Ислам мәдәниятендә Алтын Урда сәнгате

23 ноябрь 2012 ел 09:00

Көнчыгыш Европада ислам мәдәнияте һәм сәнгатенең гөрләп чәчәк атуы мәшһүр Алтын Урда империясе чорына туры килә. Ислам дине Алтын Урдада бер дәүләткә берләштерелгән барлык төрки-татар халкының идеологиясе һәм рухи нигезе булып тора.

Алтын Урда дәүләтләре – Идел буе Болгарстаны, Кырым, Харәземдә гомумислам мәдәниятенең бер өлеше булган бөек цивилизация барлыкка килә. Аларда җирле халыкларның мәдәният казанышлары бу империянең Ислам кыйммәтләрен үзләштергән үзенчәлекле мәдәнияте белән симбиоз рәвешендә берләшә. Шуның нәтиҗәсендә, Алтын Урдада мөселман мәдәниятенең төрле җирлеккә бәйле төрләре барлыкка килә.

Алтын Урда мәдәниятенең башлангыч чорына Көнчыгыш Азия  традицияләренең үтеп керүе хас. Ә XIII гасыр ахыры – XIV гасыр башында дала күчмә халыкларының мәдәниятендә тамыр җәйгән бу традицияләр, Алтын Урданың Болгар, Иске һәм Яңа Сарайлар, Солхат (Иске Кырым), Харәзем кебек үзәк шәһәрләрендә чәчәк аткан мөселман сәнгатенең көчле йогынтысын кичерә. Алтын Урдада рәсми рәвештә кабул ителгән ислам дине, чынбарлыкта, элеккерәк вакыттан ук бай ислам мәдәниятенең традицияләренә ия булган Идел  Болгарстаны һәм Харәземнең шифалы йогынтысы аркасында гына өстенлек алуга ирешә һәм әкренләп аның мәдәнияте Исламның эстетик доктринасы даирәсенә керә.

Җир эшкәртү һәм шәһәр цивилизациясенә ия Болгар һәм Харәзем осталары Алтын Урдада мәдәният, мәгъмурият һәм һөнәрчелек үсешендә аерым бер роль уйнаганнар. Алар, урта гасырлар мөселман мәдәниятенең алгарыштагы бар казанышларының таралыш алуында, шәһәр һәм дала халкы зәвыкларының синкретик берләшмәсен тәшкил иткән Алтын Урда империя сәнгате барлыкка килүдә катнашалар. Әлеге дәүләттә бу сәнгатьнең эчтәлеге, нигездә, мөселман мәдәниятенең сәнгати-эстетик принципларын үзләштергән югары катламнарының зәвыклары белән билгеләнә. Аның йогынтысы нәтиҗәсендә Алтын Урда сәнгате яңа баскычларга күтәрелә, мәгъмурият, таш пластикасы (уерып киселгән бина бизәкләре, каберташлар), зәргәрчелек сәнгате (алтын, көмеш һәм асылташлардан бизәнү әйберләре), металлны сәнгатьчә эшкәртү (тормыш-көнкүреш кирәк-яраклары), керәч (керамика: савыт-саба, биналарны бизәкли торган керәч такталар (чинтакталары)) зур үсеш алалар.

Сәлҗукләр яшәгән Кече Азия, мәмлүкләр Мисыры, Сүрия, Иран кебек  мөселман илләре белән тыгыз сәяси, сәүдә һәм мәдәни мөнәсәбәтләрдә тору аларның сәнгате һәм мәгъмурияты өчен хас булган элементларның Алтын Урда мәдәниятенә үтеп керүенә ярдәм итә. Кече Азия, шул исәптән сәлҗук төркиләре сәнгате тәэсире Кырым аша, Урта Азия сәнгате йогынтысы Харәзем һәм Хивә аркылы үтеп керә. Бу Болгар, Солхат (Иске Кырым), Чуфут Калә (Кырык-Ер), Иске йорт (Бакчасарай), Үргәнч һәм Алтын Урданың башка шәһәрләрендә бүгенге көнгә кадәр сакланып калган биналар мәгъмуриятында ачык чагылыш тапкан. Шул ук вакытта, киресе дә күзәтелә, мәсәлән, Алтын Урда төрки-татар мәдәнияте йогынтысы мәмлүкләр Мисыры сәнгатендә чагылыш алган.

Алтын Урданың Идел буе шәһәрләре таш һәм кирпечтән эшләнгән биналарның күплеге, аларда кулланылган төзелеш материалларының, мәгъмурият элементларының, бизәү алымнарының күптөрлелеге белән аерылып торалар. Алтын Урда мөселман сәнгатенә хас булган үзенчәлекләр Идел буе Болгарстаны мәркәзе һәм Алтын Урданың, Җучи ханнарының «алтын тәхете» исемен алган беренче башкаласы – Болгар шәһәренең сакланып калган таш корылмалары мәгъмуриятында ачык күзәтелә.

Әл-Бәлхи, Әбу Гали Әхмәд ибне Рөстә, ибне Хаукал (Габделкасыйм Мөхәммәд) язган гарәп чыганаклары һәм ул шәһәрне шул заманнарда үз күзләре белән күргән башка сәяхәтчеләрнең язмалары буенча, Алтын Урда чорындагы Болгар шәһәре, үз масштабы белән заманының искиткеч зур шәһәрләренә тиң булган, анда урта гасырларга кагылышлы мөселман биналарының төрләре дә – мәчетләр, мәдрәсәләр, кәрвансарайлар, мунчалар, морзаларның затлы йортлары һ. б. булган.

Бу биналарның мәгъмуриятында бизәкләүгә зур әһәмият бирелгән. Бу турыда Болгар шәһәренең сакланып калган биналарындагы ташка (Җәмигъ мәчет, Кече манара) һәм алебастрга (Кара пулат) уеп кискән бизәкләр, фреска белән бизәлгән түшәмнәр (Ак пулат), майолика һәм мозаика белән капланган  эчке диварлар, каберлекләр өсте (кәшәнәләр) сөйли. Соңгысының аерылып торган үзенчәлеге булып, Алтын Урданы Якын Көнчыгыш һәм Кече Азия  мөселман мәгъмурияты белән якынайта торганы – бизәкләүдә күптөслелек. Харәземдәге һәм Иделнең түбәнге агымындагы шәһәрләрнең торак һәм җәмәгать биналарының (кәшәнәләр, мәчетләр һ. б.) тышкы һәм эчке диварлары, кабер өсте корылмалары, каннар (өй мичләре) төсле чинтакталар белән тышланган булган.

Алтын Урда шәһәрләре мөселман мәгарифе, әдәбияты, фәлсәфәсе үзәкләре булганнар, бу – белекле хаттатчыларның (каллиграф) ташка уелган эпитафия язуларында ачык чагылыш таба. Каберташларның очлары мәчет михрабларына охшатып, очланып килгән һәм уксыман арка формасында  эшләнгәннәр, каймалар белән уратып алынганнар. Үзәкләрендә сигез таҗлы чәчәк кебек бизәк яки алты почмаклы йолдыз урнаштырылган. Кайбер каберташларда бу бизәкләр урынына гарәп язуы белән (сөлс һәм куфи язу төрләрендә) Коръәннән өзекләр төшерелгән.

Шәһәр, аның һөнәрчелек кярханәләре, күчмә кавем аксөякләренең зиннәтле бизәнү әйберләре, ат кирәк-яраклары, корал, тормыш-көнкүреш җиһазларына булган ихтыяҗларын үтәү өчен эшләгәннәр. Бу предметларның күбесе – кануни булып таралган билгеле бер сәнгати үрнәкләр нигезендә эшләнгәннәр. Бу, әлбәттә, беренче чиратта, декоративлык, һәм дә аеруча, бизәкләр төшерү, бигрәк тә “чәчәк стиле”ндәге орнаментлар белән аерылып торган зәргәрчелек, металлны нәфис эшкәртү сәнгатьләренә кагыла.

Алтын Урда зәргәрчеләре эшләгән зиннәтле җиһаз, кием-салым, бизәнү әйберләре Европа хакимнәре сарай кярханәләрендә эшләнгән зиннәтле әйберләргә дә йогынтысын салган. Татар осталары эшләгән зәргәрчелек сәнгатенең шедеврлары (мәсәлән, “Мономах  бүреге”) Россиянең патша регалийларына (Валеева-Сулейманова Г.Ф. Шапка Мономаха – имперский символ татарского происхождения // Золотоордынская цивилизация. Вып. 1. – Казань, 2008. – С. 22-29) кертелгәннәр. Алтыннан эшләнгән зиннәтле бизәнү әйберләре аеруча киң таралыш алган, аларның күпчелеге ислам мәдәниятендә үрнәккә әйләнеп киткән. Мәсәлән, гарәп язулары төшерелгән ярымайсыман эшләнгән алкалар, чәч асмалары, күкрәкчәләр, Коръән савытлары (аерым яисә чулпы белән бер төзмәләрдә), беләзекләр, йөзекләр һ. б. киң таралыш алган булган. Алар арасында Идел буе һәм Кырымның Алтын Урда чоры шәһәрләрендә казу эшләре башкарылган вакытта һәм аерым хәзинәләрдә табылган Коръән салына торган алтын савытларга аеруча игътибар итәргә кирәк. Алар шакмаклы, цилиндр һәм башка рәвешләрдәге тартмачыклар рәвешендә эшләнгәннәр, алар җепкыр, уелма бизәкләр, төймә, уеп һәм басма ысулы белән эшләнгән үсемлек һәм эпиграфик орнамент белән дә бизәлгәннәр; фирүзә, ахак, энҗе, яшәм (яшма) асылташлары белән кырланганнар.

Гамәли бизәү сәнгатенең башка төрләреннән исә көнкүрештә коелган һәм коелмый эшләнгән керәч савыт-сабаларны (тәлинкәләр, чынаяклар, яктырткычлар, шәмдәлләр һ. б.) күрсәтергә була. Массакүләм эшләнгән әйберләр арасында Идел буе Болгарстанының монголгача дәверендәге сызыклы орнаментлы, үзенчәлекле тәбәнәк формалы, купшы керәч сәнгате традицияләре дәвам ителә. Сирәк кенә хайван гәүдәле, тоткалы, авызлы савыт-сабалар да очрый. Формасы һәм орнаментлары бар мөселман дөньясындагы керәч сәнгате үсеше агымы өчен хас. Бу – керәч әсәрләрен бизәүдә гарәп язуларын, мөселман сәнгатенең бизәү системасын һәм төсләр палитрасын куллануга кагыла.

Алтын Урда чорында сәнгать теле шактый зур үзгәрешләр кичерә, ул мөселман сәнгате үсешенең гомуми закончалыкларын чагылдыра башлый. Алар сурәтләүнең кабул ителгән кануннарында чагылалар. Сәнгать белемендә «хәлифәт кануны» дигән атама алган мөселман кануны, сәнгати һөнәрчелек төре белән туры бәйлелектә булган һәм сурәтләү чараларын хаттатчылык һәм мөселман сәнгатенә хас бизәкләре белән якынлаштыруны үзмаксат итеп куйган.

Шуңа да, Алтын Урда сәнгатендә орнаментта “чәчәк стиле” киң таралыш алган. Болгар орнаменты өчен төрле геометрик төзелмәләр, шул исәптән, симметрия, үзәкле композицияләр, бизәлештә геометрияле куфи язуын куллану белән мавыгу Алтын Урда чорына кадәр үк хас булган. Моның кануни нәтиҗәсе буларак, Алтын Урда сәнгатендә Шәрыкның мөселман сәнгатендәге кебек үк, орнаментларда арабеск дәрәҗәсендәге бизәкләр күренә башлый һәм гарәп язуыннан торган орнамент киң таралыш ала.

Үзара кабатланучы хәреф һәм сүзләрдән торган гарәп язулары куллану һәм аның нигезендә эпиграфик орнаментның барлыкка килүе – гамәли  сәнгатьнең киң даирәсен чолгап ала. Бу – каберташларга уелган бизәкләр, җиз йозак һәм көзгеләр, керәч әсәрләре (көнкүреш керәч һәм конус рәвешендәге чүлмәкләр), бизәнү әйберләре – миниатюр Коръән салу савытлары, балдаклар-йөзекләр, шул исәптән, асылташлар белән бизәлгән йөзекләр, беләзекләр һ. б. Болардан тыш, гарәп язуы мәгъмурият һәйкәлләрендәге уелма декорларда да, монументаль-декоратив бизәкләүнең кайбер төрләрендә (майолика, мозаика, алебастрдан коеп эшләү) дә кулланыла. XIII гасыр ахыры – XIV гасырдан башлап, гарәп язулары орнаментның бер өлешенә әйләнә, алар «чәчәкле куфи» яки «чәчәкле сөлс» дип атала торган нәкыш бизәкләр булып үсеш алалар. Бормалы каллиграфик язулар каберташларда, беләзекләрдә күренә башлый. Эпиграфик орнамент үзенең үсеш процессында абстракт эчтәлекле гомуми бер нәфис сурәткә әйләнә.

Мәкаләнең чикләнгән кысаларында Алтын Урдадагы барлык сәнгать әсәрләренең күптөрлелеген, аларның ислам дөньясы сәнгате белән булган гомумилеген колачлап алу мөмкин түгел. Шуңа да карамастан, аларга хас булган форма һәм мотивларны тарихи-чагыштырма өйрәнү – Алтын Урда сәнгатенең ислам эстетикасы чикләрендә камилләшү процессын ачыклый. Ә бу исә Алтын Урда сәнгатен ислам мәдәниятенең билгеле бер төбәк һәм җирле сәнгать үзәкләре аерымлыкларын саклап калган (безнең көннәргә җиткергән) үзенчәлекле бер юнәлеше дип исәпләргә мөмкинлек бирә.

Гүзәл ВӘЛИЕВА-СӨЛӘЙМАНОВА,

сәнгать фәннәре докторы,

Ш.Мәрҗани ис. Тарих институтының баш фәнни хезмәткәре

"Дин вә мәгыйшәт" газетасыннан

Дин әһеле
1992 -1998 елларда
Дин әһеле
1998 - 2011 елларда
Дин әһеле
2011 – 2013 елларда
Дин әһеле
2013 елның 17 апрелендә сайланды

Намаз вакытлары

Иртәнге намаз
Кояш чыга
Өйлә намазы
Икенде намазы
Ахшам намазы
Ястү намазы
Яңалыклар архивы