Чаллы шәһәренең «Ак мәчет» мәдрәсәсе укырга чакыра

23 август 2012 ел 11:37

«Ак мәчет» мөселман мәдрәсәсе яңа уку елына укырга теләүчеләрдән гаризалар кабул итә. Мәдрәсә ТР Мәгариф министрлыгының лицензиясе нигезендә (серия А № 297993) имам-хатыйблар, башлангыч дини белем бирү укытучылары әзерли. Мәдрәсәдә Мәдинә Ислам университеты, Каһирәдәге Әл-Әзһар университеты кебек дәрәҗәле дини уку йортларында белем алган, югары дини һәм дөньяви белемгә ия мөгаллимнәр укыта. Бездә көндезге, кичке һәм читтән торып уку бүлекләре эшли.

Көндезге бүлек. Мәдрәсәгә IX-XI класс белемгә ия 25 яшькә кадәрге егетләр кабул ителә. IX-X сыйныфны тәмамлап килүчеләр урта мәктәптә укып дәүләт аттестаты алу мөмкинлегенә ия. Уку вакыты – 3 ел. Дәресләр 1 сентябрьдән башлана.

Кичке бүлек. Мәдрәсәгә төрле яшьтәге ир-атлар һәм хатын-кызлар кабул ителә. Ир-атлар дүшәмбе һәм чәршәмбе көннәрне кичке сәгать алтыдан (18.00) тугызга (21.00) кадәр, хатын-кызлар шимбә, якшәмбе көннәрендә көндезге сәгать уникедән (12.00) дүртенче яртыга (15.30) кадәр укый. Уку вакыты – 3 ел. Дәресләр 1 октябрьдән башлана.

Читтән торып уку бүлеге. Мәдрәсәгә төрле яшьтәге ир-атлар һәм хатын-кызлар кабул ителә. Кышкы сессия: ир-атлар өчен 20 декабрьдән 31 декабрьгә, хатын-кызлар өчен 1 гыйнвардан 10 гыйнварга кадәр. Җәйге сессия: ир-атлар өчен 20 майдан 31 майга, хатын-кызлар өчен 1 июньнән 10 июньгә кадәр. Уку вакыты – 3,5 ел.

Мәдрәсәдә уку һәм яшәү өчен барлык шартлар тудырылган: тиешле таләпләргә туры китереп җиһазландырылган уку класслары, ашханә, спортзал, китапханә, юыну бүлмәләре, намаз уку залы һәм тулай торак – болар барысы да бер бинада. Укучыларны көненә өч тапкыр ашату, кич белән ял итү, спорт уеннары, төрле кичәләр, конкурслар, табигатькә чыгып ял итүләр оештырыла.

Укырга килүчеләргә түбәндәге документлар белән килү шарт:

1) ректор исеменә гариза (балигъ булмаганнарга ата-аналары исеменнән дә);

2) паспорт (оригинал һәм ксерокопия);

3) урта белем (яисә IX, X класс белем) турында аттестат;

4) фотосурәт (3х4 см), 4 данә;

5) медицина белешмәсе (086 У формасы);

6) хезмәт кенәгәсе (мәктәпне тәмамлаганнан соң эшләүчеләр өчен).

Шул ук вакытта, дини гыйлеме булмаганнар, әмма динебезне тотарга теләгәннәр өчен «Ак мәчет» мәдрәсәсе каршында атналык курслар оештырылуы хакында да хәбәр итәбез. Бу курсларда ислам дине нигезләре, намаз, Коръән уку тәртипләре өйрәтеләчәк. Дәресләрне мең еллык дини традицияләребезгә таянып, үзебезнең мәдрәсә мөгаллимнәре бирәчәк. Укырга теләүчеләр милләттәшләребез яшәгән барлык төбәкләрдән дә кабул

ителә (тик алдан хәбәр итүләре сорала). Укучылар бер авылдан яисә бер төбәктән бергә тупланып килсәләр безнең өчен уңайлы булыр иде.

Укырга килүчеләр үзләре белән 1500 сум күләмендә акча (яшәү, көненә өч тапкыр туклану шул суммага керә), гигиена әйберләре, мендәр тышы, простыня, язу кирәк-яраклары алып килергә тиеш.

Белешмәләр өчен телефоннар: +7 (8552) 38-67-02 (кабул итү бүлмәсе), +7 (8552) 38-86-33 (вахта).

Безнең адрес: 423810 Яр Чаллы шәһәре, Энтузиастлар бульвары, 12 нче йорт (Яңа шәһәр, 2/14 йорт). Мәдрәсә сайты: www.akmechet.ru.

Башка журналлар

Остазларның каберен бел

Башкалабыздагы “Ал мәчет” җитәкчелеге 2 май көнне, дин әһелләрен һәм зыялыларыбызны җыеп, Иске татар...

10 май 2016 ел 11:09

Ислам динен кабул итүгә 1000 ел исемендәге Казан югары мөселман мәдрәсәсендә диплом тапшыру тантанасы узды

27 апрель көнне, Ислам динен кабул итүгә 1000 ел исемендәге Казан югары мөселман мәдрәсәсендә кичке...

28 апрель 2016 ел 09:29

“Әл-Әзһәр” якынаер сыман

26 апрель 2016 ел 11:09

«Хәләл нәрсәләрнең Аллаһы Тәгаләгә иң сөйкемсезе – талак»

Өйдә савыт-саба шалтырамый тормый, дип әйтергә яратсак та, гаиләдә килеп туган...

13 апрель 2016 ел 09:27
Дин әһеле
1992 -1998 елларда
Дин әһеле
1998 - 2011 елларда
Дин әһеле
2011 – 2013 елларда
Дин әһеле
2013 елның 17 апрелендә сайланды

Намаз вакытлары

Иртәнге намаз
Кояш чыга
Өйлә намазы
Икенде намазы
Ахшам намазы
Ястү намазы
Яңалыклар архивы
Tatarstan.Net - все сайты Татарстана