Үз көнен үзе күрә торган мәктәп

09 октябрь 2012 ел 12:26

Белгәнебезчә, Пәйгамбәр Мөхәммәдкә (с.г.в.) Коръәни Кәримнең беренче аятьләре «икра», ягъни укы дип иңә. Пәйгамбәребез Мөхәммәд (с.г.в.) исә хәдисендә: «Һәр мөселман ир-ат һәм хатын-кызга гыйлем алу – фарыз», – ди. Ул шулай ук: «Гыйлем алган кеше белән гыйлемсез гыйбадәт кылган кешенең аермасы тулы ай һәм аның янында күренгән йолдызлар кебек», – дип белдерә. Әлеге аять-хәдисләргә таянып, Ислам диненең гыйлемгә нигезләнгәнен күрәбез һәм мөселман кешесе иң әүвәл белемле булырга тиеш дип әйтә алабыз. Ә бездә мөселманнарга белем алырга шартлар тудырылганмы соң? Бу сорауны ишеткәч күпләр, «Мөхәммәдия» мәдрәсәсе, Россия Ислам университеты кебек уку йортларын күздә тотып, бер тавыштан «әйе», дияр. Баксаң, бездә мөселман балалары өчен гомуми белем бирү мәктәбе дә бар икән. «Госмания» исемен йөртә торган әлеге шәхси гыйлем йорты, хөкүмәт уставы буенча эшләсә дә, дәүләт тарафыннан финансланмый, ул иганәчеләр, балаларына Ислам дине кушканча аң-белем бирергә омтылган мөселман әти-әниләре ярдәме белән үз көнен үзе күрә.

«Госмания» мәктәбе Казан шәһәренең бер читендә, Северный бистәсендәге «Нурислам» мәчете белән янәшә урнашкан. Билгеле, без күреп өйрәнгәнчә, ике катлы, дистәләгән бүлмәле, иркен, киң гыйлем йорты түгел ул. Ә җыйнак кына итеп төзелгән, шулай ук ике катлы итеп эшләнгән бинада урнашкан. Корылманың түбәсендә ярымай балкый. Заманында бу бинаны Вафа хәзрәт Гыйләҗи улы дин сабагы укыту өчен мәдрәсә ачу нияте белән салган. Ул бина – «Нурислам» мәчетенеке. «Госмания» мәктәбен ачу эшен беренчеләрдән булып мәчетнең имамы Камил хәзрәт Вәлиуллин башлап җибәрә. Аның фикерен ул чагындагы мөфти Госман хәзрәт Исхакый да хуплый. Шулай бергәләшеп, 1995 елда Казанда беренче һәм бердәнбер мөселман мәктәбе ачыла. 1995-1996 уку елларында беренче сыйныфка 12 бала укырга килсә, хәзер биредә 120 укучы белем ала.

Мин «Госмания»гә килгәндә берничә хатын-кыз шау килеп аш-су бүлмәсендә кайнаша иде. Баксаң, рамазан ае уңаеннан балалар һәм әти-әниләр өчен ифтар уздыралар, иртәннән үк шуңа әзерләнәләр икән. «Ышанмассыз, Аллаһы Тәгалә безне менә шулай ярдәменнән ташламый. Уку елы вакытында да балаларга ризык әзерләргә кайчак ит бетсә, Раббыбыз көтмәгән яктан бирә: йә берәрсе нәзер әйткән була да, сарык суеп китерә яки корбаннан өлеш чыгаручы табыла,» – дип сөйләп китте шундагы мөлаем бер ханым. Кем булуымны әйткәч, мәктәпнең директоры Илсур хәзрәт Фатыхов килеп җиткәнче, ул мине уку йорты белән таныштыра торырга да ризалашты. Яшерен-батырын түгел, мәктәпне шәһәрдәге заманча уку йортлары белән чагыштырып булмый. Бүлмәләр артык зур, купшы түгел, һәркайсында санак кебек җиһазлар да юк. Һәрнәрсә гади, тыйнак булса да, биредә үзенә бер төрле җылылык бөркелә. «Монысы китапханә, – дип таныштыруны дәвам итте ханым. – Укучылар монда яратып керә. Ә менә бу бүлмәгә күптән түгел интерактив такта алып куйдык. Ул безнең мәктәптә бердәнбер. Монда исә кызлар намаз укый, ир балалар, намаз вакытлары җиткәч, мәчеткә керә. Аскы катта тәһарәт алу өчен махсус урын бар. Бездә кызлар мөселманча киенә. Ризык хәләл. Башка мәктәпләрдәге кебек чыршы куеп, Яңа елны каршыламыйбыз. Безнең өчен иң күркәм көн – Гает бәйрәме. Аны зурлап уздырабыз...» Шулай мәктәп эшчәнлеге белән танышып йөргәндә Илсур хәзрәт тә күренде.

– Мин әлеге вазыйфага моннан өч ел элек алындым, – дип әңгәмәгә кушылды ул. – Директор булып килгәч, мәктәпнең бинасын киңәйтеп, «пристрой» эшләдек, җылылык системасын, электр чыбыкларын үзгәрттек. Күреп торганыгызча, бөтен җиргә видеокамера куйдык. Гадәттән тыш хәл килеп чыкканда хәбәр бирү җайланмасы урнаштырдык. Бу эшләр барысы бергә якынча 2 миллион сумга төште.

Белем бирү мәсьәләсенә килгәндә, «Госмания»дә дә башка гомуми белем бирү мәктәпләрендәге кебек үк дөньяви фәннәр укытыла. Дин, әхлак-әдәп, тәрбия дәресләре әти-әниләрнең теләкләре белән факультатив дәрес, түгәрәк формасында оештырылган. Аларда вакытның күп өлеше Коръәни Кәримне укытуга бирелә. Беренче сыйныфтан ук егет-кызлар өстәмә дәрестә «Һәфтияк шәриф»тәге кыска сүрәләрне өйрәнә. Коръәни Кәримне камилрәк белергә, аны ятларга теләгән укучылар өчен РИУ мөгаллиме Габдүррәшит Фаизов атнага ике көн дәрес уздыра.

– Габдүррәшит безнең балаларны Коръән укучылар бәйгесенә дә әзерли, – ди директор. – Бәйгенең таләпләре елдан-ел катгыйлана бит. Безнең укучылар ничә ел рәттән икенче урынны алды инде.

Моннан тыш шәһәрнең башка мәктәпләреннән аермалы буларак, «Госмания»дә чит тел итеп беренче урында гарәп теле тора. Укыту планы нигезендә укучылар аны икенче сыйныфтан өйрәнә башлый. Күрәсең шуңадыр, гарәп теле буенча шәһәр олимпиадаларында «Госмания» укучыларына тиңнәр юк икән. Бишенче сыйныфтан инде чит телләр исемлегенә инглиз теле өстәлә. Аңа кадәр балалар бу тел белән факультатив дәресләр, түгәрәкләрдә таныша.

– Үзебезнең спорт залы, химия, физика сыйныфларыбыз юк, – дип проблемалары белән дә уртаклашты Илсур Фатыхов. – Килешү буенча без бу дәресләрне 14 номерлы гимназиядә уздырырга тиеш. Лаборатор эшләргә балалар шунда йөри. Ләкин көзге салкын яңгырда, кышын карлы-буранлы көннәрдә укучыларны анда җибәрергә кызганабыз. Мәчетнең подвалын спорт залы итеп җиһазладык, һава өрдерергә махсус җайланмалар куйдык. Бу эшләрне «Нурислам» мәчете имам-хатыйбы Фәнис хәзрәт ярдәме белән башкарып чыктык. Балалар шунда да шөгыльләнә. Егетләребез дзюдо спорт төрен үз итә. Шуның буенча быел алты мәктәп арасында алты беренче урынны алдылар.

«Госмания» мәктәбендә булып кайткач, миңа шунысы кызык тоелды: укучыларның аудиториясе киң анда. Күпләр мәктәптә үзебезнең республика балалары гына белем ала дип уйлыйдыр. Чынлыкта әлеге уку йортында бөтен Рәсәйдән җыелган малай-кызлар гыйлем туплый. Илсур хәзрәт әйтүенчә, әлеге гомуми белем бирү мәктәбен бердәнбер дияргә мөмкин. Шуңа да мөселманнар үз балаларын биредә укыту өчен, йорт-җирләрен сатып, читтән Татарстанга күченеп килә икән.

– Укучылар арасында төрле милләт вәкилләре – Ислам динен кабул иткән урыслар да, башкортлар да, кыргызлар да, үзбәкләр дә бар, – ди җитәкче. – Ислам дине кушканча кызлар һәм ир балаларны аерым укыту дәрәҗәсенә ирешә алмыйбыз әле. Чөнки бина тар, кысан. Гәрчә, балаларны аерым укыту хәерле. Пәйгамбәребез Мөхәммәд (с.г.в.) заманыннан ук кызлар белән малайлар бергә йөрмәгән. Күргәнебезчә, мәчетләрдә ирләр һәм хатын-кызларның намаз уку урыннары аерым. «Бер сафка басып укылган намаз бозыла, яңадан аерым басып намазны кайтарырга кирәк», – диелә. Сафка тезелгәндә дә, алга сау-сәламәт ир-атлар, аннары балалар, алар артына авыру ирләр баса. Шуннан соң гына хатын-кызларга урын бирелә. Боларны күздә тотып, дәресне игътибар белән тыңласыннар, фикерләре чуалмасын, шәһвәтләре комачауламасын, егетләр кызлар яки, киресенчә, кызлар егетләр каршында чыгыш ясарга оялмасын өчен малайлар – алдагы, кызлар арттагы өстәлләрдә утыра. Аларга аулакта калырга да рөхсәт бирмибез.

– Илсур хәзрәт, бердәм дәүләт имтиханнары тапшыру мәсьәләсе сездә ничек куелган? – дип сорыйм.

– Безнең укучылар да бердәм дәүләт имтиханнарыннан азат түгел, – ди директор. – Укучылар дәүләт сынауларын имтихан кабул итү пунктына барып тапшыра. Традицион имтиханнарны үзебезнең укытучылардан төзелгән комиссия кабул итә. Быел сыйныфлар саны 9 гына иде. Алдагы елда укучылар унынчы һәм унберенче сыйныфка калмады, кемдер «Мөхәммәдия»гә, кемдер башка уку йортына китте. Тугызынчы сыйныф укучылары гына имтихан тотты.

«Госмания» мәктәбендә белем алучылар укуларын гадәттә РИУ, «Мөхәммәдия» мәдрәсәсе, КФУның көнчыгыш телләрен өйрәнү факультетында дәвам итә, кайберәүләр педагогика көллиятләрен сайлый икән. Кайчандыр безнең мәктәп турында төрле сүзләр йөрде, бездә белемне начар бирәләр дип әйтүчеләр дә булды, – ди Илсур хәзрәт. – Кадрлар мәсьәләсе белән авырлыклар туды, хезмәт хакы белән тоткарлык чыгып, мөгаллимнәр китте. Мин директор булып килгәндә мәктәпнең 500 мең сум бурычы бар иде. Аллага шөкер, бүгенге көндә укытучыларга әҗәтем юк. Берничә көн элек кенә, эш хакын кайдан алып түләргә белмичә йөргәндә, Мәскәү мөфтие ярдәм итте. Аллаһ тәгаләнең рәхмәте яусын аңа. Укытучыларны да сакларга тырышабыз, хезмәт хакын вакытында түләп барабыз. Алар аттестация узып тора.

Шәхси мәктәп булып саналса да, «Госмания»дә белем алу бушлай. Балаларның әти-әниләре хәйрия акчасы гына түли. Ел дәвамындагы бөтен чыгымнарны исәпләгәндә, моңа торак-коммуналь хезмәтләр, хезмәт хакы, дәреслекләр сатып алу, косметик ремонт ясау, балаларны ашату-эчертү, мәктәптән тыш чаралар уздыру һ.б. керә, ким дигәндә, 3 миллионнан артып китә икән.

– Мөселман кешеләре авырлыкларны белә, үзләреннән өлеш кертә, – ди Илсур хәзрәт. – Аллага шөкер, зарланмыйбыз, ярдәм итүчеләр табылып тора. Шунысы бераз күңелне борчый: олимпиада һ.б. чараларда җиңү яуласак та, бүләген бирмиләр. «Сезгә Гранд та каралмаган,» – диләр. Гәрчә без дә башка хөкүмәт мәктәпләре кебек үк дәүләт таләпләрен үтәп тиешле белемне бирсәк тә.

Дмитрий Медведев 2011 елда шәхси һәм дәүләтнеке саналган барлык гомуми белем бирү мәктәпләренең тигез хокукка ия булулары турындагы указга кул куйды. Ләкин болар кәгазьдә кала, һаман акча бүлеп бирелми. Шәхси мәктәпләргә хөкүмәт ярдәм итәргә атлыгып тормый. Илсур хәзрәт әйткәнчә, хәтта иң яхшы булган очракта да аларга тиешле бүләкне бирмиләр. Моны ничек аңларга? Мәктәп нинди генә булса да анда бит Русия балалары белем ала. Бездә, ягъни Татарстанда, әлеге мәсьәләгә түрәләребез аеруча игътибарлы булырга тиеш, минемчә. Чөнки соңгы арада республикабызда дини вәзгыять бик катлауланды, чит илләрдә белем алып кайткан имамнар «халык дошманы»на әйләнеп бара. Ә үзебездә сабыйларны мәктәп бусагасыннан дин юлында тәрбияләү, аларга шул юнәлештә белем бирү өчен бармакка бармак та сугылмый диярлек. Шуңа да «Госмания» кебек мәктәпләргә әз генә булса да җитәкчеләр тарафыннан игътибар артса иде, дигән теләктә калам.

Энҗе БАСЫЙРОВА

"Идел" журналыннан

Башка журналлар

Ләйләтүл-мигъраҗ

15 июнь 2012 ел 10:51
Дин әһеле
1992 -1998 елларда
Дин әһеле
1998 - 2011 елларда
Дин әһеле
2011 – 2013 елларда
Дин әһеле
2013 елның 17 апрелендә сайланды

Намаз вакытлары

Иртәнге намаз
Кояш чыга
Өйлә намазы
Икенде намазы
Ахшам намазы
Ястү намазы
Яңалыклар архивы