Барыбыз да сиңа җыелабыз, Болгар!

23 май 2013 ел 09:43

Үзенең данлы үткәнен, халкына күпме хәсрәтләр алып килгән тарих сәхифәләрен, рухый һәм дини мәркәзләрен искә төшергәндә, һәрбер татар иң беренче чиратта Болгарны искә ала. Чыннан да, Болгар иле – безнең дәүләтчелек традицияләренең иң мәшһүр дәвамчысы, Урта Идел буенда оешкан дәүләтләрнең иң тәүгесе. Төрки каганлык (VI йөзнең икенче яртысы – VII йөз урталары аралыгында яшәгән борынгы төркиләрнең феодаль дәүләте. – Ред.), Бөек Болгар дәүләте (болгар кабиләләренең беренче дәүләти берләшмәсе. – Ред.) традицияләрен дәвам итеп, Урта Идел буена килеп урнашкан болгар кабиләләре IX гасырда үз дәүләтләрен оештыралар. Үз язмышларын эзләп, төрле кабиләләр (үзара кардәшлек мөнәсәбәтләре, уртак тел һәм гореф-гадәт белән бәйләнгән, бер үк җирдә яшәүчеләрнең зур төркеме) белән аралаша-аралаша, ерак юллар үтеп, этник асылын югалтмыйча саклап калган болгар кабиләләре Идел буенда үзләренең Ватанын табалар. X гасырның 20-30 нчы елларыннан башлап, моңарчы киң далаларда күчмә тормыш белән яшәгән халык акрынлап утрак (бер урында гына даими тормыш алып барган, күчмә булмаган. – Ред.) тормышка күчә, игенчелек белән шөгыльләнә башлый. Нәкъ шул чорда Болгар иле зур шәһәрләр дәүләтенә әверелә башлый. Бер-бер артлы Болгар (хәзер Болгар тарих-архитектура саклаулыгына керә. – Ред.), Биләр (X-XIII йөзләрдә Идел буе Болгар дәүләтендәге шәһәр; Кече Чирмешәннең сул кушылдыгы буенда урнашкан, хәрабәләре бүгенге Алексеевск районы Биләр авылы янәшәсендә. – Ред.), Суар (IX-XIV йөзләрдә Идел буе Болгары шәһәре; хәрабәләре хәзерге Спас районы Кузнечиха авылы янәшәсендә дип уйланыла, анда шәһәр ныгытмалары, йорт нигезләре, сарай калдыклары саклана. – Ред.), Җүкәтау (X-XV йөзләрдә болгарлар яшәгән шәһәр; Чулманның сул ярында, хәзерге Чистай тирәләрендә булган, шәһәр хәрабәләре хәзерге Данауровка авылы янәшәсендә дип уйланыла. – Ред.) Нократ (X-XI йөзләрдә чирмеш (хәзерге марилар) һәм болгарлар яшәве мәгълүм. – Ред.), Кашан (XII-XV йөзләрдә Чулманның уң яры буенда урнашкан болгар шәһәре; хәрабәләре бүгенге Лаеш районы Шуран авылы янәшәсендә. – Ред.) кебек шәһәрләр үсеп чыга.

Болгар иленең дәүләт буларак оешуында, үзенең үсешендә Европа илләре дәрәҗәсенә күтәрелә алуында төп рольне, һичшиксез, ислам дине уйный. Төрле кабиләләрне берләштерү юлларын эзләгән Болгар ханнары өчен ислам дине көчле идеология, ә рухый камиллеккә омтылган гади халык өчен яшәү рәвеше һәм дөньяга караш системасы булган. 922 елда Алмыш хан тарафыннан ислам динен рәсми дәүләт дине буларак кабул итү, Багдад хәлифәлегенең моны тануы, һәм 930 елда Болгар мөселманнарының хаҗ кылулары бу дәүләтнең тарихында мөһим роль уйнаган вакыйгалардан була.

Ислам дине Болгар җәмгыятенә үтеп керүен, әлбәттә, Багдад хәлифәлегеннән 922 елда килгән илчелек белән генә бәйләп карау бик үк урынлы булмас. Чөнки хәлифәлектән килгән илчелек сәркатибе Ибне Фазлан Болгар илендә җамигъ мәчет (җомга мәчете, Р.Фәхретдиндә “мәсҗет җәмигый” варианты да очрый. – Ред.), мәдрәсәләр күреп гаҗәпкә кала. Димәк, ислам динен болгар халкы күпкә иртәрәк кабул иткән. Танылган

татар галиме Шиһабетдин Мәрҗани болгарлар арасында ислам дине Габбасый династиясе (бер-бер артлы идарә итүчеләр нәселе. – Ред.) хәлифәләре Әл-Мәэмин (813-833) һәм Әл-Васикъ (842-847) чорында ук киң таралган, дип саный. Мәгърифәтче галим, тарихчы, дин белгече һәм җәмәгать эшлеклесе Ризаэтдин Фәхретдин: “Болгар төрекләре үзләре белән сәүдә мөнәсәбәтендә һәм солых (килешү. – Ред.) хәлендә яшәүче иранлылар аркылы... ислам хәбәрен бик иртә белгәннәр булса кирәк. Габделмалик бине Мәрдан заманында (685-705) ислам кабул иткән хәзәр төрекләре (Хәзәр каганлыгын төзүчеләр. – Ред.) арадашлыгы белән дә боларга ислам дине кергән булуы ихтимал”, – дип исәпли. Күренекле археолог Альфред Халиков: “Исламны болгар кабиләләреннән иң элек бәрәнҗәләр 644 елны кабул иткәннәр, 737-739 елларда алар, гарәп яуларыннан куркып, төньякка, булачак Болгар җирләренә күчәләр, һәм соңрак Болгар җирендә шәһәр халкының нигезен тәшкил итәләр”, – дигән дәлилләр китерә.

Һәрхәлдә, Багдадтан илчелек килгән чорда Болгарда ислам дине ачыктан-ачык һәм җиренә җиткереп тотылуы, мәчеттә җомга намазы укылуы һәм хөтбәдә (вәгазьдә. – Ред.), Болгар ханы телгә алынып, “Аллаһүммә әслихәл-мәликә Бәлтуар-мәликә Болгар” (“И Аллам, Болгар хөкемдары булган Бәлтуар патшаның эшләрен изге кыл”) дип дога кылына торган булуы бүген беркемдә дә шик уятмый. Болгарларның ислам динен беренче көннән үк хәнәфи мәзһәбе (билгеле булганча, ул гарәп булмаган мөселман халыклар арасында тиз тарала. – Ред.) рәвешендә кабул итүләре дә күп тарихый чыганакларга таянып исбат ителгән.

Ислам дине, Болгар дәүләтендәге төрле кабиләләр арасындагы каршылыкларны тәмам юкка чыгарып, бердәм һәм көчле дәүләт оештыру, шулай ук болгар халкын үзенең рухый кыйбласы булган олуг мәдәниятле халык дәрәҗәсенә күтәрелүе өчен зур мөмкинлекләр ача.

Болгар кабиләләре, Коптел калкулыгы дип аталган урынга килеп урнашып, шәһре Болгарны төзергә керешкәннәр. Шәһәр бертуктаусыз үсә, матурая барган. X гасыр ахырына ул ныгытма белән уратылып алына. Бу ныгытмалар әле XVIII гасыр ахырында да ачык билгеле була. Халкыбызның танылган галиме Ризаэтдин Фәхретдин бу шәһәр хакында: “Болгар шәһәре Идел елгасыннан дүрт чакрым арада булып, шәһәрнең читләре имән бүрәнәләрдән буралган буралар эченә таш белән ком тутырган ныгытма белән уратылган иде. Ныгытманың эче 3,5 квадрат чакрым киңлектә булып, агачтан төзелгән биш йөз егермеләп йорт һәм хисапсыз күп тирмәләр (төрки халыкларда күчереп йөртү өчен җайланган киез торак. – Ред.) һәм чатырлар (куыш; русча – шатёр. – Ред.) урнашкан иде...

Багдад илчеләре делегациясе килгәндә, Болгар шәһәрендә ун мең микъдарында җан хисабы бар иде. Базарлары һәм урамнары бик җанлы иде. Таш йортлар һәм бүрәнәләрдән салынган биналар, бакчалар һәм күңел ачу урыннары, шулай ук хөкүмәт биналары шәһәрне зиннәтләп торалар иде”, – дип яза. Ә XI-XII гасырларда гарәп сәяхәтчесе һәм географы Әбу Хәмид Әл-Гарнатый язуынча, Болгар шәһәре инде үз чорының зур шәһәрләре рәтенә кергән. Аның урнашкан урыны уңайлы булу сәбәпле, шәһре Болгар халыкара

сәүдә үзәгенә әверелә. Биредә бөтендөнья сәүдәгәрләренең сату үзәгенә әйләнгән Ага Базар (X-XV йөзләрдә Идел буе Болгарында, Иделнең сулъяк ярында урнашкан сәүдә-һөнәрчелек үзәге һәм көймә-кораблар тукталышы; хәрабәләре Иделнең ярында, хәзерге Болгар шәһәре янәшәсендә урнашкан. – Ред.) барлыкка килә.

1236 елда монгол явы нәтиҗәсендә Болгар шәһәре нык җимерелсә дә, XIII гасыр ахырында – XIV гасыр башында ул яңадан торгызыла һәм тиз арада үзенең мәшһүр данын кайтара. Рус чыганаклары аны “Бөек Болгар”, ә Шәрык илләрендә “Алтын тәхет” дип атый башлыйлар. Анда илле меңләп кеше яши. Ул Европаның иң зур шәһәрләре дәрәҗәсенә күтәрелә. Ләкин XIV гасыр урталарында Җүчи олысы (XIII йөздә аның зур өлеше нигезендә Алтын Урда дәүләте барлыкка килә. – Ред.) ханнарының хакимлек өчен үзара низаглары Болгар дәүләтенең икътисадый һәм мәдәни үсешенә тискәре йогынты ясамый калмаган. 1361 елда: “Урда ханы Булат Тимер (1340 нчы еллар тирәсе – 1367 ел) Болгарны һәм Идел буендагы барча калаларны алды”, – дип яза рус елъязмалары. Шул чорда рус кенәзләре, елга юлбасарлары Болгар дәүләтенә һөҗүмнәрен көчәйтәләр. 1431 елда Мәскәү кенәзе Василий Икенченең гаскәр башлыгы Фёдор Пёстрый Болгарны җимереп ташлый. Шәһре Болгар шуннан соң үзенең әүвәлге әһәмиятен инде торгыза алмый.

“Европа һәм Азия, Иран һәм Кытай, Греция сәүдәгәрләренә үзәк булып, никадәр вакытлар хөкем сөргән, капкасы төбенә маллар төялгән Харәзем һәм Һиндстан, Фирганә һәм Бохара, Кавказ кәрваннары килеп туктаган бу шәһәр Аллаһы Тәгаләнең хөкеме белән һәлак булган, бары исеме һәм дә хәрабәләре генә калган... Бөтен шәһәрне яңгыратып торган азан тавышлары, мөнбәрләрендә сөйләнгән хөтбәләр һәм вәгазьләр, галимнәр һәм хафизлар (хәзерге гарәп телендә – Коръәнне яттан белүче. – Ред.), дин юлында көрәшүчеләр һәм исламны саклаучылар кайсы урыннарга киттеләр һәм кайсы төрле җирләргә таралып беттеләр”, – дип язган Эчке Россия һәм Себер мөселманнары Үзәк Диния нәзарәте мөфтие Р.Фәхретдин.

Шәһре Болгар хәрабәләр хәленә килсә дә, аның халык күңелендә тоткан урыны һич тә югалмады. Изге Болгар җире инде күп гасырлар халкыбызның дәүләтчелеген торгызынуның символы булып тора. Татар милли-азатлык хәрәкәте каһарманнары халкыбызны берләштерү өчен Болгар җиренә җыярга омтылганнар. Морат мулла XVIII гасырда Болгар дәүләтен торгызуны татар халкы азатлык хәрәкәтенең иң мөһим бурычы дип санаган. Татар тарихын язарга керешкән мәшһүр галимнәр Ш.Мәрҗани, Р.Фәхретдин, Х.Габәши һәм башкалар үз хезмәтләрен Бөек Болгар дәүләтенең халкыбыз тарихында тоткан урынын билгеләүдән башлаганнар.

Татар әдәбиятының иң танылган вәкилләре Болгар иленә мәдхия җырлаганнар. Халкыбызның борынгы риваятьләрендә, легендаларында Болгар иле аерым урын алып торган. Бигрәк тә бу төбәктә яшәгән ислам дине каһарманнарының кылган гамәлләре киң чагылыш тапкан. Мөхәммәд пәйгамбәр (аңа Аллаһның рәхмәте һәм сәламе булсын!) тарафыннан безнең төбәккә җибәрелгән сәхабәләр Зөбәер бине Тәлха, Зөбәер бине Җәдһа, Габдрахман һәм Сөләйман Хуҗаларның кылган гамәлләре, Габдрахман

сәхабә чишмәсе, Туйбикә коесы, Рабига күле хакындагы риваятьләр Болгар иленә булган мәхәббәтнең, халкыбыз тарихында ислам диненең тоткан урынының нинди әһәмияткә ия булганлыгын тануның бер чагылышы булып тора.

Изге шәһре Болгар халкыбыз өчен рухый һәм дини мәркәз (үзәк. – Ред.) символы буларак та үзенең әһәмиятен саклап калган. Чөнки Болгар җире – Идел буенда ислам диненең бишеге. Нәкъ биредә ислам дине ата-бабаларыбызның яшәеш рәвешенә әйләнеп, аларга күп гасырлар дәвамында сабырлык биреп, юкка чыгудан саклап килгән. Болгар җиренә Пәйгамбәребезнең (сгв) хәер-фатыйхасын алып килгән сәхабәләр аяк баскан. Алар биредә, ата-бабаларыбыз белән аралашып, изге ислам рухын халкыбыз күңеленә сеңдергәннәр. Изге сәхабәләр каберенә зиярат кылуны татарлар иң мәртәбәле гамәл дип санаганнар. Быелгы елыбыз аның исеме белән аталган мәшһүр галимебез Ш.Мәрҗани дә 1860 һәм 1870 елларда, изге Болгар җиренә барып, азан әйтә торган манарага менеп, бәет язган, шәһәрнең каберләрендә күмелгән мөселманнарга дога кылган, Кече манара янындагы сәхабәләр каберенә зиярат кылган. Халкыбызның асыл заты Р.Фәхретдинов та, Кече манарадан ерак түгел сәхабәләр кабере бар, дигән фикерне хуплаган...

Асия ЮНЫСОВА,

танылган шагыйрә, прозаик, публицист,

Татарстанның атказанган мәдәният хезмәткәре,

С.Сөләйманова исемендәге әдәби бүләк иясе

Дин әһеле
1992 -1998 елларда
Дин әһеле
1998 - 2011 елларда
Дин әһеле
2011 – 2013 елларда
Дин әһеле
2013 елның 17 апрелендә сайланды

Намаз вакытлары

Иртәнге намаз
Кояш чыга
Өйлә намазы
Икенде намазы
Ахшам намазы
Ястү намазы
Яңалыклар архивы
Tatarstan.Net - все сайты Татарстана