Ришат Курамшинның дини хикәяләре бер китапка тупланып чыкты

18 июль 2016 ел 17:14

Кукмара мәдрәсәсе мөдире, дини матбугатта актив авторларның берсе Ришат хәзрәт Курамшин төрле мәгълүмат чараларында басылган хикәяләрне бер китапка туплап чыгарды. Бу хакта "Хозур" нәшрияты хәбәр итә.

"Бәхетле булырга вакыт" дип аталган әлеге китап төрле елларда Кукмара районының “Хезмәт даны”, шулай ук “Дин һә мәгыйшәт”, “Ислам нуры”, “Шәһри Казан” газеталарында басылып чыккан хикәяләр тупланмасыннан гыйбарәт.

“Китапның беренче басмасы 2015 елның декабрь аенда дөнья күрде, – дип сөйләде "Татар-информ" хәбәрчесенә Ришат хәзрәт. – Шул уңайдан мөфтият махсус конференция дә оештырган иде. Әлеге китап мәчет каршында белем бирүче мөгаллимнәргә өләшү өчен бастырылды. Хәзер исә хикәяләр санын арттырып, китапны киң катлам укучыга тәкъдим итәргә булдык. Китапка еллар буе тупланган язмалар керде. Яктыртылган темалар барысы да тормыштан алынган”.

Ришат хәзрәт 2010 нчы елда читтән торып КФУның журналистика факультетын тәмамлаган. “Башта публицистика белән шөгылләндем, төрле газета-журналларга дин темасына мәкаләләр яздым, – диде ул. – Соңрак мөселманнар тормышына кагылышлы хикәяләр язу теләге туды. Әлеге тема бик кызыклы, ләкин аны яктыртучы аз. Китапны вәгазь формасында эшләргә уйлаган идем. Вәгазьләр күп чыга бит, шуңа да мин тере тормыштан алынган хикәя жанрында эшләргә булдым. Дини кыйммәтләрне коры вәгазь теле белән түгел, матур әдәбият теле белән җиткерү үтемлерәк дип уйлыйм”, - диде автор.

“Китап әле дин  тотмаган, намазга басмаган кешеләр дә хикәяләрне укып, гыйбрәтләнсеннәр дигән максаттан чыгып эшләнде” , - дип тә белдерде Ришат хәзрәт.

"Татар-информ", Мәрьям Насыйрова

Башка журналлар

“Минем гаилә шәмаиле” җиңүчеләре уразадан соң билгеләнә

Гаилә кыйммәтләрен алга сөргән «Минем гаиләм шәмаиле» Россиякүләм конкурс быел да киң колач алды...

24 июнь 2016 ел 14:30

Хәләл кулланучыларны нәрсә җәлеп итә?

Дөрес туклану нидән гыйбарәт? Табыныбызга нинди ризык куела? Әлеге сораулар замана кешесен...

23 июнь 2016 ел 15:26
Дин әһеле
1992 -1998 елларда
Дин әһеле
1998 - 2011 елларда
Дин әһеле
2011 – 2013 елларда
Дин әһеле
2013 елның 17 апрелендә сайланды

Намаз вакытлары

Иртәнге намаз
Кояш чыга
Өйлә намазы
Икенде намазы
Ахшам намазы
Ястү намазы
Яңалыклар архивы
Tatarstan.Net - все сайты Татарстана