2012 елның язында Американың «Pew Research Center» социологик хезмәте тикшеренүләр уздыра. Тикшеренүләр Тунис, Мисыр, Иордания, Төркия, Пакьстан, Ливан һ. б. мөселман илләрендә үтә. Бу илләрдә “гарәп язы” агымында булып үткән иҗтимагый-сәяси үзгәрешләр социологларны бик тә кызыксындыра.
Мәсәлән, Тунис һәм Мисырда беренче ирекле сайлаулар нәтиҗәсендә исламчылар ничек җиңеп чыга алганнар? Бу үзгәрешләр шушы илләрдә яшәүче кешеләрнең демократиягә карашларын ни дәрәҗәдә үзгәрткән? Сораулар күп. Тикшеренүләр түбәндәге нәтиҗәгә китергәннәр.
“Демократия” термины Көнбатышта барлыкка килүенә дә карамастан, кире кагылмый. Югарыда санап үтелгән мөселман илләрендә үткәрелгән сорашулар буенча, ил белән идарә итүдә демократияне якынрак күрүчеләрнең саны Туниста – 63 %, Мисырда – 67 %, Иорданиядә – 61 %, Төркиядә – 71 % тәшкил итә. Демократияне иң якын күрүчеләр Ливанда яши – 84 %. Пакьстанда исә демократияне 42 % кеше генә хуплый.
Социологик тикшеренүләр нигезендә демократия шәригатькә каршы куелган булу сәбәпле, демократияне хуплап яки кире кагып, кешеләр ил белән идарә итүдә һәм законнар чыгаруда дөньяви формага үзләренең мөнәсәбәтләрен белдергәннәр.
Бу тикшеренү нигезендә түбәндәге нәтиҗәләр чыгарылган: Пакьстанда юридик законнарның шәригать кануннарына туры килүен хуплаучылырның саны – 82 %. Иордания һәм Мисырда да шәригатьне яклаучылар бар – 72 % һәм 60 %. Ләкин бу ике илнең үзенчәлеге булып, анда яшәүче халыкның шәригать кануннарын кертүне хуплау белән беррәттән, ил белән идарә итүдә демократик форманы якын күрүләре тора. Шәригать кануннарын кертүне яклаучылар саны аз булган илләр – Тунис (23 %), Төркия (17 %) һәм Ливан (17 %). Ливанда яшәүчеләрнең 40 проценты христиан диненнән булуларын да онытмаска кирәк. Шуңа да бу илдә ир-ат һәм хатын-кыз хокуклары бертигез булырга тиеш дип исәпләүчеләр саны 93 % тәшкил итүе гаҗәп түгел. Шул ук вакытта Мисырда алар саны 58 % кына.
Тикшеренүдә шулай ук “Әл Каидә”гә мөнәсәбәтләрне белү дә максат итеп куелган. Бу террорчы оешманы яклаучылыр саны Мисырда – 18 %, Туниста – 16 %, Пакьстанда – 13 %.
Айдар ХӘЙРЕТДИНОВ,
фәлсәфә фәннәре кандидаты