Бирюлеводагы хәлләр җәмгыятебезнең җитлекмәгән булуын күрсәтте

24 октябрь 2013 ел 15:15

Мәскәү янындагы Бирюлёвода булып узган вакыйгалар милләтара мөнәсәбәтләрне билгеләүче сәясәтне формалаштыру турында уйланырга тагын бер сәбәп булып тора.

Россиядә милләтара мөнәсәбәтләрне төзүдә башкалар өчен үрнәк булырлык регионнар бар. Шуларның берсе – Татарстан. Әлбәттә, Татарстанда да билгеле бер кыенлыклар бар, ләкин вакыт республикабыздагы милләтара мөнәсәбәтләрне билгеләүче сәясәтнең нәтиҗәле булуын күрсәтте. Миграция, төрле милләт һәм дин кешеләре арасындагы мөнәсәбәтләрне урнаштыру мәсьәләләрен Татарстан башка регионнарга караганда нәтиҗәлерәк хәл итә.

Тәртипкә китерелмәгән миграция сәясәте һәм үзләрен "демократ", "либерал" дип атаучы кайбер массакүләм матбугат чаралары тарафыннан мигрантларга карата оештырылган истерия үзен һаман сиздереп тора. Тәртипсезлекләрнең Мәскәү мэрын сайлаулардан соң узуы гаҗәп түгел – бу проблеманы нәкъ менә мигрантлар темасында спекуляция ясарга тырышкан оппозиция күтәреп чыккан иде. Бирюлёводагы тәртипсезлекләрнең милләтчел оешмалар тарафыннан оештырылуы инде исбат ителде. Бу оешмалар өчен мигрант – Россия җәмгыятенең барлык проблемаларында гаепле дошман. Шуны да аңларга кирәк, алар өчен мигрант һәм мөселман – бертигез. Шуңа да мөселманнар өчен изге булган Корбан бәйрәме көнендә милләтчеләрнең "Корбан бәйрәменә безнең җавап" исеме астында төрле провокацияләр оештырулары очраклы хәл түгел.  Килеп чыккан хәлне соңгы чигенә җиткерергә тырышалар дигән фикер туа. Бу очракта ике якны да аңларга, алар белән уртак тел табарга сәләтле арадашчы, медиатор кирәк.

Низагларны бетерүдә төп корал булып диалог тора, нәкъ менә Татарстанның горурлыгы булган мәдәниятләр диалогы – проблеманы чишүнең төп ысулы. Ләкин диалогка кадәр җитлегергә, үсеп җитәргә кирәк. Бары тик фикер камиллеге, зирәклек кенә кешеләргә бер-берсен ишетергә ярдәм итә. Бирюлёводагы хәл җәмгыятебезнең җитлекмәгән булуын, килеп чыккан проблемаларны чишә белмәвен күрсәтте. Кызганыч, әлегә бу өлкәдә хәрәкәт диалогка таба түгел, ә киресенчә, низагка, торган саен күбрәк кешене үзенә тартып, җәмгыятебезне һәлакәткә китерә торган низагка таба бара.

Илдар хәзрәт БАЯЗИТОВ,

Татарстан мөфтие урынбасары

Башка журналлар

Остазларның каберен бел

Башкалабыздагы “Ал мәчет” җитәкчелеге 2 май көнне, дин әһелләрен һәм зыялыларыбызны җыеп, Иске татар...

10 май 2016 ел 11:09

Ислам динен кабул итүгә 1000 ел исемендәге Казан югары мөселман мәдрәсәсендә диплом тапшыру тантанасы узды

27 апрель көнне, Ислам динен кабул итүгә 1000 ел исемендәге Казан югары мөселман мәдрәсәсендә кичке...

28 апрель 2016 ел 09:29

“Әл-Әзһәр” якынаер сыман

26 апрель 2016 ел 11:09

«Хәләл нәрсәләрнең Аллаһы Тәгаләгә иң сөйкемсезе – талак»

Өйдә савыт-саба шалтырамый тормый, дип әйтергә яратсак та, гаиләдә килеп туган...

13 апрель 2016 ел 09:27
Дин әһеле
1992 -1998 елларда
Дин әһеле
1998 - 2011 елларда
Дин әһеле
2011 – 2013 елларда
Дин әһеле
2013 елның 17 апрелендә сайланды

Намаз вакытлары

Иртәнге намаз
Кояш чыга
Өйлә намазы
Икенде намазы
Ахшам намазы
Ястү намазы
Яңалыклар архивы
Tatarstan.Net - все сайты Татарстана