Коръән укучылар бәйгесенә көтәбез!

30 ноябрь 2012 ел 14:27

Тарихи-мәдәни мирас елы кысаларында игълан ителгән Коръән елы уңаеннан, Татарстан мөселманнары Диния нәзарәте республика күләмендә Коръән укучылар бәйгесен оештыра.

Һәрбер катнашучыдан аерым осталык, зур җаваплылык сорый торган әлеге бәйге пәйгамбәребез Мөхәммәдкә (сгв) иңдерелгән Коръәни-Кәримнең илаһи аһәңен тоярга мөмкинлек бирәчәк.

Габдерраззак һәм башка мөхәддисләр риваять итә торган хәдистә Пәйгамбәр галәйһиссәләм әйтте: «Һәр нәрсәнең үз бизәге бар, ә Коръәннең бизәге – матур тавыш». (Кешеләр) сорадылар: «Әгәр кешенең тавышы матур булмаса?» (Моңа) ул әйтте: «Булдыра алган кадәр матур укырга тырышсын» (Изгеләр бакчасы).

Риваять ителә: «Әбу Өмәмә (разыяллаһү ганһү) әйтте: “Мин Аллаһ Илчесе галәйһиссәләмнең: “Коръән укыгыз, чөнки, дөреслектә, Кыямәт көнендә ул укыганнар өчен шәфәгатьче булып киләчәк”, – дип әйткәнен ишеттем» (Мөслим).

Бәйгенең әһәмияте дә шунда: Коръәни-Кәримне уку һәм тыңлау күңелләребезгә рухи азык кына биреп калмый, ә гамәл дәфтәрләребезгә игелекле бер гамәл буларак та теркәлә.

Бәйге 1 декабрь көнне Россия ислам университетында узачак. Бүгенге көндә конкурста катнашырга Татарстанның төрле районнарында яшәүче кырыктан артык кеше теләк белдерде.

Коръән елы кысаларында мондый төрдәге бәйгеләр үткәрү матур бер традициягә әйләнде: апрель һәм март айларында мөхтәсибәтләрдә үткәрелсә, ноябрь-декабрь айларында республика һәм Россия күләмендә уздырыла. Әлеге бәйге – йомгаклау бәйгесе.

Ул республикабыз районнарында җиңеп чыккан кардәшләребезне бергә җыеп, аларга 3 номинация буенча сәләтләрен күрсәтергә мөмкинлек бирәчәк:

1. Коръәннең утызынчы җүзеннән яртысын белү;

2. Коръәннең утызынчы җүзен белү (“Гаммә” җүзе);

3. Коръәнне дөрес уку.

Бәйгедә катнашучылар Россия ислам университетындагы Коръән-хафизлар үзәгенең эшчәнлеге белән танышачаклар.

Җиңүчеләргә кыйммәтле бүләкләр тапшырылачак.

Мондый төрдәге бәйгеләрне үткәрү традициясе киләчәктә дә дәвам итәчәк. Аллаһы Тәгалә сүзен киләсе буыннарга җиткерүдә һәрбарчабыз да өлешен кертер, дип чын күңелдән ышанып каласы килә.

ТР мөселманнары Диния нәзарәте рәисе, Мөфти                                                                                                                         Илдус хәзрәт Фәиз

Дин әһеле
1992 -1998 елларда
Дин әһеле
1998 - 2011 елларда
Дин әһеле
2011 – 2013 елларда
Дин әһеле
2013 елның 17 апрелендә сайланды

Намаз вакытлары

Иртәнге намаз
Кояш чыга
Өйлә намазы
Икенде намазы
Ахшам намазы
Ястү намазы
Яңалыклар архивы
Tatarstan.Net - все сайты Татарстана