РФ Ислам гыйлеме советы делегациясе, “Әл-Әзһәр” университеты шәехе белән очрашып, эшлекле мөнәсәбәтләр урнаштыру максатында, Мисырда булып кайтты. Сәфәр кыен булмадымы, ниләр күрдегез, нәрсәгә ирештегез кебек сораулар белән делегация вәкиле, совет рәисе, РИУ ректоры, Татарстан мөфтиенең уку-укыту эшләре буенча урынбасары Рәфикъ Мөхәммәтшинга мөрәҗәгать иттек.
– Мисыр белән ике арадагы сәяси, икътисадый мөнәсәбәтләребез элеккечә яхшы. Дөрес, очкычларның туры Мисырга очмавы гына уңайсызлык тудыра. Очкычларда пассажирларны имин йөртү шартларын тәэмин итә алмаганга күрә, әлегә анда Мәскәүдән дә самолетлар очмый. Шунлыктан безгә Казан – Истанбул – Каһирә маршрутыннан файдаланырга туры килде.
Мисырда күп тапкыр булганым бар. Анда ниндидер зур үзгәрешләр юк. Элек тә ул икътисадый яктан проблемалы иде, хәзер дә хәле яхшыра дип булмый. Ярлылар күп. Бер яктан Россия белән хезмәттәшлек итәргә тырыша, ул – күптәнге хезмәттәшебез, туристларыбыз анда күпләп ял итә иде. Икенче яктан, бай Фарсы култыгы илләре белән дә эшлисе килә. Әле менә күптән түгел генә, Согыд Гарәбстаны короле белән очрашып, култыкта илле километрлы күпер төзү кирәклеге турында сөйләштеләр. Чөнки бер миллионнан артык мисырлы шунда эшли. Сәяси яктан каршылыклар булса да, аларга бай мөселман илләре белән хезмәттәшлек итәргә кирәк.
Очрашу көне, РФ Тышкы эшләр министрлыгы аша, алдан килештерелгән иде. “Әл-Әзһәр” университеты безне күптәннән кызыксындыра. XIX гасырда анда Зыя Камали, Сөнгатулла Бикбулатов кебек шәхесләребез укыган. Сигезенче гасырда ук оешып, татар-мөселман дөньясында мәшһүрлек казанганга, анда укырга теләүчеләр күп булган. Без үзебез дә РИУга аны тәмамлаучыларны бик теләп алабыз. Идеологик яктан бу уку йортын нейтраль дип әйтергә мөмкин. Анда белем бирәләр, шәкертләрне ниндидер аерым бер мәзһәбкә өйрәтеп кайтармыйлар. Бездә кырыклап укытучы бар, шуларның унысы – “Әл-Әзһәр”не тәмамлап кайткан мөгаллим. Безгә әлеге вуз белән тыгыз элемтә урнаштырырга кирәк. Аның укыту системасы бик үзенчәлекле. Аны дәүләт эчендәге дәүләт дип әйтергә мөмкин. Чөнки аның мәгариф системасы дәүләтнекенә туры килми, нык аерылып тора. Шәкертләрне мәктәптә үк әзерли башлап, магистрлык, докторлык дәрәҗәсенә кадәр мөстәкыйль җиткерә торган система ул. Бер өлешендә генә кереп китеп, бу системада катнашу бик авыр. Әйтик, шәкертләребез бездә бакалавриатны бетерәләр дә, имтихан биреп, башка мөселман вузларына магистрлыкка укырга керә. Ә анда безнекеләргә кабат беренче баскычны узарга туры килә, 7-8 елсыз тәмамлап кайтып булмый. Бу мәсьәлә безне күптән борчый, шуңа күрә монысы да гадәти бер күрешү генә булмагае дип шөбһәләнгән идек.
Шөкер, гадәти генә очрашу булмады. Ректор Әхмәт Таип, ике сәгать сөйләшеп утырганнан соң, бик эшлекле фикерләрен әйтте. Хәзерге вакытта анда 900дән артык россияле укый икән. Элек күбрәк иде. Соңгы вакытта чит илләрдә укучылар сизелерлек кимеде. Теләсә кем барып кермәсен, алга таба да элемтәдә булу өчен, шәкертләрне Ислам гыйлеме советының тәкъдимнамәсе нигезендә генә кабул итсәгез иде, дип сорадык. Шәех килеште: Диния нәзарәтләре тәкъдимен без раслаганнан соң гына укырга алачакларын әйтте.
“Әл-Әзһәр” таләпләренә туры килә торган бакалавриат стандартлары булдырып, шундый программалар нигезендә укытсак, алар безнең дипломнарны үз институтлары дипломы белән бердәй дип таныячак, шәкертләребезне үз бакалавриатларының беренче курсына кабул итәчәк. Бакалавриатны тәмамлагач, туп-туры магистрлыкка кертәсе килә дә бит. Әмма моның өчен әле бик күп эшлисе бар. Тиешенчә кадрлар әзерли алуыбызны күрсәтсәк, бәлкем, алга таба бу мәсьәлә дә уңышлы хәл ителер, шәкертләребез 7-8 түгел, 3-4 ел гына укыр.
Өченче мәсьәлә – Казанда “Әл-Әзһәр”нең филиалын оештыру. Индонезия, Малайзия кебек мөселман илләрендә андый филиаллар уңышлы гына эшләп килә. 6-7нче сыйныфтан башлап, шәкертләрне андагы кебек укыта башлау дигән сүз бу. Шәкертләребез гарәп телендә магистрлык диссертациясе якларлык Болгар ислам академиясен ачарга җыенабыз. Бинасы да төзелер, чит илләрдән остазлар да килер. Әмма анда кемнәр укыр дигән мәсьәлә бар бит әле. Моның өчен база мәктәбе кирәк. “Госмания” урта мәктәбенә яхшы гына бина бирелсә, бәлкем, шунда әзерләп булыр. Берәр татар гимназиясен база итеп бирсәләр, анда ислам динен, гарәп телен тирәнтен өйрәтә торган махсус сыйныфлар оештырырга мөмкин. Филиал булдыру мәсьәләсе белән чеченнәр дә кызыксынды.
Тагын бер мәсьәлә – гарәп теле үзәге булдыру. Күп кенә илләрдә “Әл-Әзһәр” университетының шундый үзәкләре бар. Шундыйны үзебездә ачсак, бердән, ул гарәп телен яшьләргә өйрәтер, икенчедән, “Әл-Әзһәр”гә укырга керергә теләгәннәргә гарәп телен камилләштерергә булышыр иде. Әхмәт Таип моңа да ризалык бирде. Шуңа күрә бу сәфәр ислам мәгарифен алга таба үстерергә бер этәргеч булыр диеп өметләнәм, – дип сөйләде ул безгә.
Рәшит Минхаҗ (“Ватаным Татарстан”, /№ 58, 26.04.2016/)