Догалы китаплар нәшрияты

01 июнь 2016 ел 14:45

Бүгенге көндә республикада унга якын нәшрият уңышлы гына дини китаплар нәшер итү белән шөгыльләнеп килә.  Татарстан мөселманнары Диния нәзарәтенең “Хозур” (гарәпчәдән “тынычлык, иминлек” дигәнне аңлата) нәшрият йорты алардан кай ягы белән аерыла соң? Гомумән, бүгенге көндә дини-догалы китапларны бастыру, тарату эше ни рәвешле алып барыла?

Мәгълүм булганча, “Хозур” күңелләрне рухи яктан баету һәм Ислам кыйммәтләрен тарату нияте белән  2013 елда оештырылды.  

Биредә һәр дини китап Татарстан мөфтиятенең экспертлар шурасы хуплавы белән басыла. Ягъни, басмалар укучылар кулына барып җиткәнче дин белгечләре тикшерүен уза.  Бүгенге көндә дингә кагылышлы мәгълүмат һәм өйрәтүләр күп төрле, шуңа күрә китаплар чыгарганда аеруча сак булу сорала.  

“Хозур”ның, бигрәк тә яшьләрне күз алдында тотып, үзенең интернет сайтларын ачуы, башкалар белән чагыштырганда нәшриятның үзгә ягы булып  тора.  www.huzur.ru сайтында нәшрият йортының барлык интернет-проектлары, китаплары һәм полиграфия продукциясе тәкъдим ителә. www.darul-kutub.com электрон китапханәдә исә инкыйлабка кадәр дөнья күргән  татар дин әһелләренең, шулай ук бүгенге авторларның 240 китабының электрон варианты урын алган. Алар арасында Мисырда, Һиндстанда, Пакыстанда, Япониядә татарчадан гарәпчәгә тәрҗемә итеп басылганнары да,  иске татар имлясында дөнья күргәннәре дә бар. 

Биредә Риза Фәхретдинов, Галимҗан Баруди, Әхмәтһади Максуди, Мөхәммәд Әмин бин Габдулла, Әбделкаюм бине Әбдүнасыйр,  Шейхелислам бине Әсадулла, Муса Бигиев, Габдрахман Карабаш һәм башка дин галимнәре хезмәтләренең электрон нөсхәләрен табарга мөмкин. 

Электрон китапханә булдыру ул, рухи мирасны китапханәләр киштәләреннән, архивларыннан интернет аша өйгә, эш өстәленә китереп куюга тиң. Бу эшне нәшрият КФУ, РИИ китапханәләре белән хезмәттәшлек итеп алып бара. Шулай ук хәзрәтләр чит илләргә сәфәрләре кысаларында төрле очрашуларда татар дин галимнәренең инкыйлабка кадәр чыккан, таралган җыентыклары белән даими кызыксыналар һәм аларны республикага алып кайту җыен карыйлар.

Әлбәттә, рухи мирасны торгызу, иң беренче чиратта, бабаларыбыз китапларын нәшер итүдән һәм хәзерге буынга җиткерүдән гыйбарәт. Бер караганда бу эшнең авырлыгы юк та кебек - тирән гыйлем тупланган әзер әсәрне бастыр гына! Болай әйтү җиңел, ә чынлыкта бит әле аны иске татар имлясыннан яки гарәпчәдән тәрҗемә итәргә, бүгенге укучы аңлый алырлык телгә күчерергә кирәк. Монда, әлбәттә, шушы эшкә махсуслашкан тел белгечләре, тәрҗемәчеләрне табу мөһим. Кызганыч, бүгенге көндә бу өлкә белгечләре бармак белән генә санаулы. Шул ук вакытта иске китапларны компьютерда җыю, яңа китап рәвешенә китерү мәшәкате өстәлә. Шуннан соң гына әле бастыру турында сүз барырга мөмкин. 

Изге китаплар һәм догалыклар, нигездә, киң катлам укучыга тәкъдим ителсә, дини хезмәтләр арасында исә бары тик тар даирә, ягъни Исламны тирәнтен өйрәнүче шәкертләр, мөгаллимнәрне, хәзрәтләрне күз алдында тотып бастырылганнары да бар. Әйтик, кайбер басмалар махсус белгечләрне җәлеп итеп һәм зур чыгымнар түгеп әзерләнә, әмма аларны нәшер  итү тиражы 500дән дә артмаска мөмкин, чөнки ул китап әсбап буларак бары тик мәдрәсәләргә генә кирәк. Нәшриятчылар исә яхшы белә, кечкенә тираж китапны бастыру чыгымын да, мәшәкатен дә капламый. Шуңа да карамастан, “Хозур” өчен республика мәдрәсәләрен дәреслекләр, уку әсбаплары белән тәэмин итү иң тәүге бурычларның берсе булып тора.       

Китаплар бастырудан тыш “Хозур” нәшрият йортының тагын бер эш юнәлеше – басма матбугат чыгару. Аерым алганда сүз, Татарстан мөселманнары Диния нәзарәтенең “Дин вә мәгыйшәт”, “Умма” газетлары һәм “Шура” альманахы турында бара. Әлеге  газетлар мәчетләрдә, мәдрәсәләрдә бушлай таратыла. Махсус имамнар өчен дип гамәлгә кыелган альманахка  аерым тукталасы килә.  2014 елда Татарстан мөфтие Камил хәзрәт Сәмигуллин  мөхәррирлегендә әлеге тарихи басма янә нәшер ителә башлады.  

Яңа басманың тәүге санында исә мөфти Камил хәзрәт “Шура”ның бүгенге көндә дә кирәклегенә аерым игътибар юнәлтте.  

 “Татар халкы тарихы, милли үзаңы, татар әдәбияты тарихы, шулай ук башка мөселман төрки халыклары турында сүз барганда бик еш кына “Шура” исемле журнал телгә алына. Быел, ягъни 2013 нче елны, күп кенә дини мәсьәләләр яктыртылган “Шура” журналы чыга башлауга 105 ел тулды. Бүгенге көн күзлегеннән караганда, мондый төр басмага ихтыяҗ гаять зур, чөнки ислам дине җәмгыятебезгә көннән-көн ныграк үтеп керүен дәвам итә һәм, шул рәвешле, тормыш-көнкүреш алга киткән саен, дин белгечләре алдына хәл итәсе күп кенә мәсьәләләр килеп баса”, - диелә хәзрәтнең журналга урнаштырылган кереш сүзендә.

Татарстан мөселманнары Диния нәзарәте тарафыннан “Шура” дин әһелләре өчен өстәл альманахы буларак тәкъдим ителде. Анда бер квартал эчендә укыла торган барлык җомга һәм гает хөтбә-вәгазьләре кертелә. Җәлил хәзрәт Фазлыев, Рөстәм хәзрәт Батыр, Илдар хәзрәт Баязитов, Рөстәм хәзрәт Хәйруллин, Мәхмүт хәзрәт Шәрәфетдинов, Нияз хәзрәт Сабиров һәм башка дин әһелләренең дингә кагылышлы мәсьәләләрне аңлаткан тирән мәгънәле язмалары да укучыларны битараф калдырмый. Танылган татар галимнәренең фәнни мәкаләләре исә татар халкы  Ислам тарихын өйрәнүгә зур этәргеч булып тора. Инкыйлабка кадәр “Шура”да басылган мәкаләләре дә бүгенге заман укучыларында зур кызыксыну уята.

“Хәнәфи мәзхәбенең дәлилләре”, “Динебез- Ислам дине”, “Дин гыйлеме”, “Фән”, “Әңгәмә”,  “Публицистика”, “Сорау-җавап”, “Мирасыбыз”, “Догалар” дигән рубрикалардан тыш,  “Әдәбият” сәхифәсе тәкъдим ителүе дә сөендерә. 

Бүгенге көндә дини китапларга ихтыяҗ зур. Халык вәгазь, хәдис, дини риваятьләр җыентыкларын,  гыйбадәтләрне башкаруны өйрәткән китапларны сорый. Самара, Төмән кебек Россия төбәкләре шәһәрләреннән татарча китаплар эзләп мөрәҗәгать итәләр, имамнары исә “Шура” журналын Россия күләмендә таратуны сорый. Үзебезнең республиканың  татар авылларына да татар китаплары килеп җитмәү ачык күренә. Бу хактагы фикерләрне районнарга сәфәр кылганда еш ишетергә туры килә.

Менә шушы ихтыяҗны күздә тотып, нәзарәт тарафыннан мөхтәсибәтләр мәчетләрендә “Хозур” китап киштәләрен булдыру турында карар кылынды.

Шулай ук меңләгән милләттәшләребез җыелган Болгар җыены кебек олуг чараларда дини китап ярминкәләрен үткәрү тормышка ашырыла башлады. Әйтик, Болгарда узган үткән ярминкәдә "Хозур", "Иман", "Рисалә", "Умма", "Мир" һәм башка нәшрият йортларының китаплары, видео һәм аудиодисклары тәкъдим ителде. Гадәттә, дини китаплар сату оештырылган шатырдан иртәннән алып, җыен тәмамланганчыга кадәр халык өзелми. Дини китап ярминкәсе бабаларыбыз Ислам динен рәсми кабул итүгә багышлап үткәрелә торган җыенны рухи яктан тагын да баетты дип әйтергә мөмкин. Россиянең төрле  төбәкләреннән җыелган имамнарның Болгардан Мәрҗани, Ялчыгол кебек татар дин галимнәре китапларын җыеп китүләре үзе бер күңелле вакыйга итеп кабул ителә. 

Быел “Хозур” нәшрият йорты 21 майда уздырылачак Болгар җыенында өченче мәртәбә Россиякүләм дини китаплар ярминкәсен оештырыр дип көтелә. Бу исә догалы китапларны халыкка җиткерүнең күркәм бер юлы булып тора.

Айзирәк Гәрәева, “Безнең мирас”

Башка журналлар

Татарстан мөфтияте 2017 елны "Галимҗан Баруди елы" дип игълан итте

Ошбу тәкъдим белән бүген Диния нәзарәте бинасында үткән пленум җыелышында мөфти Камил хәзрәт...

31 гыйнвар 2017 ел 09:09
Дин әһеле
1992 -1998 елларда
Дин әһеле
1998 - 2011 елларда
Дин әһеле
2011 – 2013 елларда
Дин әһеле
2013 елның 17 апрелендә сайланды

Намаз вакытлары

Иртәнге намаз
Кояш чыга
Өйлә намазы
Икенде намазы
Ахшам намазы
Ястү намазы
Яңалыклар архивы