Рамазан аенда ничек тукланасыз?

16 июль 2014 ел 15:50

Ураза вакытында көн саен туклануны инжир белән башлап кара җимеш белән бетерү, тулаем алганда, бер инжир, өчәр күрәгә һәм кара җимеш ашау яхшы“, – дигән киңәшләр бар дини чыганакларда. Ә Әгерҗе районындагы ураза тотучылар кичен авыз ачканда, иртән сәхәр вакытында ниләр белән туклана икән?

 Рәмзия ШӘЙМӨХӘММӘТОВА,Әгерҗе шәһәре:

– Мин сәхәргә торгач, башта бер стакан кайнамаган салкын су эчеп куям. Шулай эшләгәч, көн дәвамында тамак бик кипми. Иртә белән майлы, кыздырылган, тозлы-борычлы ризыклар ашамыйм. Кичтән үк ботка, тавык йә күркә ите пешереп куям.  Бу итләр ашказаны өчен җиңелрәк. Бераз булса да помидор, кыяр кебек яшелчәләр, җиләк-җимеш тә ашарга тырышам. Ә менә виноград, баллы сок, тәм-томнардан тыелып тору яхшырак дип уйлыйм. Ашаганнан соң бераз суынган лимонлы яшел чәй эчәм. Ураза тота башлаганнан бирле өйдә авыз ачканым юк әле, ифтар мәҗлесләренә чакыралар. Мәҗлестә авызны гадәттә йә салкын су, йә хөрмә җимеше белән ачабыз. Аннан табында булган нигъмәтләр белән хушланабыз. Шулай да авыз ачкач, итле шулпа ашау яхшы дип саныйм. Ул туклыклы да, ашказанына эшкәртер өчен дә җиңелрәк. Ифтар ашы уздырырга ниятләүче кардәшләребезгә киңәшем дә бар: табынга әллә нинди ят салатлар ясау белән мавыкмасагыз иде. Свежий кәбестә, кыяр-помидор кебек яшелчәләр, катык куелса – ярый. Ә майонез белән ясалган салатлар ашказанына да авыр, продуктлары да кыйммәткә төшә.      
Ләйсән МАЗИКОВА, Ямурза авылы:
– Без уразаны дүртәүләп тотабыз: ирем Ринас кызыбыз Энзилә, улыбыз Азат һәм мин. Ирем белән улым тәравих намазына мәчеткә йөриләр, шунда авыз да ачалар, ә без кызым белән – өйдә. Алар мәчеттән кайткач, сәхәр вакытына кадәр йоклап тормыйбыз: Коръән укыйбыз, күп итеп Аллаһка догалар кылабыз. Сәхәрдә ашар өчен төрле боткалар пешерергә тырышам. Чәй кайнату өчен суны Саклау чишмәсеннән алып кайтабыз. Чәйне, гадәттә, бал белән эчәбез, финик ашыйбыз. Сәхәрдә күп ашарга тырышмыйбыз, чөнки аннан йоклап китүе бик авыр.
Фәйрүзә РӘСҮЛЕВАКөчек авылы:
– Без кичке ашка көн саен диярлек токмачлы аш әзерләргә күнеккән. Рамазан аенда да җәмәгатем Госманга мин күбрәк итле, токмачлы аш әзерлим. Кыяр, помидор, җиләк-җимешләрдән дә өзелеп торганыбыз юк.  Көнаралаш камыр ашлары пешерәм. Ә менә иртәнге сәхәр өчен ботка бик кулай дип уйлыйм.
Резидә ГАЛИЕВА, Әгерҗе шәһәре:
– Без җәмәгатем Шамил белән беренче көнне үк уразага кердек. Ифтарга мин, гадәттә, аш пешерәм һәм аны көн саен төрләндерергә тырышам. Әйтик, бер көнне кәбестәле аш, икенче көнне – борщ, аннан – токмачлы. Икенче блюдолар да әзерлим: йә пылау, йә ит белән бәрәңге, йә итле токмач. Бакчада виктория, кура җиләге, каен җиләге, карлыган кебек җиләк-җимеш өлгерә башлады, шуңа без авыз ачканнан соң шулардан да авыз итәбез. Ә менә сәхәр вакытында күбрәк сөтле ризыклар белән тукланырга тырышабыз. Мин эремчеккә йә чикләвек, йә җиләк-җимеш салып болгатам. Шулай эшләгәндә, бик тәмле дә, туклыклы да була. Сәхәр вакытында сыр ашау да бик файдалы дип уйлыйм. Мин үзем чәй эчәргә яратканлыктан, авыз ачканнан соң бик күп итеп чәй эчәм. Баштарак көне буе чәй эчмичә ничек торырмын дип курыккан идем, инде хәзер күнектем – Ходай Тәгалә ярдәмен бирә.  
Кардәшләребезгә сабырлык һәм тоткан уразаларының кабул булуын телибез.
***
Иртәнге сәхәр ашау белән бергә кичен авыз ачкан вакытта эчкән сыеклык, тукланган ризыкның барысын бергә кертеп, ике литрдан да ким булмаска тиеш. Шул чагында сәламәтлеккә зыян килми. 


Дания АБЗАЛИЕВА, "Әгерҗе хәбәрләре"

 

 

Башка журналлар

Ипотекалы кеше зәкят түләми

Бирсәң – савап, бирмәсәң гөнаһы юк. Сәдака бу. Сәдака-бүләкнең мәҗбүрие дә бар. Ансын зәкят диләр...

18 март 2016 ел 10:42

Бәхеттә узган гомер

17 март 2016 ел 17:53

Зәкят түләсәң, тыныч йокларсың...

Билгеле булганча, ислам дине биш баганадан тора – Аллаһны тану һәм аның берлегенә ышану, намаз уку...

17 март 2016 ел 17:48
Дин әһеле
1992 -1998 елларда
Дин әһеле
1998 - 2011 елларда
Дин әһеле
2011 – 2013 елларда
Дин әһеле
2013 елның 17 апрелендә сайланды

Намаз вакытлары

Иртәнге намаз
Кояш чыга
Өйлә намазы
Икенде намазы
Ахшам намазы
Ястү намазы
Яңалыклар архивы
Tatarstan.Net - все сайты Татарстана