Бөгелмәдә мөнәҗәтләр фестивале үтте

01 март 2013 ел 09:58

24 февраль көнне Бөгелмә шәһәрендә I Республикакүләм “Зәйтүнә” мөнәҗәтләр фестивале үткәрелде. 

“Мөнәҗәт” дигән сүз Аллаһка ялвару, Аңа мактау сүзләрен җиткерү дигәнне аңлата. Элек-электән үк халкыбыз өчен мөнәҗәтләр динебез кыйммәтләрен саклау чарасы булып торган. Иң авыр заманнарда да әбиләребез аларны көйләп юанган.

Республикабызда беренче тапкыр мөнәҗәтләр фестивален Татарстан мөселманнары Диния нәзарәте, Бөгелмә районы мөхтәсибәте, Бөгелмә шәһәрендәге Татар мәдәният үзәге оештырды. Чара кысаларында узган конкурста Татарстанның төрле районнары – Бөгелмә, Лениногорск, Баулы, Зәй, Мамадыш һәм Казаннан килгән мөнәҗәтчеләр катнашты. Казан ислам колледжы һәм башкалабыздагы “Ак өмет” пансионаты шәкертләре дә үзләренең осталыкларын сынады.

Мөнәҗәт әйтү бәйгесенә мәртәбәле жюри әгъзалары – Татарстанның халык артисты, КФУ профессоры Миңгол Галиев, Татарстанның көньяк-көнчыгыш төбәге казые Марат хәзрәт Мәрданшин, Россия ислам институты мөгаллиме Ильяс Халиков, “Алтын урта” мөселман яшьләре оешмасы җитәкчесе Акйолдыз Фәйзова, мөнәҗәтләр башкаручы Римма Карамниса бәя бирде.

Балалар арасында җиңүче булып Ильяс Минһаҗев (Бөгелмә районы Карабаш бистәсе) танылды, II урын – Айдар Дәүләтгәрәевтә (Бөгелмә районы Иркен авылы) һәм III урынга шулай ук Карабаш бистәсеннән Розалина Рамазанова чыкты. 13-17 яшьлекләр арасында III урын – Тәлгать Сөләймановта (Казан), II урын – Резидә Габрахмановада (Бөгелмә), I урын Мамадыштан килгән Алсу Исрафиловада булды. Зурлардан III урынны Рәфис Шәйдуллин (Мамадыш), II урынны Алсу апа Нигъмәтуллина (Баулы) яулады, җиңүче булып Зәй шәһәреннән килгән Фатих Нуруллин танылды. Балалар ансамбльләреннән “Ак өмет” (Казан) – өченче, Сәет Давыт һәм Сәет Каман (Казан) – икенче, “Ишрак” (Бөгелмә) беренче булды. Зурлардан Бөгелмә Татар мәдәният үзәге “Мирас” төркеменә тиңнәр булмады, икенчелеккә Карабаштан “Тургай” ансамбле лаек булды, өченче урында – Казанның “Мәрҗани” төркеме. Фестивальнең Россия ислам институты студенты Сәет Давыт лаек дип табылды.

Җиңүчеләргә электрон китап, флешка, MP3-плеер, интернет-планшет, нетбук, фотоаппарат, видеокамера кебек кыйммәтле бүләкләр бирелде. 

Дин әһеле
1992 -1998 елларда
Дин әһеле
1998 - 2011 елларда
Дин әһеле
2011 – 2013 елларда
Дин әһеле
2013 елның 17 апрелендә сайланды

Намаз вакытлары

Иртәнге намаз
Кояш чыга
Өйлә намазы
Икенде намазы
Ахшам намазы
Ястү намазы
Яңалыклар архивы
Tatarstan.Net - все сайты Татарстана