Апанай мәчетендә никах мәҗлесләре үткәрәбез. Иң элек, әлбәттә, Апанай мәчетенә килеп никах көнен билгеләү кирәк. Никах бездә бушлай укытыла. Аны бер ай алдан да, бер атна кала да билгеләргә була. Хәтта иртәгә никах укытуны сорап килгән очракта да, вакыт һәм яшьләрнең никахка әзерлекләре тулысынча каралган булса, егет белән кызны кавыштырырга мөмкин. Әмма иң яхшысы – үзең теләгән сәгатьтә никахлашуны әйтеп, алдан билгеләнү.
"Апанай" мәчетендә никах мәҗлесләре үткәрелә
22 ноябрь 2012 ел 11:40
Мәчетебездә никах уку аерым бер бүлмәдә. Килгән кунак һәм хәзрәт өчен куелган өстәл артында укыла. Никахта 30 кеше катнаша ала. Килен белән кияү мулланың як-ягына утыртыла. Егетнең әти-әнисе һәм туганнары – егет ягына, ә кызныкылар кыз ягына тезелешә. Шуннан соң аларга Аллаһы Тәгалә, Аны гына мактау, Аңа гына иман китерергә тиешлеге һәм Аңардан гына сорау кирәклеге турында вәгазьләр укыла. Аннан 2 шаһит билгеләнелә. Гадәттә, шаһит булып ике ир кеше сорала. Әгәр инде ике ир кеше булмый икән, ул вакытта 1 ир кеше һәм 2 хатын-кыз да шаһит ролен үти ала. Шаһитләргә үз вазифалары аңлатылып куела. Шуннан соң яшьләргә никахның нәрсә икәне сөйләнелә. Аңлатканнан соң, егет белән кызның әти-әнисе ризалыгы сорала. Әти-әнисе булмаганнарның исә якын туганнарыннан, вәзирләрдән ризалыкларын алабыз. Аннан кияү белән киленнең үз ризалыклары сорала. Алар үткән заман белән: «Мин фәлән кызы фәләнне кабул итеп алдым», – дип әйтергә тиеш. Ахырда чәй эчү оештырырга була.
Инде сезнең теләк булса никах өчен "Апанай" мәчетенә язылыгыз. Безнең адрес: Каюм Насыйри урамы 27 йорт. Тел. 89600554329
www.musulman.su
Башка журналлар
Аллаһның исемнәре нәрсә турында сөйли
Аллаһы Тәгалә Үзен гүзәл исемнәр белән атаган, Ул илче итеп күндергән Пәйгамбәребез Мөхәммәд...
04 март 2015 ел 11:30
Татарстанда туризм хакында сөйләштеләр
Бүген мөфти Камил хәзрәт Сәмигуллин Татарстанның Туристлык буенча дәүләт комитеты утырышында...
09 февраль 2015 ел 14:36
"Сөембикә энеләре һәм сеңелләре-2015" бәйгесе сораулары
Быел әдәп-әхлаклы булу һәм дөрес итеп Коръән уку буенча «Сөембикә энеләре һәм сеңелләре” дигән...
09 февраль 2015 ел 12:13
Бу рәхмәтләребез җәннәт ачкычларыгыз булсын!
“Бер рәхмәт мең бәладән коткара”, - диләр иде бит әби-бабайларыбыз. Ә алар дин-ислам юлының төп...
04 февраль 2015 ел 16:41
Намаз вакытлары
Иртәнге намаз
Кояш чыга
Өйлә намазы
Икенде намазы
Ахшам намазы
Ястү намазы