Аксакалыбыз белән очраштык

13 май 2013 ел 09:04

Күптән түгел генә Ислам динен кабул итүгә 1000 ел исемендәге Казан Югары мөселман мәдрәсәсендә Бөек Ватан сугышы ветераны, республикабызның могтәбәр дин әһеле, бик күп орден-медальләр иясе Харис хәзрәт Салихҗан (Салихов) белән очрашу үткәрелде. Әйтергә кирәк, Х.Салихҗан – сугыш ветераннары арасында исән булган имамнарның берсе, аңа хәзер 86 яшь. Очрашу барышында ул шәкертләргә сугыш елларында күргәннәре турында сөйләде, сорауларга җавап бирде. Харис абый сугышта күрсәткән батырлыклары өчен Икенче дәрәҗә Бөек Ватан сугышы ордены һәм утыздан артык медаль белән бүләкләнгән. Ул узган гасыр ахырларында, эчке эшләр органнарында 32 ел эшләгәннән соң, милиция полковнигы дәрәҗәсендә лаеклы ялга чыккан.

Харис абый 1993 елда мәдрәсәбезне тәмамлап, Казан мәчетләрендә имам вазыйфаларын үтәргә керешә. Ул бүгенге көндә ТР Эчке эшләр министрлыгы янәшәсендәге Хәтер мемориаль мәчетендә инде сигезенче елын имам-хатыйб булып эшли.

Харис хәзрәт исламны һәм шәригатьне танып белү теориясе проблемаларын, диннең фәнгә, әдәбиятка, яшь буынны тәрбияләүгә булган йогынтысын өйрәнә һәм аны үз эшендә киң файдалана.

Харис Салихов – бик күп китаплар авторы. Ул аларда дин белән фәннең аерылгысыз булуын исбатлый.

Рус шагыйре А.С. Пушкинның һәм халкыбызның бөек улы Габдулла Тукайның Коръәнгә мөкиббән булуларын Харис хәзрәт ныклап өйрәнде, ул бу хакта матбугат битләрендә фәнни мәкаләләр белән даими рәвештә чыгыш ясап килә.

Ибраһим хәзрәт ШАМИЛОВ,

мәдрәсә мөгаллиме

Дин әһеле
1992 -1998 елларда
Дин әһеле
1998 - 2011 елларда
Дин әһеле
2011 – 2013 елларда
Дин әһеле
2013 елның 17 апрелендә сайланды

Намаз вакытлары

Иртәнге намаз
Кояш чыга
Өйлә намазы
Икенде намазы
Ахшам намазы
Ястү намазы
Яңалыклар архивы
Tatarstan.Net - все сайты Татарстана