7 апрель көнне Мәрҗани мәчетендә инде уналтынчы тапкыр "Сөембикә сеңелләре һәм энеләре" дип аталган зур чара уздырылды. Мондый кичәләрдә үткән елларны биш йөзләп бала катнашкан булса, аларның саны быел да ким булмады.
Чараның максаты – балаларның белемен генә тикшереп калмыйча, җәмгыятебез һәм динебез өчен файдалы шәхесләр тәрбияләүдән гыйбарәт иде.
Быел да Татарстанның бик күп район-авылларыннан, шулай ук Россиянең башка төбәкләреннән дә балалар катнашты. Ярыш сәгать тугызда (9.00) башланырга тиеш булса да, күпләр иртәдән үк җыелды.
Чара башланганчы Самарадан өлкәсеннән (Камышлы районы Иске Ярмәк авылы) килгән кызлар белән әңгәмә корып алдым. Рүзилә, Алинә, Эльмира, Алисә, Гүзәл, Илүзә. Аларга 16-17 яшь тирәсе. Кызлар бу бәйгедә беренче ел гына катнашмый – дүрт ел рәттән киләләр икән инде, ә ярыш турында аны оештыручы Әлмира ападан ишетеп белгәннәр. Узган елны араларында җиңү яулаучылар да булган, җиңмәсәк тә күңелебезне төшермибез, иң мөһиме катнашу, ди алар. Коръән сүрәләрен мәчеткә йөреп өйрәнгәннәр.
Әлки районы Карга авылыннан Гөлсинә Әнвәр кызы (татар теле һәм әдәбияты укытучысы) бәйгегә алты бала алып килгән. Бу балалар “Милли җәүһәрләр” түгәрәгенә йөри һәм мәчеттә яшь хәзрәт Ирек Сәлахиевтан дәрес ала икән.
Быелгы ярыш та гөрләп барды, балалар сорауларга җавап бирде, Коръән укыды. Җиңүчеләргә бүләкләр тапшырылды.
Сөмбел ШӘРИФӘ, КФУ студенты