Шәкертләргә ачык хат

23 июнь 2014 ел 15:40

Күптән түгел генә, без – “Казан утлары” журналының хезмәткәрләре: журналның баш мөхәррире, шагыйрь Илфак Ибраһим, шагыйрә Гөлзадә Бәйрәмова белән мин–фәкыйрегез “Мөхәммәдия” мәдрәсәсендә читтән торып укучы шәкертләр белән очрашкан идек. Сөйләшү кызыклы булды. Җурналның киләчәге, сәясәт, һәм дин мәсъәләләре турында сәгать ярым сөйләштек. Сораулар күп булды. Миңа да сораулар килде. Бертөркем шәкертләр исеменнән язылган иде ул хат. Хат ничек язылган буласа, шулай  китерәм.

“Батулла әфәнде! Без Мәскәүдән интернет буенча “Ручка”, читающая Коран сатып алган идек. Татарча тәфсирне сез укыйсыз. Һәм ялгашкан җирләрдә сез “ой” диеп куясыз.

Ни өчен сез ялгышларны төзәтмичә, тикшермичә, тиражга рөхсәт бирдегез? Без сезне бик яратабыз, иҗатыгыз белән һәр чәк кызыксынабыз. Ә менә бу ялгышлар өчен безгә сезнең өчен бик оят.”

Бу шәкертләргә мин очрашу вакытында җавап биргән идем инде, әмма гәзит аша ачык хат та язарга булдым, чөнки “Ручка, читающая Коран”ны бик күп иманар, шәкертләр алдыра. Бу мәсәъәләгә ачыклык кертүне кирәк таптым.

Беренчедән, минем бер кайчан да “Ручка” белән эш кылганым булмады.

Икенчедән, сез, “Ручка”ны тыңлаучылар минем тавышны башка берәүсенең тавышы белән бутагансыз. Сезнең кулдагы тавышлы Коръәнне Илдар Кыямов укый, һич тә мин түгел, чыннан да Илдарның тавышы белән минем тавыш бераз охшаш. Сезнең кулдагы тавышлы Корьәннең азагында аның кем тарафыннан чыгарылганы һәм аятьләрне кем укыганы язылган булырга тиеш.

Өченечедән, Кыямов укыган ул тәфсир минеке түгел, Ногманиныкы.

Бу хатны ни өчен яздым соң? Эшнең асылына төшмичә, фикер әйтү үзе ялгышка китерә, ә тавышлы Коръәннең башкарылышыннан канәгать булмавыгызны    сез “Ручка” җитәкчеләренә яза аласыз. Бигайбә!

Шулай да, форсаттан файдаланып, шуны әйтәсем килә: үзем чыгарган тәфсирне тулысы белән тавышлы итеп чыгарырга исәбем бар, ул инде әзер булып килә, озакламый ул кулыгызда булыр, иншаллаһ!   

 

                                                   Рабит Батулла, Тукай бүләге иясе.

                                                        Июнь, 2014.  

Дин әһеле
1992 -1998 елларда
Дин әһеле
1998 - 2011 елларда
Дин әһеле
2011 – 2013 елларда
Дин әһеле
2013 елның 17 апрелендә сайланды

Намаз вакытлары

Иртәнге намаз
Кояш чыга
Өйлә намазы
Икенде намазы
Ахшам намазы
Ястү намазы
Яңалыклар архивы
Tatarstan.Net - все сайты Татарстана