Төрки әдәби дөньяны берләштерүче мотивлар

12 июль 2012 ел 17:04

Бүгенге көндә төрки дөнья эчтәлек һәм форма ягыннан гаять күп кырлы, күп милләтле. Хәзергесе вакытта рәсми рәвештә теркәлгән егерме алты төрки милләт турында сүз алып барырга мөмкин.

 

1.Үзбәк

10. Якут

19.Хакас

2.Казах

 11.Кумык

20.Ногай

3.Әзербайҗан

 12.Крымтатар

21.Алтай

4.Татар

 13.Уйгур

22.Шор

5.Төрекмән

14.Төрек

  23. Долган

6.Кыргыз

 15.Тува

24.Караим

7.Чуваш

16.Гагауз

25.Крымчак

8.Башкорт

17.Карачай

26.Тофалар.

9.Каракалпак 

18.Балкар

27. Һ.б

Төрки халыклар бүгенге көндә бер берсенән сөйләм теле, аерым гөреф-гадәтләре, мәдәни һәм сәяси дөньялары белән аерылып торса да - барлык төркиләрнең дә культурасы бик борынгы дәвеләррдә үк формалашкан уртак мәдәни катламнан күтәрелә. Туганлыкны тәшкил итүче, бүгенге көнгә кадәр уртаклыкны саклап килүче күп санлы берләштерүче мотив-факторларны күрсәтергә мөмкин. Шуларның иң мөһимнәренә тукталып үтик.

Бердәмлекнең нигезен тәшкил итүче, төркиләрне төрки дип таныткан фактор ул — төрки тел. Шуңа күрә, без тел өлкәсендәге туганлыкны иң беренче чиратта карыйбыз. Гомумән, зыялы төрки дөнья Х1Х гасырга хәтле бер әдәби тел кыссалары эчендә яши. Моны без бөтен төрки дөнья буенча сәяхәт итүче китаплар язмышыннан күрәбез. Мәсәлән, бер төбәктә иҗат итүче төрки әдипнең әсәрләре, менәрчә километрлар ераклыкта урнашкан икенче төбәктә яшәүче укымышлылар өчен аңлаешлы һәм якын була. Ул китаплар ике төбәкнең дә халыклары арасында тарала, яратылып укыла, кат-кат кулдан күчерелә.  Әйтик, Идел буйларында яшәүче болгар әдибе Кол Галинең, Кече Азиядәге төрек әдипләре Ашуг-пашаның һәм Әхмәд Чәләбинең, шулай ук Урта Азия җирлегендә яшәүче үзбәк шагыйрьләре Һөвәйдә белән Навоинең, Кавказ төбәгендәге әзәрбайҗан язучылары Физули һәм Нәсиминең, Азиянең иркен далаларында яшәүче казакъ сүз остасы Абай белән төрекмәнле Мәхтүмколинең  һәм башка танылган төрки әдипләрнең лирик әсәрләре бөтен төрки дөнья буенча киң таралган була. Профессорлар М.Усманов, Х.Миңнегулов үзләренең хезмәтләрендә бу мәсьәләгә аерым тукталалар.

Әйе, бүгенге көндә сөйләм телебез дә, әдәби телебез дә мөстәкыйль, алар арасында шактый аерма бар. Арабызда гасырлар ята бит.  Әмма генетик һәм этник якынлыкның мөһим элементын тәшкил иткән тел якынлыгы элекке дәверләрдән алып хәзергә кадәр сакланып килә. Аерым гипотезаларга таянсак, бер ничә мең ел үтүенә карамастан, шул ата-баба теле безне берләштереп тота.

Икенче берләштерүче фактор — гомумтөрки матди һәм рухи культура ядкарләре. Төрки халыкларның этнография, гореф-гадәт, йола-канун өлкәсендә дә охшашлык җитәрлек. Шулай да без әдәбиятка якын өлкәгә күз салыйк. Уртак мифология җирлегендә барлыкка килгән фольклор, ә соңыннан язма әдәбият әсәрләре дә үзләрендә күп санлы игезәк сюжетлар, образлар саклыйлар. Шуларның иң популяр, иң еш очрый торганнары: Күк-Тәңре, җидегән йолдыз, Алып батыр, ак бүре, акбүз ат, тулпар ат кебекләрне санап үтәргә мөмкин.

Төрки каганат, Дәшти кыпчак, Алтын урда кебек төрле-төрле төрки кавемнәрне берләштергән  зур дәүләт, уртак мәдәният системасында яшәү төркиләрнең уртак әдәбият нигезләре формалашуына төп сәбәп була. Бу якынлыкны без, иң әүвәл, халык авыз иҗаты әсәрләре буенча гасырлар буе халык теленнән төшмичә, онытылмыйча сакланып калган күпсанлы дастан-кыйссаларда, әкият-мәзәкләрдә, әйтем-мәкальәрдә күрәбез. Мәсәлән, «Алпамыш», «Идегәй», «Гёр-оглы», «Китаби дәдәм Коркот», «Угыз-намә» кебек героик-романтик һәм «Йосыф-Зөләйха», «Таһир-Зөхрә», «Ләйлә-Мәҗнүн» кебек мәхәббәт-романтик дастаннар күпсанлы төрки милләтләр өчен уртак. Шулай ук төрки фольклорда хатын-кыз алыплар, хатын-кыз сугышчылар турындагы сюжетларның киң таралган булуында искә алырга кирәк. Гомумән, борынгы төрки дөнья да хатын –кыз ирләр белән бер дәрәҗәдә хөрмәт ителгән. Алар ирләр белән беррәттән атка утырп яу чапкан, дәүләт белән идәрә иткән. Амазонкалар, ягъни сугышчы алып хатын-кызлар турындагы хәбәрләр антик тарихчыларда ук очрый. Алар амазонкалар яшәгән урынны Кече Азия, Кавказ, Скифия җирләре дип күрсәтәләр.Ә бу исә сармат, массагут, саклар, кыпчаклар кебек төрки кабиләләрнең яшәгән урыны. Соңга таба бу мәгълүматлар гарәб сәяхәтчесе хезмәтләрендә, мисалга Ибн-Батута сәяхәтнамәсендә дөнья күрә. Амазонкалар турындагы сюжетлар, аларның образлары «Айсылу һәм Көнбатыр», «Кырык кыз» дастаннарында, «Алпамыш» эпосының фрагментларында гүзәл гәүдәленеш таба. Әлбәттә, уртак фольклор образлар турында сүз алып барганда, аеруча популяр булган, үзендә халык акылын, тапкырлыгын туплаган Хуҗа Насретдин образын да атап әйтү кирәк. Төрки халыкларда халык шагыйрьләре традицияләре дә көчле була. Сүз чичән, ашуг, бахши, акын, манасчы кебек  җырау-шагыйрьләрнең остазлык мәктәбе турында бара.

Инде фольклордан язма әдәбият катламына күтәрелсәк, аның тарихи  тамырларының гомумтөрки язма ядкарләр җирлегенә барып тоташканын күрербез. Ә бу  5-6 нчы гасырларга караган рун әлифбасында язылган Орхон-Енисей язмаларында, 10-11 нче гасырларда Мәхмүт Кашгари, Йосыф Баласагунлы, Әхмәд Йугнәкиләр тарафыннан язылган фәнни хезмәтләрдә, этик-дидактик поэмаларда чагыла.

Өченчедән төрки дөньяны бердәм итеп тотучы: мәдәниятебездә дә, әдәбиятыбызда даякынлык тудуручы гамәл — ул безнең тарихи хәтеребез, ягъни уртак тарихи үткәнебез.

Рәсми фән буенча төркиләрнең тарихи ватаны булып Евразия континенты санала. Төркиләр безнең эраның беренче гасырларыннан ук  бөтен континент буенча тарала башлыйлар. Безнең эраның 1V гасырларында исә Ауропаның үзәк регионнарына хәтле барып җитеп бөек Атилла җитәкчелегендә гуннар империясен төзиләр. Ауропа, Азия киңлекләрендә төрки бабаларыбыз  борынгы цивилизацияләр белән аралашып, гореф-гадәт, мәдәният алмашып, аларга да үз өлешләрен кертеп, үзләрен башка халыклар белән тиң тоеп яшиләр. Ерак Көнчыгышта Монголия далаларыннан һәм Бөек Кытай диварларыннан алып, Көнбатышта Ауропаның үзәгендә аккан Дунай елгасына хәтле җәелеп яткан Евразия далалары аларның уртак ватанына әверелә. Аермалы сыйфат буларак, төрки халыкларның  тормышы һәрвакытта оешкан, үзәкләштерелгән дәүләт системасы кыссаларында үтүен билгеләргә кирәк. Даими рәвештә зур көчле дәүләтләр төзелә, югары үсешле мәдәниятләр булдырыла. Һәр яңа дәүләт варислык принцибы нигезендә үсә. Бөек Төрки каганат, Хәзәр каганаты, Уйгур каганаты, Бөек Болгар каганаты, Идел буе Болгар дәүләте,Алтын Урда дәүләте, Казан ханлыгы, Мәмлүкләр дәүләте, Сәлҗүкләр империясе, Бөек Госманлы империя һәм башкалар әнә шуның ачык мисаллары.  Тарихи закончалык нигезендә таркалган дәүләт урынына аның варисы  булып икенче бер дәүләт барлыкка килә һәм берсенең мәдәни казанышлары икенчесенә нигез, яңа мәдәни үсеш өчен эттәргеч булып тора. Шул рәвешле, канлы сугышлар, зур югалтулар булуына да карамастан, төрки мәдәниятләрнең өзелмәс чылбыры барлыкка килә, тарихи хәтер буыннан буынга күчеп саклана килә.

Әмма шуны да ассызыклап үтәргә кирәк бүгенге көндә төркиләрнең тарихына, культурасына карата яңадан-яңа ачышлар ясала. Нурихан Фәттахның «Шәҗәрә», Дефак Рахматинең «Дети Атлантиды», Олҗас Сөләймәновның «АзиЯ», Адилә Айдәнең «Этрусклар төрек идеме?» китаплары шул гипотезаларга багышланган.

Әлеге фәнни гипотезалар буенча төркиләрнең тарихи ватаны итеп Евразия континенты түгел, ә борынгы цивилизацияләрнең бишеге Урта диңгез бассейны карала.

Биредә туган борынгы цивилизацияләр үсешендә төрки бабаларыбыз турыдан-туры катнашкан, хәлиткеч роль уйнаган  дип карала. Галимнәр фикеренчә, әле бүгенге көндә дә төркиләр тормышында: телдә, милли костюм, архетектура, халык авыз иҗаты, гореф-гадәтләр, топонимикада шул борынгы культураның билгеләре саклана. Нинди цивилизацияләр турында сүз бара соң? Б.э.к. III- II меңьеллыкка караган, җидесу җирлегендә урнашкан Шумер цивилизациясе турында. Күрәсең, «Тарих шумердан башлана» дип, юкка гына әйтми галимнәр. Әйе, югары культураның төп билгеләре булган язу системасы, бай китапханәләр, астрономия, тыйб, математика өлкәләренә караган хезмәтләр, әдәби текстлар монда беренче тапкыр барлыкка килә. (Инҗил китабына кергән төрле сюжетларның, әйтик: беренче кеше -Адәмнең балчыктан яратылуы, гыйлем агачы, бөтен дөньяны су басу кебек сюжетларның бу әдәби текстларда күпкә алдан теркәлүе кызыклы). Аның варисы булып каралырлык Бабиле дәүләте культурасы; данлыклы борыңгы грек цивилизациясенә үсешендә зур роль уйнаган, Крит утравы, Эгей архипелагы һәм континенталь Греция  җирлегендә урнашкан  Крит-Миной культурасы. Крит утравының, Фест шәһәрендә табылган спираль эзлеклегендәге тамгалар урнашкан түгәрәк балчык пластинка-дисбене Нурихан Фәттах төрки телдә укыды. Бу вакыйга барыбызда да зур кызыксыну уяткан иде.  Аерым алганда, Борынгы Мисыр культурасы белән дә уртаклык бар дип карала, Сөннәр (һуннар, гуннар) культурасы белән чагыштырганда бу якынлык аеруча ачык күренә икән. Шулай ук  латин халкы белән берлектә Рим империясен төзүдә катнашкан этрусклар (тирсеннар, тусклар), саба халыкларының культурасы да борынгы төркиләрнең культурасы булырга тиеш дигән фараз бар. (Коръәннең Саба тарихын искә алган 27 һәм 34 сүрәләрендә, рәссам Рафаэльнең «Саба кызларын урлау» исемле картинасы аша борынгы Саба дәүләте турындагы аз санлы гомуми  мәгълүмәтебезне бераз гына булса да тулыландырырга мөмкин).  Бу очракта латин, һәм борынгы грек телендә төрки алынмаларның күпләп очравы, аерым әдәби әсәрләр сюжетында охшаш детальләрнең күзгә ташлануы (Ана бүренең ике ятим баланы имезем үстерүе) әнә шул борынгы дәверләрдән килгән тыгыз элемтәләрнең нәтиҗәсе дип карала.

Фәнни гипотезалар төркиләрнең эзе Америка континетында да булганын күрсәтә. Америка индейцларының Сиу-дакота, Темуча, Майя  һ.б. кабиләләре телләренең төрки лексикадан торган булуы ачыклана. Бу ачышлар тарихы XIX гасырда Отто Рериг хезмәтләреннән башлана һәм алар И.Хәлфинга язылган хатта ачык күренә, ХХ гасырда Ә.Кәримуллин бу гипотезаны  күтәреп ала, үстереп җибәрә.

Уртак дини вәзгыятьнең дә мәдәни, әдәби якынлыкта зур роль уйнаганы күренә. Билгеле булганча, әүвәлге этапта барлык төркиләр дә тәңречелек динендә булалар. Иң югары кодрәт иясе итеп Күк-Тәңрене таныйлар. Шуның белән бергә кояшны изгеләштерү, аңа табынуны да искә алыйк. VII – VIII гасырларда төркиләр арасында ислам дине тарала башлау белән бәйле рәвештә яңа этап башлана. Төрки халыкларның дөньяга карашларында, гореф-гадәтләрендә, мәдәниятләрендә тирән үзгәрешләр  туа. Язма әдәбиятта да бераллачылык фәлсәфәсе, мөселман каһарманнарына, пәйгамбәрләр язмышына мөрәҗәгать итүне, коръәни сюжетларны күпләп файдалануны күрәбез.

Язма әдәбият традицияләренә зур тәэсир ясаган Шәрык әдәбияты традицияләрен аерым карарга кирәк. Гомумән, шәрык-мөселман цивилизациясен үстерүдә гарәпләр, фарсылар белән берлектә төркиләр дә зур әһәмияткә ия. Әйтик, Әль-Фараби,Низами, Навои, Бабур, Физули, Нәсими кебек чыгышы белән төрки булган зыялылар шәрык культурасының күренекле вәкилләре булып санала. Төрки патшаларның сараенда фарсы поэзиясе, гарәп фәне чәчәк атканын да ассызыклыйк. онытмыйк. Көнчыгыш илләр дә, мәсәлән, өчен әдип хезмәтен аерым һәнәр, профессия итеп билгеләү бөтенләй күзәтми. Бу күренеш бары тик шәрык культурасы өчен (яки алар белән тыгыз мөнәсәбәтләрдә торган культуралар өчен) характерлы. Әйтик, Мәхмүт Газнави исемле төрки хөкемдарның сараенда дүрт йөзләп шагыйрь яши, иҗат итә. Төньяк Һиндстанда Бөек Маголлар империясенә нигез салучы Мөхәммәд Зәхәреддин Бабур, патша булу белән беррәттән галим, шагыйрь буларак та таныла. Гомумән, шәрыкта, шул исәптән төркиләрдә дә шагыйрь булу ул аерым дәрәҗә булып санала. Шагыйрь кешегә хәким, ягъни гыйлем иясе дип эндәшәләр. Чөнки шагыйрь булып танылганчы ул, иң әүвәл төрле фәннәрдән югары белем алырга, үзенән алда яшәгән классикларны яттан белергә тиеш була.

Дөрес, төркиләрнең дә мәднияте үсешендә гарәп-фарсы цивилизациясе зур роль уйный. Иң элек, һәр татар зыялысы өч тел: дин һәм фән теле булган гарәп телен, поэзия теле булган фарсы телен, туган теле булган төрки телне белергә тиеш дип саналганын искә алыйк.  Фирдәүси, Рудакый, Низами, Хафиз, Сәгъди, Гомәр Хәйям кебек шәрык әдәбияты классиклары төрки әдипләр өчен остаз булып торалар. Гарәп–фарсы әдәбиятыннан төрки поэзиягә жанрлар системасы, гаруз шигырь метрикасы, күп санлы сюжет-мотивлар, образ-сурәтләр күчә. Мәсәлән: «Хәсрәү Ширин», «Ләйлә вә Мәҗнүн» сюжетлары, Искәндәр Зөлкәрнәйен, Ибраһим Әдһәм, Локман Хәким, Нәүширвал образлары, һ.б. Төрки әдәбият эстетикасына суфийчылык идеологиясе,  ә әдәби телгә гарәп-фарсы теленең дә йогынтысы зур булуын ассызыклыйк. Шуны да онытмыйк, төркиләр арасында хронологик дәвамчылык ягыннан иң озак кулланылган һәм географик таралу ягыннан иң киң таралган — гарәп әлифбасы була. Ерак Көнчыгышта Төркестан җирләреннән алып Көнбатышта Идел-Урал төбәгенә хәтле киң терреториядә мең елдан артык бер дәвердә гарәп язуы төрки халыкларга, шул исәптән татарларга хезмәт иткән.

Төрки милләтләрнең мәдәниятенә караган бу үзенчәлекләр бүгенге көндә дә төрки дөньяның бердәмлеген саклый.

                                                     Шафигуллина Раушания,

                                      Филология фәннәре кандидаты

Башка журналлар

Аллаһ кешеләре

05 август 2011 ел 15:56

Тәравих намазы

03 август 2011 ел 10:15
Дин әһеле
1992 -1998 елларда
Дин әһеле
1998 - 2011 елларда
Дин әһеле
2011 – 2013 елларда
Дин әһеле
2013 елның 17 апрелендә сайланды

Намаз вакытлары

Иртәнге намаз
Кояш чыга
Өйлә намазы
Икенде намазы
Ахшам намазы
Ястү намазы
Яңалыклар архивы