Кешеләрне Исламга ничек дөрес үгетләргә? (Икенче өлеш)

26 октябрь 2012 ел 11:03

Йомшак мөгамәлә

Аллаһы Тәгалә Изге Коръәндә: “Фиргавен янына китегез. Чөнки ул азгынлыкның аръягына чыкты. Әмма аның белән итагатьле итеп сөйләшегез, бәлки ул гыйбрәт алыр һәм акылга утырыр вә (гөнаһ кылудан туктар) куркыр” (“Та-һа” сүрәсенең 43-44 нче аятьләре), – дигән.

Бу боерык Муса пәйгамбәргә һәм аның абыйсы Һарунга әйтелгән булган. Фиргавен кешелек тарихында иң азгын һәм юлдан язган кеше булса да, аның белән йомшак итеп сөйләшергә кушыла.

Бер кеше мөэминнәр хакиме Һарун Рәшидкә кергән дә, аңа әйткән: “Ий хаким! Миңа үзеңә мөрәҗәгать итәргә рөхсәт ит!” Хаким рөхсәт иткән, һәм дә бу кеше Һарун Рәшидкә карата ярсулы шелтә һәм үпкә сүзләре белән кычкыра башлаган. Ярсудан хакимнең йөзе кызарып чыккан, һәм ул аңа: “Әй бәндә! Миннән начарракка Аллаһ синнән яхшыракны җибәргән”, – дисә, аларга: “Аның белән йомшак итеп кенә сөйләшегез, бәлки ул үгет-нәсыйхәткә колак салыр, я куркыр”, – дигән.

Аллаһ юлына өндәүче йомшак, миһербанлы тавыш белән сөйләшергә тиеш. Дорфа итеп сөйләшү безне кешеләрдән аера, һәм киресенчә, йомшак һәм игелекле мөгамәлә кешеләрне безгә тарта.

Коръәндә: “Аллаһ рәхмәте белән син аларга карата йомшак мөгамәләдә булдың. Әгәр дә син алар белән дорфа һәм каты бәгырьле булсаң, алар сине ташлап китәрләр иде”, – диелгән.

Бу сүзләр Рәсүлуллаһка (аңа Аллаһның рәхмәте һәм сәламе булсын!) мөрәҗәгать итеп әйтелгәннәр. Әгәр дә инсаннарның иң яхшысы турында Аллаһы Тәгалә шулай әйтә икән, безнең кебек гади кешеләр турында ни әйтергә кирәк?

Әгәр дә без йомшак кына, аңлаешлы итеп кешеләргә хакыйкатьне аңлатабыз икән, аларның күңелләре дә бу хакыйкатькә омтылачак. Сәхабәләр тормышыннан, аларның берсе тупаслыкка йомшак мөгамәлә белән җавап биреп, һәм дә моның ул кешенең Ислам кабул итүенә сәбәп булуы турында бер мисал китерәм.

Мусаб бине Умайр Мәдинәгә барып, анда халыкны Исламга өнди башлагач, Мәдинә кешеләренең берсе, Усайд бине әл-Ходаер, аның яшьләрне бабаларының мәҗүси диннәреннән аеруына ачуы килеп, аны куып җибәрергә теләгән.

Ул корал тотып Мусабка барган һәм, әгәр дә ул кешеләрне иректә калдырмаса, аны җәзага тарту белән яный башлаган. Мусаб әдәпле, нәзакәтле итеп кенә аңа: “Сиңа утырып алып, безне тыңлап тору яхшырак булмас микән? Минем сүзләр сиңа ошап китсә, син аларны кабул итәрсең, ошамады икән инде – кире кагарсың”, – дигән.

Усайд моның белән килешкән һәм сөңгесен җиргә кадап куеп торып, аның кырына килеп утырган. Мусаб аңа Исламның ни икәнен аңлата башлаган. Усайд алардан китеп барганда, инде мөэмин-мөселман булып китеп барган.

 

Сабырлык

Сабырлык – Аллаһ юлына өндәүче ия булырга тиешле төп сыйфатларның берсе. Аллаһның Рәсүле (аңа Аллаһның рәхмәте һәм сәламе булсын!) – Ул яраткан барчаның иң яхшысы. Гыйлемлелектә, тел камиллегендә, күркәм холыклылыкта аңа тиңнәр булмаган. Шуңа да карамастан, ул унөч ел буе мәккәлеләрне Аллаһ юлына өндәгән, тик аларның бик аз өлеше генә бу чакыруларга җавап биргән, һәм дә аңа туган шәһәрен ташлап китәргә туры килгән. Мәккәлеләр мөэмин-мөселман булып киткәнче тагын бер генә ел да түгел, күп вакытлар үткән... Рәсүлуллаһның (аңа Аллаһның рәхмәте һәм сәламе булсын!) тәрҗемәи хәлен өйрәнгәндә, без аның бу юлда күпме мохтаҗлыклар, газаплар кичергәнен күрәбез. Ни өчен соң әле без, нибары бер тапкыр гына хак юлга чакырып, кешеләр безнең мөрәҗәгатькә колак салырга тиеш дип көтеп утырабыз?

Кешелек тарихындагы бар рәсүл һәм пәйгамбәрләр дә, еллар, кайвакыт, мәсәлән, Нух пәйгамбәр (аңа Аллаһның рәхмәте булсын!) кебек, йөзләрчә еллар буена, үз халыкларын иманга өндәгәннәр, һәм бу эштә аларга очраган бар авырлыкларны сабыр гына кичергәннәр. Алар кичергәннең барысына да түзәргә безнең көчебездән килми, әлбәттә, тик бераз гына булса да, без аларга ошарга тырышырга тиешбез. Бу дөнья рәхәтлекләрен алыр өчен без авырлыкларга, мохтаҗлыкларга түзәбез бит. Әллә мәңгелек бәхеткә ирешү – безнең тарафтан бераз гына сабырлык күрсәтерлек тормыймыни?

Һәр мөселманга да хакыйкатьне ирештерү җаваплылыгы салынган. Без һәрберебез дә, үз гаиләләребез әгъзаларын, туганнарыбызны, якыннарыбызны хак юлга өндәргә тиешбез. Әгәр дә без моны эшләмәсәк, моның өчен безгә Хисап көнендә җавап тотарга туры киләчәк. Кемдер минем тиешле белемнәрем юк, тавышым күркәм түгел дип каршы да килергә мөмкин. Ләкин үз балаңны булса да, мөгаллимгә, ул аны дин нигезләренә өйрәтсен өчен, алып барырга күп әйбер кирәкме? Әллә без вәгазьләр язылган китаплар, дисклар алып, үз балаларыбызга Ислам галимнәренең вәгазь-лекцияләрен укырга, тыңларга мөмкинлек бирә алмыйбызмы? Үзегезнең, балаларыгызның китапханәсендә, дисклар тупланмасында нинди китаплар һәм әсбаплар бар икәнен карап чыгыгыз әле. Әгәр дә сез анда дин турында бер генә китап та, диск та таба алмасагыз, ныклап уйланырга вакыт түгелме икән?..

Руслан хәзрәт МОРТАЗИН,

Татарстанның төньяк-көнчыгыш төбәге казые

(Ахыры. Башы биредә http://dumrt.ru/tt/node/6128))

Башка журналлар

Ләйләтүл-мигъраҗ

15 июнь 2012 ел 10:51
Дин әһеле
1992 -1998 елларда
Дин әһеле
1998 - 2011 елларда
Дин әһеле
2011 – 2013 елларда
Дин әһеле
2013 елның 17 апрелендә сайланды

Намаз вакытлары

Иртәнге намаз
Кояш чыга
Өйлә намазы
Икенде намазы
Ахшам намазы
Ястү намазы
Яңалыклар архивы