«Бәрәкәт»тә фәкать хәләл продуктлар гына

24 март 2014 ел 16:10

Чаллы шәһәренең «Октябрьское» сәүдә үзәгендә 6 мартта гадәти булмаган чара узды: тулысынча хәләл ризыклар белән сәүдә итүче “Бәрәкәт” кибете ачылды.

Ошбу шатлыкны уртаклашырга шактый мөселманнар җыелган иде. Алар алдында чыгыш ясап шәһәр имам-мөхтәсибе Әлфәс хәзрәт Гайфулла хәләл ризыкның тормышыбызга киңрәк керә баруын Чаллы шәһәре мисалында күрсәтте, хәләл җитештерүгә һәм сатуга таләпләрнең югары булуын искәртте. Ул шулай ук хәләллекне тормышка кертергә алынучы эшмәкәрләргә рәхмәтен белдерде. «Бәрәкәт» дин кардәшебез Минзифа Кәрам кызы Гарифуллина тырышлыгы белән оештырылган. «Октябрьское» сәүдә үзәге директоры Кинҗекул Бек кызы Җалакшаева болай диде: «Сатып алучылар төрле диндә булырга мөмкин. Әмма хәләл ризыкны барыбыз да яратабыз. Бергәлектә уйланганнан соң үзәктә беренче хәләл кибетне ачарга булдык.»

Минзифа Кәрам кызы ошбу эшкә изге ният белән тотынган. Аның теләге – сатып алучыларга хәләл ризыкларны киң ассортимента тәкъдим итү, хәләл булмаган ризыклар белән гомумән сәүдә итмәү. «Безнең хәләл иттән ит ризыклары әзерләү буенча үз цехыбыз бар. Колбасалар, шашлык, котлетлар, пилмән һ.б. ризыклар эшләп чыгарачакбыз. Продукция белән Саба, Актаныш, Тукай районының Боерган авылы, «Чаллы-Бройлер», Чувашстанның татар дөньясында исеме киң билгеле Шыгырдан авылы һ.б. эшмәкәрләр тәэмин итә. Барлык продукция тикшерелгән, сыйфатлы. Әлегә коллективыбыз 15 кешене берләштерә. Киләчәктә киңәю, аерым кибет булдыру мөмкинлеге булыр дип фаразлыйбыз,»- ди ул.
Тантанада ҮДО – Татарстан мөселманнары Диния нәзарәте каршындагы Хәләл комитетының баш эксперты Фоат хәзрәт Мөхәммәтов Минзифа Кәрам кызына хәләл ризыклар җитештерергә һәм сатырга рөхсәт биргән шаһәдәтнамә тапшырды һәм коллективка зур уңышлар теләде.
«Бәрәкәт» һәр көнне иртәнге 8дән кичке 8гә кадәр ялсыз эшләячәк.
 
www.islamtatar.ru/

Башка журналлар

Ипотекалы кеше зәкят түләми

Бирсәң – савап, бирмәсәң гөнаһы юк. Сәдака бу. Сәдака-бүләкнең мәҗбүрие дә бар. Ансын зәкят диләр...

18 март 2016 ел 10:42

Бәхеттә узган гомер

17 март 2016 ел 17:53

Зәкят түләсәң, тыныч йокларсың...

Билгеле булганча, ислам дине биш баганадан тора – Аллаһны тану һәм аның берлегенә ышану, намаз уку...

17 март 2016 ел 17:48
Дин әһеле
1992 -1998 елларда
Дин әһеле
1998 - 2011 елларда
Дин әһеле
2011 – 2013 елларда
Дин әһеле
2013 елның 17 апрелендә сайланды

Намаз вакытлары

Иртәнге намаз
Кояш чыга
Өйлә намазы
Икенде намазы
Ахшам намазы
Ястү намазы
Яңалыклар архивы
Tatarstan.Net - все сайты Татарстана