string(50) "http://dumrt.ru/articles/society/society_7609.html"
27.11.2013 09:52

Соңгы вакытларда кайбер мөселманнар авызыннан мөселман йолаларын үткәрү турында тискәре фикер ишетергә туры килә. Мөселман яшьләре үткәргән мәҗлесләр хәтта көлке объектына әйләнә. Эш кайвакыт шуңа кадәр барып җитә, үз фикерләрендә аеруча үҗәтлек күрсәтүче кайберәүләр мондый мәҗлесләр үткәрүне исламга һәм аның нормаларына туры килми дип тәкрарлый.

Мәҗлес борынгы гарәп сүзе, ул дөньяның бар мөселман халыклары телендә дә кулланылышка кергән. Ул үткәрелә торган чара буларак тәрҗемә ителә, бу чара вакытында кешеләр бергә җыелып, кемнедер тыңлый. Безнең якларда традицион рәвештә мәҗлес дип туганнар, дуслар, үзара якын кешеләрнең никах, исем кушу яки мәрхүмне искә алу өчен җыелышын әйтәләр. Татарларда мәҗлесләрнең бу төрләре мең елдан артык дәвам итә һәм аның нигезләре бик борынгы заманнардан ук килә. Мәҗлесләр үз нигезләре белән ислам  иҗтимагый фикеренең бишеген тәшкил иткән.

Мондый мәҗлесләрдә Коръән укыла, Аллаһка мактаулар әйтелә һәм, иң мөһиме, вәгазь укыла. Нәкъ менә шул вәгазьләрдә мәҗлеснең чын асылы яшеренгән дә инде. Әгәр дә без, аның бөек мәгънәләрен аңлатмыйча гына, Коръән укыйбыз икән, бу мәҗлеснең уңай нәтиҗәсе азрак булыр иде. Мин шуның өчен дә мәҗлесләрне ислам иҗтимагый фикеренең бишеге дип атыйм, чөнки бу мәҗлесләрдә ислам шәхесе формалаша. Татарстанда гына да мәҗлесләрдәге вәгазьләрнең йогынтысы нәтиҗәсендә меңнәрчә кешеләр Аллаһ диненә килә.

Россиядә фетнә һәм дәһрилек чорында меңнәрчә гыйбадәтханәләр җимерелде, дин әһелләре үтерелде, юк ителде. Динле кешеләрнең күбесе эзәрлекләүләргә, репрессияләргә дучар ителде. Бу кадәр басымга түзеп тора алмыйча, үз иманнарын, үз ата-бабалары иманнарын компартия уйлап чыгарган ялган яңа инануларга алмаштыручылар да булды. Күпләр гыйбадәт кылудан, намаз укудан, ураза тотудан туктады. Коръән һәм хәдисләр теле онытылды. Әмма система халыктан бер әйберне – халыкның дини традицияләрен тартып ала алмады. Алар мәҗлесләрдә сакланып калды, ул мәҗлесләрдә Коръән укылды, хәдисләр сөйләнде, ислам һәм аның йолалары нәсыйхәт кылынды. Дәһрилекнең иң кискен чорларында да татарларның күбесе мәҗлесләрдән баш тартмады. Төрле сылтаулар белән, үз ниятләрен яшереп, алар мәҗлесләр үткәрүләрен дәвам итте, никахлар укыды, балаларын сөннәткә утыртты, яңа туган балаларга исемнәр кушты һәм, никадәр түбән төшерергә тырышмасыннар, Аллаһның дине, Аллаһның сүзе барыбер өскә калкып чыгачак, дип халыкка чын хакыйкатьне җиткерде.

Өлкән буын вәкилләре игелекле шул традицияләр рәвешендә тапшырып калдырган динебезне без дөрес кабул итеп алырга һәм алга таба үстерергә тиеш.

Хәбир хәзрәт ХАНОВ,

Чирмешән мәчете имам-хатыйбы