Алкогольсез сыра эчәргә ярыймы?

13 сентябрь 2013 ел 12:07

Сорау. Исламда алкогольсез сыра кулланырга рөхсәт ителәме?

Җавап. Кайбер надан, булдыксыз голәмалар, сырада алкоголь юк дип, аны кулланырга рөхсәт бирде.

Сурия галиме, шәех Үсәмә Әр-Рифаи, лаборатор тикшеренүләр үткәрү нәтиҗәсендә, “алкогольсез” дип йөртелгән сыраның 1000 (бер мең) граммында 4 (дүрт) грамм алкоголь булуын ачыклады.

Аңа лабораториядә хәләл йөзем серкәсендә дә шул ук микъдарда алкоголь бар дип әйткәннәр. Шуннан соң ул әлеге белгечләрдән моны тикшерүләрен сораган. Тикшерүләр нәтиҗәсендә, мондый серкәдә бернинди дә алкоголь булмавы ачыкланган.

Шуннан соң Үсәмә Әр-Рифаи пәйгамбәребез Мөхәммәд салләллаһу галәйһи вәссәламнең Әбу Дауд, Бәйһакый һәм башкалар тапшырган сахих (ышанычлы) хәдисен китергән: “Әгәр бер фарак эчемлек исертә икән, аның хәтта учка сыйган кадәрлесе дә хәрәм”.

Бу хәдис икенче бер хәдиснең мәгънәсенә ачыклык кертә: “Күп микъдарда булганның исертергә көче җитсә, аның хәтта ки аз күләмдәгесе дә хәрәм”.

Фарак – Мөхәммәд пәйгамбәр (аңа Аллаһның рәхмәте вә сәламе булса иде) госел алган савыт, күләме буенча ул якынча 3 сагъка (9-10 литрга) тигез.

Шулай булгач, бер фарак (9-10 литр) “алкогольсез” сырада 37-40 грамм алкогольнең булуы ачыклана.

Галимнәрнең фикеренчә, әгәр кеше 6 грамм алкоголь кулланса, ул исерү халәтенә керә.

Мөфти Сөһәйл Тармөхәммәд үзенең “Хәзерге заман фәтвалары” китабында түбәндәгеләрне яза: “Әгәр эчемлек мөселман булмаганнар өчен чыкканга охшатып (ягъни шуның үрнәгендә) ясалса, аны куллану тыелган гамәлләрдән санала”.

Әлеге ике фикердән чыгып, мөселманнарга алкогольсез сыра куллану тыела дип нәтиҗә ясый алабыз. 

"Дин вә мәгыйшәт"

Дин әһеле
1992 -1998 елларда
Дин әһеле
1998 - 2011 елларда
Дин әһеле
2011 – 2013 елларда
Дин әһеле
2013 елның 17 апрелендә сайланды

Намаз вакытлары

Иртәнге намаз
Кояш чыга
Өйлә намазы
Икенде намазы
Ахшам намазы
Ястү намазы
Яңалыклар архивы
Tatarstan.Net - все сайты Татарстана