Бу рәхмәтләребез җәннәт ачкычларыгыз булсын!

04 февраль 2015 ел 16:41

“Бер рәхмәт мең бәладән коткара”, - диләр иде бит әби-бабайларыбыз. Ә алар дин-ислам юлының төп сакчылары иделәр. Менә олыдан-олы рәхмәтләребезне бүген Гадел мәчете имам-хатыйбы Рөстәм хәзрәт Бакировка, мәчет ачылганнан бирле уку-укыту эшләре өчен җаваплы мөгаллимә Фәния Җәләлиевага, мөгаллим-мөгаллимәләргә, биредә хезмәт күрсәтүче, ярдәмнәрен кызганмаучы кардәшләребезгә әйттек. Инде ничә дистә еллар буена Гает бәйрәмнәрендә, уку елын тәмамлау, я балалар өчен кышкы, җәйге лагерьлар ачылу уңаеннан уздырыла торган матур бәйрәмнәргә килгән саен Гадел мәчете коллективының халкыбызны бәхет-сәгадәт юлына, ныклы иманга тартудагы тырышлыклары, ару-талу белмичә, үз мәнфәгатьләре, саулыклары-вакытлары белән исәпләшмичә эшләүләрен күреп, нәтиҗәләрен татып, күңелләребез рухланып, хозурланып кайтабыз. Ә бу юлы бигрәкләр дә сокландык. Мәчетнең эчендәге үзгәрешне күреп, кунаклар шаккатты: шулхәтле камиллек, күркәмлек белән үзгәртеп корганнар! Бу, әлбәттә, бистә халкының һәм мәчет җәмәгатьчелегенең бердәм тырышлыгы нәтиҗәсе.

Радиодан да, телевидениедән дә кисәтү ясадылар: урамда ак дивар булып, ишелеп кар ява, күз ачкысыз буран, диделәр. “Чакырган җиргә бар”, - ди халкыбыз. Бигрәк тә Мәүлид кебек олы бәйрәмгә. Кар ерып көч-хәл белән барып керсәк, мәчеттәге манзарага ис китте – асыл күлмәкләрен киеп, аллы-гөлле яулыкларын бәйләп өстәл тирәсен тутырып утырган кардәшләрнең йөзләреннән нурлар бөркелә. Рәхмәт яугырылары! Менә бит ничек җаннарыбызны сафландырасыбыз, пакьләндерәсебез килә, сөекле Пәйгамбәребез салләллаһу галәйһи үә сәлләм туган көне уңаеннан мең салаватларыбызны бергәләшеп әйтү теләге шулкадәр дә көчле!

- Аллаһы сүбхәәнәһү вә тәгалә Үзе дә, Аның фәрештәләре дә бүген сөекле хәбибенә салаватлар әйтер икән, - дип башлады сүзен Фәния абыстай, мәҗлесне ачып һәм беренче сүзне имам-хатыйб Рөстәм хәзрәткә бирде.

Коръән сүрәләрен укып, дога кылып, хәзрәт мөбарәк теләкләрен җиткерде һәм мәчеттә озак еллар буе дәресләр алып баручы тату бердәм мөгаллимнәр коллективына рәхмәтләрен белдерде.

- Әйе, Коръән уку төркемнәребез – горурлыгыбыз, әлхәмдүлилләһ, - дип дәвам итте Фәния абыстай, - үзем укыткан, “Мөхәммәдия”не тәмамлаган укытучыларыбыз 2-3 әр класс алып баралар. Атналар буе бөтен класс бүлмәләре тулы халык, олысы-кечесе Коръән өйрәнә. Менә ике ел элек мөгаллимнәребезне дә өстәмә укыта башладык. Дин галиме Равил хәзрәт Бикбаев һәр чәршәмбе бездә ислам нигезләре, мөселманның әхлагы һәм Пәйгамбәребез салләллаһу галәйһи вә сәлләмнең тормышы турында

вәгазьләр сөйли. Туклану мәсьәләсе, алтын һәм көмештән файдалану кебек эчтәлекле дәресләре барыбызны да үзебезнең яшәешебез турында уйланырга мәҗбүр итә. Пәйгамбәребез салләллаһу галәйһи вә сәлләмнең тормышы безгә олы үрнәк-мәктәп! Алтын-көмеш кашыклар, савытлар алырга тырышабыз, ә бит бу тәкәбберлеккә илтә, фәкыйрьләрнең йөрәген рәнҗетә торган гамәл. Бу дөньяда җәннәт ясарга омтылу – көферлек. Ир-атка, гомумән, алтын тагып йөрү көферлек. Боларны белү һәм башкаларга да белдерү, мөселман нинди булырга тиешлекне һәрдаим төшендерү мәслихәт.

Безнең өчен килде Рәсүл, белдегезме?

Табибә Әлфия Һадиева үзенең әбисеннән өйрәнгән мөнәҗәтләрен әйтеп, күңелләребезне тагы да рухландырды. Мәҗлес аның моңлы-аһәңле, тирән эчтәлекле мөнәҗәтләре белән үрелеп барды. Һәм барыбыз бергәләп, намаздагыча кулларны күкрәккә баглап салаватлар әйттек, нинди могҗиза! Әйтерсең лә, күңелләребездә кояш балкышы!

Быел икенче мәртәбә хаҗ кылып кайткан мөгаллимәбез Финзия олы бүләк – зәмзәм суы белән килгән. Бисмилләбезне әйтеп, зәмзәм суы эчтек. Шушы түгелме безгә Аллаһы тәгаләнең киң рәхмәте, бәрәкәте! Шөкер. Рәхмәт хисләрен аңлатып бетерерлек түгел!

- Ике ел эчендә Мәккәдә шулкадәр күп яңалыклар, үзгәрешләр, - дип сөйли Финзия. – Зур төзелешләр алып барыла, киләсе буыннарга бик уңайлы булачак, иншә Аллаһ.

Зөлкагыйдә озак еллар буе бик тырышлык белән җыенган, менә, ниһаять, аңа да хаҗ кылу насыйп булган:

- И-и, андагы матурлыкны, күңелеңдәге куанычны әйеп бетерерлек тә түгел. Иманның-исламның чын көчен күреп, татып кайтасың, Аллаһыбызның бәхет юлы мәңгелек икәнен күрәсең.

- Мөхәммәд Пәйгамбәребез салләллаһу галәйһи вә сәлләмнең безләрне берләштерә торган бу бәйрәме мөбарәк булсын, - дде Россиянең Мөселман хатын-кызлар берлеге рәисе Наилә абыстай Җиһаншина. – Шаклар каттым мәчеттәге бу матурлыкны күреп, танымадым хәтта. Бу тырышлыкларыгыз өчен рәхмәтләребез җәннәт ачкычы булсын. Мәчеткә нигез салган Фердинанд хәзрәтебезнең рухлары шаттыр, иншә аллаһ. Хатыны Рәүфия ханымга да рәхмәт. Ире эшен дәвам иттерүдә көчен дә, барлыгын да жәлләми. Һәр догада иренең исеме аталуына шөкер итеп яши. Эш барыбызга да җитәрлек, киләчәкне имин итәргә, балаларны, яшьләрне иманлы итеп тәрбияләп үстерүдә бергәләп тырышыйк. Аллаһы тәгалә хатын-кызлар җилкәсенә олы вазыйфа йөкләгән. Рәсәй күләмендә оештырыла торган зур чараларда катнашырга туры килә. Шунысы хак: хатын-кызларыбыз ирләр

башкара алмаганны да башкара. Мәчетләр төзелә, туган телебезне, гореф-гадәтләребезне саклауда милләттәшләребезнең фидакарьлеген күрү, әлбәттә, сөендерә.

Җәмәгать эшлеклесе Әлмира абыстай Әдиатуллина да җыелган җәмәгатьчелекне бәйрәм уңаеннан кайнар котлап, Апаска булган сәфәре, андагы халыкның ныклы иманга тартылып яшәве хакында сөйләде.

- Районнарга күбрәк барыйк, халык белән эшләү мөһим, - диде ул. Сөекле Пәйгамбәребез салләллаһу галәйһи вә сәлләмнең Мәүлиден мәдәният сарайларында да үткәрәсе иде. Аның дөньядагы иң изге җанлы кеше булуын, иң камил тәрбия үрнәге булган яшәү рәвешен, кылган гамәлләрен балаларыбызга, оныкларыбызга сеңдерергә бурычлыбыз.

20 ел буе “Татар мөселман календаре”н чыгарып килүче Фәния Хуҗахмәтнең чыгышын сәгатьләр буе тыңлап туймассың. Календаре елдан-ел баерак эчтәлекле була бара, күп меңнәрчә халыкны тәрбияли. Өстәл китабыбыз! Ул әле китаплар да чыгара, матбугатта актив катнаша, афәрин, кардәшкәебез! Бу юлы да ул яңа китапларын күтәреп килгән - Мөхәммәд Пәйгамбәр салләллаһу галәйһи вә сәлләмнең чын тормышын һәм Тукаебызның ни дәрәҗәдә Аллаһы тәгаләгә табынуын яктырткан гаять көчле шигырьләре тупланмасын.

- Кичә Уфадан көчкә кайтып киләм, күз ачкысыз буран! Телефонда Фәния остаз, шушы бәйрәмгә чакыра. “Тапкансың вакыт!” - дип әйтеп ташлавымны сизми дә калдым. Юл газабы көчле иде. Ну берзаман үзебезнең якка чыккач, шаккаттык, буран да юк, кар да юк. Менә хикмәт! Ул буран монда бүген килеп җитте. Пәйгамбәрләр солтаны Мөхәммәд салләллаһу галәйһи вә сәлләмнең тормышын күбрәк белгән саен җаныңда якты нурлар арта баруын тоясың. “Өммәтем, өммәтем...” - дигән бит! Аллаһы тәгалә аны сайлап алган Коръәнне дөньяга таратучы итеп. Без аның сөннәтен ныклап өйрәнергә тиешле. Ике көн ач торыр иде, ди. Бер көнендә тәүбә итәр, икенче көнендә шкер кылыр иде, ди. Менә бу китабым аның тормышы турындагы чын хакыйкать. Укыгыз, үрнәк алыгыз, гыйбрәтләр алыгыз. Бу бәйрәмгә чакыруыңа рәхмәт, абыстайкаем! Очрашуларыбыз дәвамлы булсын!

Үзем әле генә Магнит каласында ике ай яшәп кайттым. Андагы милләттәшләребезнең дин юлындагы, милләтне, телне, гореф-гадәтләребезне саклаудагы фидакарьлекләре турында кыскача гына сөйләдем. Шөкер, халкыбыз иман юлында. Шушы мөбарәк бәйрәмнәребез дә иман юлында әйдәп баручы көч булса иде.

Мөслимә ШӘФЫЙК

Башка журналлар

Татарстан мөфтияте 2017 елны "Галимҗан Баруди елы" дип игълан итте

Ошбу тәкъдим белән бүген Диния нәзарәте бинасында үткән пленум җыелышында мөфти Камил хәзрәт...

31 гыйнвар 2017 ел 09:09
Дин әһеле
1992 -1998 елларда
Дин әһеле
1998 - 2011 елларда
Дин әһеле
2011 – 2013 елларда
Дин әһеле
2013 елның 17 апрелендә сайланды

Намаз вакытлары

Иртәнге намаз
Кояш чыга
Өйлә намазы
Икенде намазы
Ахшам намазы
Ястү намазы
Яңалыклар архивы
Tatarstan.Net - все сайты Татарстана