Изге эш югалмый ул

08 июль 2013 ел 16:09

Күз яшьләре кайгыдан да, сөенечтән дә чыга. 30  июнь көнне Иске Чүпрәле авылы мәчетенең 20 еллыгын билгеләп үткәндә район башлыгы Александр Шадриков шушы мәчетне төзүдә башлап йөргән, аннан соң да 20 ел буе анда имам-хатыйб булып дини йолаларны башкаручы (ул инде 90 нчы дистәне ваклый) Әмир хаҗи Аббазов иңенә яшел чапан салганда өлкәннәрнең күзләренә шатлык яшьләре тулды.

“Әссәләәмү галәйкүм вә рахмәтуллаһи вә бәракәәтүх”. Кояшлы иртәдә мәчетнең уң ягында рәт-рәт тезелгән эскәмияләрдә утыручыларны, Бангладеш кунагы, Ульяновск дәүләт университетының медицина факультеты студенты, Коръәнхафиз Габдулмәтин әнә шулай сәләмләп, изге аятьләрне моңлы аһәңгә салып, авыл өстенә таратты. “Кеше үзеннән соң хәерле эш калдырса, мәчет-мәдрәсә төзетсә, кое казытса, күпер яки юл салдырса, иншАллаһ, аңа савабы килеп торыр”. Пәйгәмбәребезнең (с. г. в.) шул турыда хәдисе бар. Бәйрәм иртәсендә әлеге мәчетне төзүдә катнашучыларның исемнәрен Әмир ага санап чыкты, олы рәхмәтләрен җиткерде, аларга бүләк итеп түбәтәйләр, Коръән, дини китаплар һәм тәсбихләр бирде. Бәйрәмгә Буа мәдрәсәсе мөгаллиме Габдерәуф хәзрәт тә килгән иде. Ул районда дини эшләрнең куелышы белән канәгать булуын җиткерде. Авыл халкын бәйрәм белән тәбрикләп, бүләк тапшырды.

Мәчет төзелешендә башлап йөрүчеләрнең берсе Расыйх ага Яфизов ул көннәрне тәфсилләп сөйләп алды. Татарстанның көньяк-көнбатыш регионы казые, районыбыз мөхтәсибе Фәһим хәзрәт Әхмәтҗанов сүзен “Әлхәмдүлилләһи раббил галәмиин” дип башлап, районда дини тормышның барышына шөкер кылды. Бәйрәмдә катнашучы авылларыбыз имамнары вә абыстайларының эшчәнлеген уңай бәяләде. Киләчәктә дә Аллаһы Сөбханәһү вә Тәгалә каршындагы изге бурычыбызны намус белән үтәргә өндәде. Райондагы хатын-кызлар оешмасы җитәкчесе Энҗе Шәрәфетдинова хәерле гыйлем биреп калдыру, хәерле күркәм  холыклы булу һәм кешеләрне Аллаһы Тәгалә юлында тәрбияләүдә һәм соңгы юлга озатуда район  хатын-кызлар дини оешмасы эшчәнлегенә тукталды. Гыйлем алуның мөһимлеге турында Рәсүлебез (аңа Аллаһның рәхмәте вә сәламе булса иде!) хәдисләрен искә алып, бишектән алып ләхеткәчә гыйлем алу тиеш булуын җиткерде.

Мөнәҗәтләр аша халкыбыз Аллаһка ялвару, мактау сүзләре җиткергән. Әлеге милли традицияне район һәм республика күләмендә танылган җырчы Фәсәхәт апа Хөсәенова башкарды.

Җәйге каникул вакытларында мәдрәсәдә белем алган V сыйныф укучысы Камил Әюпов матур аһәң белән Коръәннән кыска сүрәләр укыды. Аңа бүләк итеп Коръәни-Кәрим тапшырылды.

Сүзне дәвам итеп, мәчет имамы Әмир хәзрәт мәчет төзелешеннән соң да нәрсәләр  эшләнүе турында сөйләде. Анда катнашучыларның Аллаһның рәхмәтләренә лаек булуларын теләде. Аллаһы Сөбханәһү вә Тәгалә: “Иң хәерлеләрегез – күңелләре тәкъвалыкта булганнарыгыз”, – ди. Мәчетнең 20 еллыгын үткәргәндә 8 корбан чалынды. Аш өстәле әзерләүне Чүпрәле Кулланучылар җәмгыяте идарәсе рәисе Ләйсән Хәлимова коллективы, юл төзү идарәсе җитәкчесе Валерий Художидков коллетивы үз өстенә алды. Самавырлар кайнап, казанда пылаулар пешеп, мул ризыклы өстәлләр бәйрәмдә катнашучыларны сөендерде.

Фәһим хәзрәт Әхмәтҗанов, Коръән сүрәләре укып, аш табынын ачып җибәрде. Чалынган корбаннарга тәкъбирләр әйтелде, догалар кылынды. Аш табынында күркәм сүзләр сөйләнде. Бәйрәмгә килүчеләр сый-хөрмәткә сыгылып торган өстәлләрдән авыз итеп, изге теләкләр теләп таралышты.

Аллаһ бәрәкәтле иткән ризыклардан вә вәгазьләрдән һәркем рухый күтәренкелек алды. Бәйрәм өйлә намазын уку, алып килгән сәдакаларга дога кылу белән тәмамланды. 

Башка журналлар

Татарстан мөфтияте 2017 елны "Галимҗан Баруди елы" дип игълан итте

Ошбу тәкъдим белән бүген Диния нәзарәте бинасында үткән пленум җыелышында мөфти Камил хәзрәт...

31 гыйнвар 2017 ел 09:09
Дин әһеле
1992 -1998 елларда
Дин әһеле
1998 - 2011 елларда
Дин әһеле
2011 – 2013 елларда
Дин әһеле
2013 елның 17 апрелендә сайланды

Намаз вакытлары

Иртәнге намаз
Кояш чыга
Өйлә намазы
Икенде намазы
Ахшам намазы
Ястү намазы
Яңалыклар архивы
Tatarstan.Net - все сайты Татарстана