“Минем гаилә шәмаиле” җиңүчеләре уразадан соң билгеләнә

24 июнь 2016 ел 14:30

Гаилә кыйммәтләрен алга сөргән «Минем гаиләм шәмаиле» Россиякүләм конкурс быел да киң колач алды. Икенче ел рәттән оештырыла торган конкурсның нәтиҗәсе буларак быел да Казан Кремлендә күргәзмә оештырыла.

“Минем гаиләм шамәиле” икенче Россиякүләм конкурсы татар милли сәнгате – пыялага ясалган шамәилләрне популярлаштыру, сәләтле кешеләрнең, укучыларның иҗади үсешенә ярдәм итү, яңа талантларны ачыклау, тарихыбызга, бабаларыбызга карата хөрмәт хисе тәрбияләү, рухи культураны күтәрү, борынгы шамәилләрне барлау һәм саклау максатыннан үткәрелә.

Быел конкурска 120 катнашучыдан 200 эш кабул ителгән. Алар арасында Казан, Уфа, Мәскәү, Владимир, Ижау, Санкт-Петербург шәһәрләреннән килгән эшләр бар. Конкурсның шорт-битенә жюри тарафыннан 91 эш сайлап алынды.

Жюри тәкъдим ителгән эшләрне дүрт номинациядә карады: “Заманча традицион татар шәмаиле”, “Гаилә ядкаре”, “График шәмаил” һәм “Татар шәмаиле техникасында ясалган картина”. Һәр юнәлештә җиңүчеләргә акчаталата бүләк каралган. 21 май-12 июнь көннәрендә интернет аша шәмаилләргә тавыш бирү оештырылган иде.

24 июнь көнне “Минем гаиләм шәмаиле” күргәзмәсе Ислам мәдәнияты музеенда, Татар шәмаиле галереясендә һәм “Казан Эрмитаж” үзәге залларында урын алачак.

Ислам мәдәнияте музеенда “Гаилә ядкәре” номинациясендәге хезмәтләр урнашачак. Проект авторлары белдергәнчә, әлеге номинациягә җибәрелгән шәмаилләрнең күпчелеге Удмуртиядән икән. Араларында үтә дә үзенчәлеклесе өчәү. Сәнгать, дин белгечләребез раславынча, алар XIX-XX гасырга карый. Күргәзмәне әзерләгәндә белгечләребез әнә шул фикергә килгән.

Исегезгә төшереп узабыз: 2015 елда оештырылган күргәзмәдә ХХ гасырның икенче яртысына караганнары куелган иде. Күргәзмәне әзерләгәндә шәмаил авторларының исемнәре дә ачыкланган. Алар арасында әлеге осталар бар: Нурислам Гыйбаев, Габдулла хәзрәт Хәмитов-Ушмави, Руф Шәрәфетдинов һ.б.

Татар шәмаиле галереясендә хәзерге заман рәссамнарының иҗаты һәм  “Заманча традицион татар шамаиле”, “График һәм чигелгән  шәмаил” номинацияләрендәгеләр урнаштырыла. Пыялага эшләнгән хезмәтләр белән бергә төрле техника кулланып иҗат ителгән, чигелгән, компьютер графикасында тормышка ашылганнары белән дә танышырга мөмкин, ди чараны оештыручылар.

Узган елдан аермалы буларак, быел конкурс номинацияләренә рәссамнар махсус яңа әсәрләр ясады. Татарларга хас пыяла техникасы замана рәссамнарын төрледән төрле экспериментлар кылырга этәрә, дини яссылыктан чыгып дөньяви темаларны да колачларга ярдәм итә. “Казан Эрмитаж” үзәгендә “Татар шәмаиле техникасында ясалган картина” номинациясендә катнашкан әсәрләр белән танышырга мөмкин. Биредә хәзерге көн кылкаләм осталарының иҗатлары белән таныша алабыз.

- Күргәзмә барышында рәссамнар, сәнгать әһелләре, дин белгечләре, жюри әгъзалары катнашында түгәрәк өстәлләр оештырылачак. “Шәмаил сәнгате үсешенең мөһим юнәлешләре” дигән темага фикер алышулар узачак. Ураза бәйрәменнән соң (14 июль көнне) конкурс җиңүчеләре тантаналы рәвештә игълан ителәчәк, – ди чараны оештыручылар.

intertat.ru

Дин әһеле
1992 -1998 елларда
Дин әһеле
1998 - 2011 елларда
Дин әһеле
2011 – 2013 елларда
Дин әһеле
2013 елның 17 апрелендә сайланды

Намаз вакытлары

Иртәнге намаз
Кояш чыга
Өйлә намазы
Икенде намазы
Ахшам намазы
Ястү намазы
Яңалыклар архивы
Tatarstan.Net - все сайты Татарстана