Апанай мәчетен төзеткән Якуп Солтангалиев оныгы Казанда яши

09 ноябрь 2012 ел 11:53

Апанай мәчете Казан шәһәренең Иске татар бистәсендә урнашкан. Ул  Казанда патшабикә Анна Иоанновна боерыгы буенча җимерелгән һәм янган мәчетләр урынына Әби патша Екатерина яңа ике таш мәчет төзергә рөхсәт биргәч, татар сәүдәгәре Якуп Солтангалиевнең ярдәме белән 1968-1771 елларда төзелә.

Беренче вакытта мәчет бер заллы, сигез кырлы манаралы була. 1872 елда архитектор П.И. Романов проекты буенча, мәчеткә төньяктан ике катлы өстәмә бина кушыла, ул беренчел бина белән бер үк стильдә төзелә. 1882 елда мәчет тирәсендә кирпечтән койма эшләнә, анда бер катлы лавка төзелә. Апанай мәчете Тат ҮБК Президиумының 1930 елның 6 февралегдәге карары нигезендә ябыла. Совет чорында манара, мәчет залларының гөмбәзләре җимерелә, ә эчке як өч катка бүленә. Декоратив элементларның күбесе юк ителә. Бинада балалар бакчасы урнаштырыла. 1995 елда ул "Мөхәммәдия" мәдрәсәсенә тапшырыла, реставрация эше башлана. Бүгенге көндә манара һәм эчке бүленеш төзәтелгән.

Тарихны белү кеше тормышында зур урын алып торырга тиеш. Үткәнне белмәгәннең киләчәге юк, диләр бит халыкта.

Миңа, үз гомерендә күп сынаулар үткән, тормышының кайсы гына чорын алып карама, истәлекле вакыйгаларга бай әби белән танышырга туры килде. Мәзүфәр әби. Исеме дә үзенчәлекле, башкалардан аерылып тора. Танышуымның төп сәбәбе – тарихи вакыйгага барып тоташа. Ул да булса, Апанай мәчетен төзеткән Якуп Солтангалиевка.

Телефоннан сөйләшкәндә дә сүзләре күп иде, шуның өчен үзен күреп сөйләшергә дип өенә юнәлдем.

– Бәләкәй чакта әбиләр сөйләшкәндә тыңлап утыра идем. Алар безнең Якуп бабай бай кеше булган, мәчет салдырган дип сөйләшеп утыралар иде. Якуп бабайның ике малае була. Беренчесе – Ислам исемле, икенчесе – Исмәгыйль. Ислам дигән улын әтисе акча түләп армия хезмәтеннән алып кала. Исмәгыйль белән ниндидер килешмәүчәнлекләре килеп чыга, әтисе аны армия хезмәтеннән алып калмый, – диде ул.

Исмәгыйль хезмәт иткәннән соң Казанга кайтмый, Буа якларына кайтып төпләнә. Шунда өйләнә дә. Исмәгыйльнең улы Ибраһим, аның улы Мәзүфәр әбинең әтисе Мостафа була. Әбинең фамилиясе Измайлова. Ул вакытта шулай фамилияләрне руслаштырып язу “гадәте” булган. (Фамилия чынлыкта Исмәгыйлева булырга тиеш бит.) Ул Тархан (хәзерге Тәтеш) районының Чагылдым авылында туа. Бу авылга беренчеләрдән булып, Мәзүфәр әби әйтүенчә, аның бабасы Ибраһим белән бер чуваш кешесе нигез сала. Шулай итеп, татар-чуваш авылы яши башлый. Ул вакытта авылда татарлар гөрләп торсалар да, бүгенге көндә алар авылда әз генә торып калганнар. Мәзүфәр әбиләр гаиләдә барысы тугыз бала булалар. Кәүсәрия, Җәүһәр, Мәзүфәр, Мирзаҗан, Фоат, Илфас, Рушания, Гөлфируз, Илгизәр. Бүгенге көндә апасы Җәүһәр белән сеңлесе Гөлфируз һәм энесе Мирзаҗан гына исән-сау. Мостафа Бөек Ватан сугышы елларында өлкән сержант булып хезмәт итә. Ул Буага кайтып үлгән. Мәзүфәр әби әтисе турында яңа мәгълүматларны телевизордан күрсәтелгән сюжеттан гына күреп белә. Мәзүфәр әби үзе 4 класс  белем ала. Ул вакытта бит инде күрше авылга йөреп укулар була. Бөтен сугыш чоры кешеләре кичергән авырлыклар аның да башыннан үтә: тыл хезмәтчәне була. Урман кисүләрдә катнаша. Еллар үтә тора. Егерме яшь тә булмый әле ул кияүгә чыкканда. Яратып йөргән егете гармунчы була. Аңа бирмиләр. Армиядән яңа гына кайткан егет белән тормыш корып җибәрәләр. Туганнары да Мәзүфәр әбинең кияве мулла гаиләсеннән, яхшы кеше булыр, дип ризалашалар.

Яшь ир читкә йөри, салып кайткалый, кул да күтәргәли башлый. Шулай да, гаилә дип биш ел түзеп тора аның белән Мәзүфәр әби. Аннан соң аерылышалар. Уллары Рәисне берүзе тәрбияләп үстерә. Штукатур-маляр булып эшли. Инде 1954 елдан бирле Казанда яши ул. Бер сыналса сынала бит ул адәм баласы. Бар да үз көенә генә барганда, улының командировкага киткән җиреннән үле гәүдәсе генә кайта. Аңа бары тик 26 яшь кенә була әле бу вакытта. Шулай итеп, Мәзүфәр әби ялгызы гына торып кала. Бүгенге көндә берүзе генә яшәп ята.

Моңынчы халыкка билгеле дә түгел иде бит әле Апанай мәчетен салдыручы Якупның оныкчыклары турында. Мәзүфәр әбигә бер көнне төш керә. “Имеш, мин өйдә юк икән, ди. Улым гына өйдә икән, ди. Әти улыма документлар биреп калдырган икән, дим. Менә шушы төштән соң Апанай мәчете турында телевизордан күрсәттеләр. Төшләр бит юкка гына керми. Ниндидер хикмәте бар инде моның дим”, – дип уртаклашты ул.

Мәзүфәр әби белән сөйләшү мине күп вакыйгалар эченә алып кереп китте, тарихка янә бер кат алып кайтты. Ул шундый ачык йөзле. Аңа карасаң, авырлыкларга юлыккан дип уйламыйсың да. Декабрьдә аңа 80 яшь тула. Аллаһы Тәгалә аңа шатлыклы картлык насыйп итсен.

Сөмбел ШӘРИФУЛЛА,

КФУ студенты. 

Рәссам Рушан Шәмсетдинов картинасы

Намаз вакытлары

Иртәнге намаз
Кояш чыга
Өйлә намазы
Икенде намазы
Ахшам намазы
Ястү намазы
Яңалыклар архивы
Tatarstan.Net - все сайты Татарстана