Һәм барысы да – Пәйгамбәр хакына! Матбугат чараларында фильм төшерүдә катнашкан күп кенә белгечләрнең гонорарларыннан баш тартканлыгы турында да хәбәр ителгән иде. Аларның кемнәр икәнлеген ачыклап тормыйбыз. Ул кадәре үк мөһим дә түгел. Иң мөһиме – ният. Алай да массовкаларда катнашып, гонорарларын алучылар да булган икән. Алары инде үзе бер тарих. Бу акчаларны гомер ахырына кадәр саклап, аңа кәфенлек алырга васыять итеп калдыручылар исә фильмда төшүне Аллаһы Тәгаләнең рәхмәте дип санап, шундый карар кабул иткән..

Кино өлкәсендә бик күп бүләкләргә лаек бу фильм Мөхәммәд пәйгамбәргә багышланган картиналарның соңгысы булмас, дип өметләнеп, дин темасына, пәйгамбәрләр тормышына кагылышлы фильмнарның бәхәс тудырырга, фикер төрлелегенә китерергә сәләтле икәнлеген онытмыйк.

Римма Гатина.

Башка журналлар

Татарстан мөфтияте 2017 елны "Галимҗан Баруди елы" дип игълан итте

Ошбу тәкъдим белән бүген Диния нәзарәте бинасында үткән пленум җыелышында мөфти Камил хәзрәт...

31 гыйнвар 2017 ел 09:09
Дин әһеле
1992 -1998 елларда
Дин әһеле
1998 - 2011 елларда
Дин әһеле
2011 – 2013 елларда
Дин әһеле
2013 елның 17 апрелендә сайланды

Намаз вакытлары

Иртәнге намаз
Кояш чыга
Өйлә намазы
Икенде намазы
Ахшам намазы
Ястү намазы
Яңалыклар архивы
Tatarstan.Net - все сайты Татарстана