Мөселман дөньясындагы сөнниләр дүрт юнәлешне – имам Әбү Хәнифә, имам Шәфигый, имам Хәнбали һәм имам Малик мәзһәбләрен бергә туплаган. Татарстандагы мөселман өммәте исә элек-электән Хәнәфи мәзһәбе буенча гыйбадәт кыла. Безнең мәзһәбебезгә нигез салучы Имам Әбү Хәнифәнең тормышы һәм гамәлләре турында кайбер мәгълүматларны җиткерәбез.
Әбү Хәнифә гайбәт сүз сөйләүдән кача торган булган. Бервакыт аңа берәү: “Имам, синең турыда бик күп гайбәтләр йөри, тик берәүнең дә, беркайчан да синең авызыңнан пычрак сүз чыкканын ишеткәне юк”, – ди. Моңа җавап итеп Әбү Хәнифә болай ди: “Бу – Аллаһның рәхмәте, Аллаһ аны кемгә тели, шуңа бүләк итә”.
Имамның диндарлыгы һәм тәкъвалыгы турында бик күп риваятьләр йөри. Намазларны үтәү аңа бик күп бәхет китерә торган булган. Ул аларны ихласлык, басынкылык һәм дикъкать белән укыган. Намаз яисә Коръән укыган вакытта ул рухы белән Аллаһ Тәгаләгә юнәлә, озак кына тынычлана алмыйча елый.
Бервакыт Заида исемле кеше мөһим сорау бирергә дип имам янына мәчеткә килә. Тик нәкъ шул вакытта төнге намаз башлана. Заида барысы белән бергә сафка басып намаз укый. Аннары Әбү Хәнифәнең нәфел намазын укып бетергәнен көтеп тора. Тик Имам Коръән укыганда “Безне җәһәннәм газабыннан сакла” дигән аятьне төне буе укып, таңга чаклы кабатлый.
Язид ибн Кумәит, Әбү Хәнифәгә оеп, төнге ястү намазын укый. Намаз тәмамланганнан соң, имам күзләрен каядыр ерак төбәп, нәрсәдер уйлап утыруын дәвам итә. Икенче көнне иртәнге намазга дип мәчеткә килсә, ни күрсен, имам шул рәвешле утыруын дәвам итә. Шул ук вакытта ишетелер-ишетелмәслек итеп кенә: “Ий иң кечкенә яхшы эш өчен дә бүләкләүче һәм иң кечкенә гөнаһ өчен дә җәзалаучы! Үзеңнең колың Ногманны ут ялкыныннан коткарчы!” – дип ялвара.
Иртәнге намазны укыгач, Әбү Хәнифә мәчеттә дәрес бирә, аннары фәтвәләр чыгарып, төрле сорауларга җавап бирә. Имамның сөйләгәннәрен тыңлар өчен, хәлифәтнең төрле почмакларыннан кеше агыла. Имам үзенең укучыларына аерым Шәригать нигезләрен өйрәтә. Дәресләрдән соң укучылар бертавыштан кабул ителгән хөкемнәрне язмача теркәп куялар.
Өйлә намазыннан соң Әбү Хәнифә өенә кайтып китә торган була. Икенде намазыннан соң тагын бер дәрес үткәрә, аннары шәһәргә барып, дусларын, авыруларны зиярәт кыла һәм мохтаҗларга ярдәм итә. Ахшам укылганнан соң төнге намазга кадәр үзенең дәресләрен дәвам итә. Ястү намазыннан соң төннәрен гадәттә Коръән укуга, зикер әйтүгә багышлый торган була. Кышкы вакытта исә бу намаздан соң мәчеттә йоклап, төннең өченче өлешендә тәһәҗҗүд намазын укырга тора.
Бервакыт кеше бик күп җыелган җәмигъ мәчетендә хөтбә укыганда, имамның тезенә каяндыр елан килеп төшә. Халык бу хәлдә куркып калып, мәчеттән чыгып китү ягын карый башлый. Әмма имам гына берни дә булмагандай үз урынында торып кала.
Әбү Хәнифә тыныч холыклы, сабыр, кешеләргә карата илтифатлы була. Кешеләрнең кайгы-хәсрәтен, газапларын бик тирән кичерә. Бервакыт аңа бер ир-атның өй түбәсеннән егылып төшкәнен сөйлиләр. Әбү Хәнифә, сөйләп бетергәннәрен дә көтеп тормыйча, аягына да кияргә өлгермичә, яланаяк көе, егылган ир-ат янына йөгерә. Шул көннән башлап, авыру ир терелгәнчегә хәтле аның хәлен белешеп тора.
Үзенә килгән сынауларны, авырлыкларны зур түземлек белән кичерә Әбү Хәнифә. Төрмәдә утыру дисеңме, җәзалану дисеңме һ.б. Хәлиф имамны дәүләт галиме итәргә теләгәндә дә, ул моңа каршы чыга һәм аны беркем дә ризалата алмый. Бу вакытта инде ул бик олы яшьтә дә була. Аннары төрмәгә ябылуы аның үлемен якынайткан дигән мәгълүматлар да бар.
Әбү Хәнифәне күмгән көнне Багдад урамнары аның белән хушлашырга дип килгән кешеләр белән тула. Кайбер риваятьләргә караганда, имамның җеназасында илле мең кеше катнашкан.
"Ватаным Татарстан"