Авыл мулласына авылдашлары ныклык тели

24 март 2014 ел 14:59

Татарстанда революциягә кадәр салынган мәчетләре сакланган авыллар әллә ни күп түгел. Пучы шундый сирәк авылларның берсе. Бүгенге көндә авылда 28 метрлы манаралы, барлык уңайлыклары булган заманча мәчет эшләп килә. Биредә соңгы ике дистә елда Дамир хәзрәт имам булып тора.

Тарихка күз салсак, Казан-Уфа юлында урнашкан Актаныш районы Пучы авылының революциягә кадәр өч мәхәлләсе була. 1911 елны авыл уртасына агачтан төзелгән Җәмигъ мәчете динебез кысылган елларда да сакланып калды. 2007 елда исә  әлеге тарихи мәчет белән рәттән диярлек яңа мәчет калыкты. Яңа иман йортын халык “Азат хаҗи мәчете” дип йөртә. Юкка кушылмаган бу исем. Мәчет Пучы җирлегендә туып-үскән эшкуар Азат Фоат улы Абдуллин тырышлыгы, ярдәме белән, авылдашларына истәлек итеп төзелде. Азат әфәнде мәчетне үз ата-бабасы нигезенә салды.

Бүгенге көндә дә Азат әфәнде мәчетне күз угыннан ташламый. Шулай ук җирлектәге җитәкчеләр хәер-хаклы булып, булышлык күрсәтеп торалар.  Ә биредә 20 елдан артык авылдашларына иман нурын, динебез кыйммәтләрен җиткерүче Дамир Вәлиәхмәт улы Әхмәтов имамлык итә. Актаныш районы мөхтәсибе Руслан хәзрәт Муртазин сүзләренә караганда, Аллага шөкер, Пучы авылында күркәм генә дини эшчәнлек алып барыла. Динебез нигезләрен өйрәтү ниятеннән укулар алып барыла. Биредә рухыбызны ныгытырга, иманга чакырган дини мәҗлесләр дә оештырылып килә.   Әлбәттә, дини эшчәнлек иң беренче чиратта мәчет имамының һәм аның ярдәмчеләренең тырышлыгы белән алып барыла.  

Мәчеттә ике дистә елдан артык имам булып эшләүче  Дамир хәзрәткә 24 мартта 75 яшь тулды. Авылдашлары өлкән яшьтәге авыл мулласына ныклык-саулык телиләр. Ислам динен  таратуга зур тырышлык,  дин юлында армый-талмый хезмәт күрсәткәне өчен Аллаһы Тәгалә үзе ярдәменнән ташламасын диләр.  Дамир хәзрәтнең ихластан башкарган эшләренә Хак Сөбханәхү вә Тәгалә Үз рәхмәтләрен белдерер, инша Аллаһ. Гаиләсенә, якыннарына да күңел тынычлыгы, тән сәламәтлеге, бәхет-шатлык, тәүфыйк-һидаять, озын гомерләр насыйп әйләсен! 

Дин әһеле
1992 -1998 елларда
Дин әһеле
1998 - 2011 елларда
Дин әһеле
2011 – 2013 елларда
Дин әһеле
2013 елның 17 апрелендә сайланды

Намаз вакытлары

Иртәнге намаз
Кояш чыга
Өйлә намазы
Икенде намазы
Ахшам намазы
Ястү намазы
Яңалыклар архивы
Tatarstan.Net - все сайты Татарстана