Үз-үзенә кул салган кешегә җеназа намазы уку дөресме?
Сорауга ТР мөселманнары Диния нәзарәте баш казые Җәлил хәзрәт Фазлыев җавап бирә.
– Имам Әбү Хәнифә, әгәр кеше, Лә илаһы илаллаһ, Мөхәммәдүр-Рәсүлүллаһ, дип әйтә икән, ул мөселман, башкасын тикшермәгез, дигән. Берзаман хариҗилар имам Әбү Хәнифә янына ике мәет китереп куя. Шунда имамның җанын кыярга уйлый болар. “Менә боларның берсе аракы эчкәндә, ризыгына тончыгып үлгән. Икенчесе зина кылган да балага узган. Кешеләргә фаш булмыйм дип үз-үзенә кул салган. Боларга җеназа укыргамы, юкмы?” – дип сорыйлар. Имам Әгъзам укырга дип әйтсә, үтерергә исәпләре. Имам Әгъзам болардан, алар христианмы, яисә яһүдиме, дип сораган. Юк, дигәннәр. Болар Аллаһны кире какканмы, дәһриме – юк. “Лә илаһы”ны әйткәннәрме – әйткәннәр. “Лә илаһы” иманның 80, 50 яки 20 процентымы, дип сораган. Юк, дигәннәр. Шулай булгач, алар мөселманмы дип ник сорау бирәсез, дигән. Пәйгамбәребезнең: “Берәү зур гөнаһ кылган булса да, аны җеназа укып җирләү вәҗиб”, – дигән хәдисе бар. Хәнәфи мәзһәбе буенча намаз укымау, аракы эчү, үз-үзеңә кул салу – зур гөнаһ, әмма имансызлык булып саналмый.
Бу – аның фаҗигасе. Шул ук вакытта имам Әгъзам хәзрәтләре, минемчә намаз укымый, минемчә фикерләми, дип үтерелгән бик күп кешеләрне күргән. Гамәлне безнеңчә кылмый, дип бик күп кешеләрне үтерергә сәбәп тапканнар. Шуннан соң хариҗилар, бу мәетләр җәннәтлеме, җәһәннәмлеме, дип икенче сорауны биргән. Имам Әгъзам, мин Коръәндәге Аллаһы Тәгалә сүзе белән җавап бирәм, дигән. Анда Ибраһим пәйгамбәр: “Миңа ияргәннәр – миннән, миңа иярмәгәннәрне Аллаһ белүче һәм гафу итүче”, – дип әйтә. Шуңа күрә Әбү Хәнифә мәзһәбе буенча кыямәт көне җитмичә, берәү–җәннәткә, икенчесе җәһәннәмгә кермичә, син – мөселман, син – кяфер, дип әйтергә берәүнең дә хакы юк. Бу Аллаһ хөкеменә калдырыла. Аллаһ – Хөкем итүче.
Һәркем – кемнеңдер якыны, абыйсы, энесе яки әтисе ул. Үлгән икән инде аны җеназа укып җирләргә кирәк. Гаепләр өчен бүтән җир бар. Авыр вакытта, кешенең күңеле болай да әрнегән чакта тоз салырга кирәкми. Әгәр фетнә чыкмаслык булса, мондый очракларда имамның үз ярдәмчесенә намаз укытуы күркәм санала. Анда да, ике золымның кечкенәрәген сайлагыз, дигән пәйгамбәребез. Барасың, юасың, кәфенлисең, Коръән укыйсың, тәһлил әйтәсең. Җеназа уку бит әле ул, Аллаһы Тәгаләне узып, җәннәткә билет бирү дигән сүз түгел.
Гөнаһ
Пәйгамбәребез Мөхәммәд галәйһиссәләм – зур гөнаһларны кылмаган зат. Аның артыннан сәхәбәләр, күркәм табигыйннәр, олы үрнәкле зур галимнәр, шәехләр, олы мөгаллимнәр зур гөнаһлардан тәүбә иткән, ваз кичкән.
Адәм баласының иман китергәннән соң иң зур вазыйфасы – зур гөнаһлардан саклану. Аллаһы Тәгалә Коръәни Кәримдә: “Олы гөнаһлардан саклансагыз, кечкенә гөнаһларны Мин үзем гафу итәрмен”, – ди. Кечкенә гөнаһ дәвамлы булса, олы гөнаһка әйләнә, һәрбер зур гөнаһ кечкенәдән башлана. Гөнаһларны булдырмый калу өчен ныклы ышаныч, иман кирәк.
Иманны зәгыйфьләндерә торган сәбәпләр бик күп. Аны арттыра торган сәбәпләр дә бар. Һәрнәрсә адәм баласының үзеннән тора. Әгәр дә син дөнья белән генә чикләнмичә, кайта торган йортың Җәннәт дип уйласаң, җәннәтле булам дип өзгәләнсәң, бу гөнаһлардан сакланырга мөмкин.
(“Ватаным Татарстан”, /№ 145, 06.09.2013/)