Гает арасында туй ясарга ярыймы?

14 июль 2014 ел 13:31

Берничә укучыбыз бездән аларны борчыган сорауларына җавап табуны үтенеп хат юллаган. Сораулар дин өлкәсенә карый. Без Татарстан Диния нәзарәтенең дәгъвәт бүлеге җитәкчесе, Апанай мәчете имам-хатыйбы Нияз хәзрәт Сабировка мөрәҗәгать иттек.

– Уразаның беренче көннәрендә аягым җәрәһәтләнде. Табиблар мазь белән дәваларга киңәш иттеләр. Ярага дару сөртү уразаны бозмыймы икән?


Алабугадан Мәрзия Сабирова.

- Мәрзия ханым, ярага дару сөртү уразаны бозмый. Дару эчкә кертелсә, мәсәлән, укол кадаткан очракта, ураза бозыла.



– Күптән түгел генә кече улыбыз өйләнәм дип кайтты. Танышлардан ике Гает арасында туй ясарга ярамый дип ишеткән идек. Чыннан да шулаймы икән?

Ихтирам белән Апастан Мөбәрәкшиннар гаиләсе.

– Бу сорауга килгәндә, түбәндәгене әйтә алам: Шәригатьтә ике Гает арасында никах укытуга тыю юк. Никах - изге гамәлдән сана. Изге гамәлне никадәр иртәрәк кылсаң, шулкадәр яхшырак. Шуна курә, бер дә шикләнмичә, ике Гает арасында улыгыз үзе сайлаган яры белән никаһлаша һәм кавыша ала. Мәсәлән, Сөекле Пәйгамбәребез саллалаhу галәйhи вә сәллам Сәудә бинт Зәм исемле хатын белән Шәввәл аенда, ягъни ике Гает арасында никахлашкан.

 

intertat.ru

Дин әһеле
1992 -1998 елларда
Дин әһеле
1998 - 2011 елларда
Дин әһеле
2011 – 2013 елларда
Дин әһеле
2013 елның 17 апрелендә сайланды

Намаз вакытлары

Иртәнге намаз
Кояш чыга
Өйлә намазы
Икенде намазы
Ахшам намазы
Ястү намазы
Яңалыклар архивы
Tatarstan.Net - все сайты Татарстана