Ләйләтүл-мигъраҗ

15 июнь 2012 ел 10:51

1961 елда Юрий Гагарин космоска очкач, күп кеше моңа ышанмады: илнең куәтле булуын күрсәтү өчен дөнья халкын алдыйлар дип шикләнделәр. Шул вакытта төрле мәҗлесләрдә мөселманнардан: “Сез ышанасызмы соң?” – дип сорагач, алар: “Без 1400 ел элек булган шундыйрак вакыйгага ихластан ышанабыз – пәйгамбәребез Мөхәммәд галәйһиссәлам Аллаһы Тәгалә әмере белән күкнең 7 нче катына кадәр күтәрелде. Раббыбыз күрсәткән нәрсәләрне күреп кайтты. Шулай булгач, Гагаринның чуен тартмада күкнең беренче катына гына очканына нишләп ышанмаска?” – дип җавап тоттылар.

Дөрестән дә, үзен мөселман санаган һәр кеше могҗизалы Мигъраҗ вакыйгасын олы хөрмәт белән искә ала, әлеге могҗиза кичәсендә булган бар хәлләргә ихлас ышана.

Гарәп теленнән мигъраҗ сүзе “күтәрелү”, “күккә ашу” дип тәрҗемә ителә. Ислам тарихында исә мигъраҗ вакыйгасы Мөхәммәд пәйгамбәрнең (сгв) 7 кат күккә күтәрелүе белән бәйле. Бу хәл 621 елда була.

Рәҗәп аеның 26 нчы көненнән 27сенә каршы төндә Мөхәммәд пәйгамбәр (сгв) Кәгъбәтулла янында йоклап ята. Кинәт ул тавыш ишетә һәм күзен ачкач, Җәбраил фәрештәнең килгәнен күрә. Фәрештә үзе белән Бурак (яшен тизлеге белән йөрүче) исемле ике канатлы атка охшаш җанвар алып килгән була. Мөхәммәдкә (сгв) ул шушы җанварга атланырга куша һәм алар Аллаһы Тәгаләнең олуг рәхмәте белән Мәккәдәге Әл-Хәрам мәчете яныннан Иерусалимдагы изге Әл-Кудс мәчетенә килеп төшәләр. Шунда намаз укыганнан соң, пәйгамбәребез (сгв) Җәбраил фәрештә белән күккә аша.

Күкнең 1 нче катында Мөхәммәд Адәм галәйһиссәлам белән очраша. 2 нче катында Гайсә һәм Яхъя пәйгамбәрләрне (гс) күрә. Күкнең 3 нче катында бик күркәм кыяфәтле, йөзе тулган ай кебек матур кеше белән сәлам алышалар. Бу Йосыф пәйгамбәр (гс) була. 4 нче катта пәйгамбәребезне Идрис (гс) каршы ала. 5 нчесенә җиткәч, Һарун (гс) белән очрашалар, 6 нчыда – Муса пәйгамбәр (гс) белән.

Күкнең 7 нче катында бик күп фәрештәләр була. Алар күк капусын ачалар һәм Мөхәммәд (сгв) куркудан сәҗдәгә китә. Шул вакытта Аллаһтан вәхи килә. Пәйгамбәребез (сгв) Аллаһка мөрәҗәгать итеп: «Әттәхиятү лилләәһи үәссаләвәәтү үәттаййибәәт» (“Тел һәм тән гыйбадәте һәм яхшы гамәлләребез фәкать Аллаһыбыз өчен”), – дип хәмед әйтә. Шуннан соң Аллаһы Тәгалә: «Әссәләмү галәйкә әййүһәннәбиййү үә рахмәтүллаһи үә бәрәкәәтүһү» (“Йә пәйгамбәр, сиңа Аллаһның сәламе, рәхмәте вә бәрәкәте булсын”), – дип җавап бирә. Расүлебез: «Әссәләмү галәйнәә үә галәә гыйбәәдилләәһиссаалихиин» (“Сәлам безгә һәм гыйбадәттә булып, изге гамәлләр кылучыларга”), – дигәч, барлык фәрештәләр: «Әшхәдү әлләә иләәһә иллә Аллаһү үә әшхәдү әннә Мүхәммәдән габдүһү үә расүлүһү» (“Таныклык бирәм ки, юк иләһ Аллаһтан башка һәм таныклык бирәм ки, Мөхәммәд Аның колы һәм илчесе”), – дип әйтәләр.

Шулай итеп, намазларда укыла торган “Әттәхият” зикере – Аллаһы Тәгаләнең пәйгамбәребез белән Мигъраҗда сөйләшүеннән хасил булган мөкатдәс сүзләр...

Риваятьләргә караганда, шунда – 7 нче кат күктә – Мөхәммәд Мостафа (сгв): “Йә Раббым, Мигъраҗ могҗизасы белән мине нигъмәтләндердең, өммәтем өчен дә шундый бер нигъмәт теләр идем”, – дип әйтүенә Аллаһы Сүбехәнәһү вә Тәгалә: “Мөэминнең мигъраҗы – намаздыр”, – дип җавап бирә. Белүебезчә, нәкъ менә мигъраҗ сәфәрендә Мөхәммәд (сгв) өммәтенә, ягъни мөселманнарга 5 вакыт намаз фарыз ителә һәм кем дә кем намазларын төгәл үтәсә, пәйгамбәребез (сгв) Мигъраҗ кылып Аллаһы белән очрашкан кебек, шул кеше дә Раббысы белән очрашып сөйләшкән кебек зур дәрәҗәләргә ирешер һәм бик күп савапка ия булыр. Шуңа күрә мөселманнар Мөхәммәд пәйгамбәр (сгв) Мигъраҗдан алып кайткан 5 намаз кылу мөмкинлеген Аллаһның олуг бүләге буларак кабул итә. Шул 5 вакыт намаз, беренчедән, әҗер-савап чыганагы булса, икенчедән, ул мөэминнәр тормышының камил һәм нык терәге.

Үз эченә “Әттәхият”не алган намаздан тыш, Мигъраҗ кичәсендә мөселманнарга тагын ике бүләк бирелде: пәйгамбәребезгә (сгв) Кыямәт көнендә үз өммәтен яклау хокукы (шәфәгать кылу мөмкинлеге) һәм “Бәкара” сүрәсенең ахырына өстәлгән 2 аять. Шушы 2 аять искиткеч яхшы дога да булып санала: “И Раббыбыз! Көчебез җитмәслек, сабыр итә алмаслык авырлыкларны безгә йөкләмә! Безне гафу ит, ярлыка һәм дә рәхмәтеңне насыйп кыл!..” Хәдистән белүебезчә, кайсы өйдә “Бәкара” сүрәсенең ахыргы ике аяте укылса, шайтан шул өйгә 3 көн якын килә алмас. Мөхәммәд (сгв) шулай ук әйтте: “Кем әлеге ике аятьне йоклар алдыннан укыса, аңа шул җитә” (шул кеше һәртөрле явызлыктан имин була).

... Мигъраҗда Аллаһ рәсүленә (сгв) камил тәһарәт алу тәртибе өйрәтелде һәм җәннәт белән җәһәннәм күрсәтелде. Оҗмах һәм тәмугны карагач, Мөхәммәд (сгв) туган Мәккә шәһәренә әйләнеп кайта.

Мигъраҗ вакыйгасыннан соң пәйгамбәребез (сгв) көлми башлый – көләсе урынга елмая гына. Күп очракта елый. “Мин күргәнне күрсәгез, елмая да алмас идегез”, – дип әйтә торган булган ул сәхабәләргә.

Әйе, заманында Гагаринның космоска очуы могҗиза, ышанмаслык хәл буларак кабул ителсә дә, Мөхәммәд галәйһиссәламнең мигъраҗы белән чагыштырганда, ул әллә ни зур нәрсә түгел, чөнки пәйгамбәребез ахирәткә ашкан, күкнең җиденче (!) катына ирешеп, аның капусы ачылуын күзәткән. Ә космонавтлар күккә җирдән чагыштырмача бик аз гына ераклыкка күтәрелеп, галәмнәрнең беренчесе белән генә бераз таныша (белгечләр раславынча, барлыгы 18 мең (!) галәм бар). Космоска очып беренче галәмне күзәтү мөмкинлеген дә Аллаһы Тәгалә кешеләргә үз бөеклеген һәм кодрәтен күрсәтү өчен бирә.

Бүген үлем, ахирәт, җәннәт белән җәһәннәм турында сүз чыкса, кайберәүләр шикләнеп: “Кем кайткан соң әле аннан?” – дип сорый. Янәсе, барып кайтучы булса, сөйләүчегә ышанырлар иде. Мигъраҗ вакыйгасын күздә тотып, без бер дә икеләнмичә, туры әйтә алабыз: “Бар андый зат! Пәйгамбәребез Мөхәммәд (сгв) барып кайткан!” Әйе, ул күкнең җиде катында да булып, ахирәтне, оҗмах һәм тәмугны күргән, гыйбрәтле вә хикмәтле хәлләрнең шаһиты булган. Кайткач исә сәхабәләренә бик еш әйтә торган булган: ахирәт тормышыгызны кайгыртыгыз, җан биреп, шунда барачагыгызны онытмагыз!

Хәзер дә без шушы нәсыйхәтне кабатларга, бер-беребезгә искә төшереп торырга тиеш. Моның турында уйланмасак, ахирәтне кайгыртмасак, үкенечле булуы ихтимал. Шуңа да, җәмәгать, әзерләник, дөнья өчен тырышкан кебек мәңгелек ахирәт тормышы өчен дә тырышыйк, шунда күчәсебезне онытмыйк.

Ришат КУРАМШИН,

Кукмара мәдрәсәсе директоры

"Дин вә мәгыйшәт"

Башка журналлар

Татарстан мөфтияте 2017 елны "Галимҗан Баруди елы" дип игълан итте

Ошбу тәкъдим белән бүген Диния нәзарәте бинасында үткән пленум җыелышында мөфти Камил хәзрәт...

31 гыйнвар 2017 ел 09:09

Намаз вакытлары

Иртәнге намаз
Кояш чыга
Өйлә намазы
Икенде намазы
Ахшам намазы
Ястү намазы
Яңалыклар архивы
Tatarstan.Net - все сайты Татарстана