Җеннәр намаз укучыга комачаулыймы һәм алар күкләрдәге белемнәрне урлыймы?

04 февраль 2014 ел 13:18

Әйе, Шайтан һәм аңа ярдәм итүче җеннәр кешегә намаз укыганда төрле чит (вәсвәсә) уйларны күп итеп җибәреп комачауларга тырыша. Әбү Һүрәйрәдән (р. г.) тапшырылган хәдистә Аллаһ Илчесе (с. г. в.) әйткән: “Азан әйткәндә Шайтан кача. Әйтеп бетергәч, янә барлыкка килә. Намазга камәт әйтә башласалар, ул тагын югала. Камәт әйтелеп беткәч, ул кеше һәм аның нәфесе арасына кереп утырып янә килеп чыга: “Моны исеңә төшер, тегене исеңә төшер”, – дип әйтеп, аңа барысын да рәттән исенә төшерә. Шул вакытка кадәр ки, кайчан кеше ничә рәкәгать укыганын онытмый” (Бохари. Саләт: 28/6, № 1174, 1/413).

Раббыбыз безне Шайтан вәсвәсәләреннән сакласа һәм гыйбадәтләребезне ихлас күңелдән үтәүне насыйп кылса иде.

Аллаһ Илчесе (с. г. в.) җир йөзенә килгәнчегә кадәр җеннәр күкләрдә фәрештәләрнең бер-берсенә хәбәр ителә торган яңалыкларны тыңлаган.

Гайшә (р. г.) җиткергәнчә, Пәйгамбәр (с. г. в.) түбәндәгеләрне сөйләгән: “Фәрештәләр Гананда (болытта) җыелган хәлдә җирдә булырга тиешле хәлләр турында фикер алыша. Шайтаннар бу вакытта, моны ишетеп, аны ялган белән кушып, моны, савыттан су койган кебек, күрәзәчеләрнең колагына җиткерә” (Бохари, Бәдел-хак: 11, № 3114, 3/1197).

Коръәни-Кәримдә бу турыда түбәндәгеләр әйтелгән:

“Хактыр ки, без (җеннәр) Күккә менәргә (Аллаһ белән фәрештәләрнең сөйләшкәнен тыңларга) тырышып карадык. Ләкин Күкнең хәтәр сакчылар-каравылчылар белән һәм атыла торган утлы йолдызлар белән тулганлыгын күрдек. Яшеренеп тыңлар өчен без (Күкнең) уңай почмакларына постык. Ләкин тыңларга теләгәнне анда ут чыбыркысы сагалап тора икән” (“Җен” сүрәсе, 8-9 нчы аятьләр).

Икенче бер сүрәнең түбәндәге аятендә болай диелә:

“Хактыр ки, Без иң якын Күкне зиннәтле йолдызлар белән бизәп куйдык. Шулай итеп, Без аны (Күкне) итагатьтән чыккан һәр шайтаннан сакладык. Алар (шайтаннар) күкләрдә киңәшүче фәрештәләрнең сүзләрен ишетеп тормасын өчен, (йолдыз ташлары белән атылып) куылды. Алар озакка сузылган газапка дучар булачак. Мәгәр ки, (шайтаннарның) берәрсе берәр сер эләктереп кача башласа, аны бер чаткы (атылган йолдыз) эзәрлекләячәк” (“Саффат (Сафлар)” сүрәсе, 6-10 нчы аятьләр).

 Камил хәзрәт СӘМИГУЛЛИН 

Башка журналлар

Рөстәм хәзрәт Хәйруллин: «Хатын-кыз эчсә, нәтиҗәсе күпкә аянычрак»

Узган елны республикада аракы эчеп үлүчеләрнең саны 356га җиткән. Әле бу үлүчеләр генә, хәмер эчү...

29 гыйнвар 2016 ел 13:03

Борындыкта – бәйрәм

Кайбыч районының Борындык авылында бу атнада бик истәлекле вакыйга булды. 120 еллык тарихка ия Таш...

22 гыйнвар 2016 ел 17:11
Дин әһеле
1992 -1998 елларда
Дин әһеле
1998 - 2011 елларда
Дин әһеле
2011 – 2013 елларда
Дин әһеле
2013 елның 17 апрелендә сайланды

Намаз вакытлары

Иртәнге намаз
Кояш чыга
Өйлә намазы
Икенде намазы
Ахшам намазы
Ястү намазы
Яңалыклар архивы
Tatarstan.Net - все сайты Татарстана