Арча районы мөслимәләр берлеге җитәкчесе Рая Ахунова “Ел хатын-кызы” республикакүләм конкурсында җиңү яулады

21 март 2016 ел 14:25

Рая Фәтхуллина 43 ел педагогик стажы булган әйдәп баручы укытучы, хезмәт ветераны, РСФСР халык мәгарифе отличнигы.

Арча районының Ашытбаш авылында туып–үскән кыз мәктәпне тәмамлагач Казан педагогия училищена юл тота. Дипломлы яшь педагог хезмәт юлын Хәтнә авылы мәктәбендә башлангыч сыйныфларда башлап җибәрә. Авыл җирендә эшләп тәҗрибә туплаган кызга Арча балалар бакчасында тәрбияләнүче балаларны татар теленә өйрәтү кыенлык тудырмый. Әнә шулай аны мәгариф дөньясы үз эченә бөтереп алып кереп китә.

Ә хезмәтенең нәтиҗәсе озак көттерми. Бер–бер артлы яуланган дипломнар, мактау хатлары, газета битләрендә аның турында чыккан мәкаләләр, үзе иҗат иткән язмалар–совет чорында тәрбияләнгән кеше өчен иң зур бәһа. Шулар белән канатланып, очынып эшләп йөри Рая ханым, яңадан–яңа идеялар белән яна, уйлап таба, тормышка ашыра.

Рая Ахуновнаның бер сыйфаты бар –тыштан үтә тыйнак, оялчан, сабыр булып күренсә дә, эшкә килгәндә ул бөтен җанын биреп башкара. Аның тормыш девизы да:

“Пыскып янмыйм,

Мин яшим.

Минем яшәү рәвеше–

күк күкрәве һәм яшен”.

Олыгайган көнендә дә тик утырмый Рая Фәтхуллина, изге эш белән шөгыльләнә. “Мөхәммәдия” мәдрәсәсен тәмамлап, Арча мөхтәсибәтендә укыту эшләре җитәкчесе вазыйфасын башкара.

“Рая Фәтхуллина Арча шәһәре һәм район халкына дини белем, яшь буынга рухи тәрбия бирү буенча әйтеп бетергесез зур эш башкара. Ислам нигезләрен һәм гарәп телен укыту буенча 10 ел дәвамында иң яхшы укытучылардан санала. Рая Ахуновна искиткеч зур оештыру сәләтенә дә ия”, – ди , аның турында Татарстан Республикасы мөслимәләр берлеге һәм гаилә, хатын–кызлар, балалар эшләре буенча комитет рәисе Наилә Җиһаншина.

Бу – Рая Фәтхуллина өчен иң зур бәя. Район мәчетләрендә 115 укытучы белем бирә, 1800 өлкән һәм урта буын шәкертләре, 450 бала дини белем ала икән, чыннан да, бу аның да тырышлыгы нәтиҗәсе. Районда да ел саен мөгаллимәләр, имамнар, балалар, гаиләләр бәйгеләре, укытучы мөгаллим–мөгаллимәләр өчен семинарлар, дини кичәләр оештырыла. Һәрберсендә Рая ханым үзе зур тырышлык куеп йөри. Төрле темаларга ачык дәресләр дә бирә, республика күләмендә үткәрелгән түгәрәк өстәлләрдә чыгышлар ясый.

Аллаһы Тәгалә Рая ханымга  кылган изге гамәлләре өчен әҗер-савапларны мулдын бирсен.   

Башка журналлар

Татарстан мөфтияте 2017 елны "Галимҗан Баруди елы" дип игълан итте

Ошбу тәкъдим белән бүген Диния нәзарәте бинасында үткән пленум җыелышында мөфти Камил хәзрәт...

31 гыйнвар 2017 ел 09:09
Дин әһеле
1992 -1998 елларда
Дин әһеле
1998 - 2011 елларда
Дин әһеле
2011 – 2013 елларда
Дин әһеле
2013 елның 17 апрелендә сайланды

Намаз вакытлары

Иртәнге намаз
Кояш чыга
Өйлә намазы
Икенде намазы
Ахшам намазы
Ястү намазы
Яңалыклар архивы
Tatarstan.Net - все сайты Татарстана