string(50) "http://dumrt.ru/articles/society/society_7900.html"
08.08.2011 15:10

Балтач районында 22 ел имам булып эшләүче Татарстан республикасы баш казые Җәлил хәзрәтне күпләр йотлыгып тыңлады. Ул үз мәхәлләсен Аллаһы Тәгалә тарафыннан бирелгән тәкъдир дип саный.

"Милли тормыш һәм дин" дип аталган форумда уздырылган секциядә Җәлил хәзрәт сүзен: "1988 елны авылга экономист булып кайттым.  Һәм мәктәптә мөмкинлек тугач, директор белән сөйләшеп, балалар укыта башладым. Шушыннан әкрен генә эшне башлап җибәрдек. Директор әйтә: "Физика укытам, чөнки  минем диплом бар ди, синең берәр кәгазең бармы соң?"  Имтихан биреп имамлыкка шәһадәтнәмә алып кайттым. Указлы имам булып эшли башлаганга  быел  21 ел тула. Форумда яше буенча миннән өлкән кешеләр бардыр, әмма 21 ел имам булып торганнары бик аздыр", - дип башлады.

Хәзрәт әйткәнчә, "мәхәллә тормышын алып бару  - гонаһ эшләү сәләтен югалткач мәчеткә йөри башлаган 6-7 карт белән генә эшләү түгел". Әйтик, ул эшли торган мәхәлләдә 890 кеше яши.  190ы пенсионер. 144 бала укый. 43е балалар бакчасына йөри. "Менә шушы халык белән эшлибез. Шушы мәхәллә Аллаһы Тәгалә тарафыннан бирелгән тәкъдир бит инде. Бу - безнең авыл, бу халык - безнең халык. Бу илләр - безнең илләр, бу бит инде безнең тәкдиребез. Без риза булырга, халыкны яратырга, аның белән эшләргә тиеш", - ди ул.

Ә эшне ничек оештырырга  соң? Бу хакта Җәлил хәзрәт бөртекләп сөйләде.

Җәлил абзый Кыш бабайдан яхшырак...

- Иң беренче баскыч - балалар бакчасы. Менә Согуд Гарәбстаныннан укып кайтты егетләр. Яңа ел бидгать  диләр. Кыш бабайны сүгә башладылар. Хәзер мәктәп  балалары миннән сорыйлар: "Ислам дине шулай куркыныч дин мени? Кыш бабай юк анда". Балаларга Кыш бабайны сүгеп, ислам диненә мәхәббәт уятып булмый. Кыш бабай юк ислам динендә. Әмма безнең халыкта традициягә кергән. Аны бүген генә чыгарып ташлап булмый. Башыма шундый фикер керде: нигә имамга үзен кыш бабай итеп танытмаска? Менә берәр баладан сорасаң "Кем ул имам?" - дип. "Кеше үлгәч килә торган бөкре карт", - ди. Ике гает бәйрәме бар. 55 балага пакет тутырып, чапан-чалманы киеп, ураза һәм корбан гаетендә балалар бакчасына керәм. Алар залга җыелалар, белгәннәрен укып күрсәтәләр. Кыш бабайныкы кебек кесәдә тәм-томнар... Күбрәк укыганына күбрәк бирәсең инде... Балалар бакчасына әбиләр, бабайлар да килеп утыра, оныклары дога укыса аларга да бүләк бирәбез.

Балалар бакчага 5 ел йөри. Менә шулай итеп, бер елда ике тапкыр килсәң, ун тапкыр безнең белән очрашалар. Аңар менә мәктәпкә килгәч мулла начар дип сүгеп карасыннар, яхшы кеше диячәк. Әле быел берсе: "Җәлил абзый, син Кыш бабайдан әйбәтрәк", - ди.

Намаз укуда ярышалар

- Кайбер имамнар мәктәпкә чакырмаганга зарлана. "Беренче звонокта сөйлим әле дип, мәктәп директорына бардым , ранога бардым - каршылык күрсәттеләр", - диләр. Минем вәгазьгә чакырыгыз дигәнем юк. Ничә малай, кыз керүен белешәм һәм бүләк әзерлим.  Чакырып түргә утырталар, сүз дә бирәләр. 15 балага бүләк биргәннән генә мәчетнең акчасы бетми. Балаларга дини китаплар бүләк итәбез.

Башлангычта "продленка" - "озынайтылган дәрес" бар. 1000 сум акча түләп бер укытучы тотам. Башлангычларга атнага бер сәгатькә "продленка"га керә ул.

13 ел инде районда 22 татар мәктәбендә  ислам нигезләрен укытабыз. Димәк, бала бакчадан алып, 9 сыйныфка кадәр безнең белән.

Лагерьны йоклый торганны оештырмыйбыз. Тугызга киләләр, 3-4 сәгать шөгыльләнәләр, өйлә укыгач кайтып китәләр. Җиңелчә генә бер тапкыр ашатабыз. Баланы 24 сәгать мәчеттә тотсаң ни, 3 тапкыр ашатсаң ни, барыбер 2 сәгатьтән артык укытып булмый.

Балтачта 40 ка якын бала йөри.  Балаларны бер көн ашатыр өчен 800 сум акча кирәк. Санап чыгардым. Менә беренче көнне мин күтәрәм дип, 1000 акча бирдем, калган көннәрне ата-аналар үзләре күтәрә.  Кемнәр акча алып килә, һәркайсына ашар алдыннан дога кылабыз.

Безнең мәчет кечкенә түгел, ике катлы, мәдрәсә өлеше бар. Элек-электән ястүне яшләр укый. Нигездә 10-11 класс егетләре берсен-берсе чакырып ястүгә йөриләр. Шәкертләр дә китертәбез.

Балалар сабантуе уздырдык.  Мәктәпнең бөтен чараларында катнашабыз. Быел намаз уку бәйгесен оештырдык. Тәхарәтне сөйли дә, кайсы намаз эләгә, шуны кычкырып укып күрсәтә бала. Бөтен хәрәкәтен карыйсың, бисмилла әйтәме, юкмы... Алар болай эшли, тегеләр тегеләй дип нигә тавыш куптарып торырга, бала чактан намаз уку тәртибенә өйрәтик.

Мәчеттә бердәмлек булсын

- Халыкны мәчет аркылы үткәрергә тырышабыз. Безнең мәчеттә  табын әзерләрлек өстәл, урындыклар, савыт - саба бар. Пенсионерларны, мәктәп балаларын җыеп авыз ачтырабыз. Авыл советына 3 авыл карый, шунда 39 ятим бала, 26 инвалид  исәптә тора. Уразада аларга ярдәм оештырабыз. Менә шушылай иттереп әкрен генә халык белән  эшлибез.

Авыл мәчетләренә йөргән 6-7 кеше шәһәрдә укыган 100 кешедән күбрәк ул. 240 мең кешелек шәһәрдә бер мәчет бар. Шунда җомгада 500 кеше укый дип күкрәк кагалар. Ярты процент бит инде ул. 890 кешенең 70 се килсә, ул бит ун процентка якын. Ләкин без, авыл имамнары күкрәк кага алмыйбыз. Әйтик, күп кеше йөри дигән мәчетләрне алыгыз һәм бер якка шунда эшләүчеләрне аерып куегыз. Алар намазга түгел, эшкә килүчеләр. Икенче якка җимеш сатучыларны аерып куегыз. Аннары мәдрәсә шәкертләрен һәм авылдан килеп укый торган студентларны аерыгыз, анда берничә кеше кала. 30-40 бабай йөрми бит берсенә дә. Менә шуңа күрә имамнардан мәчеткә ничә кеше йөргәнен сораганым юк. 5 вакыт намазга мәчет ачылсын.

Безнең районда 40 мәчет. Районда һәр айның беренче атнакичендә имамнар җыелышы уздырыла. 90 нчы елдан бирле шулай.  80 ләп кеше җыела. Имамнар, абыстайлар, мәктәптән мөгаллимәләр, теләге булган кешеләр... Җыелабыз һәм ничек эшләргә киңәшәбез. Төрле авылда төрлечә китмәсен, бердәмлек булсын. Шуңа күрә кемнәрдер читтән килә икән, әйтик, бәрәңге җыярга килгәнне тәнкыйть итмибез. Әмма үзебезнекеләр башка юлдан китмәсен дип эшлибез. Берсе шафигый яки малики, икенчесе хәнбәли булса тәртип китә. Үз йөзебезне югалтабыз бит, сугышып бетәбез.

Мәчеттә акча юк икән, имамда була ул...

- Бер хәзрәттән хәлең ничек соң, дигәч, әйбәт әле, бу арада 1-2 бай кеше үлде дип җавап биргән ди. Авыл мәчетенең бөтен кереме табыннардан. Бездә тәртип шундый: Коръән укыгач сәдака өләшәләр бит инде, йорт хуҗасы сәдака өләшә дә аңар дога кылабыз. Тагын кемнең сәдакасы бар, тастымал җәеп куябыз, йә тәлинкә куябыз өстәлгә - шуңа сала. Теге йорт хуҗасы биргәнне дә бөтен кеше уртага сала.

Кайберәүләр акча юк дип зарлана. Мәчеттә акча юк икән, имамда була ул. Казанда да кайбер мәчетләрдә кайнар су юк. Хәзрәтләре тәхарәт алган өчен акча түләгез дип кычкыра, үзләре чит илгә барып ял итәләр. Аңар акчасы бар, ә мәчеттә җылы суы юк. Безнең, авыл имамнарының чит илгә йөргәне юк, алай да мәчетләребездә җылы су бар, Аллага шөкер. Әлбәттә, ал да гөл генә түгел, 20 елда төрле вакытлар булды, гайбәтен дә сөйлиләр. Авыл җирендә имамнар  рентгентта  торган шикелле. Халыкны яратырга кирәк, алар да сине яратыр. Мәхәллә дигән әйбернең күтәрелүе бик урынлы.

Чыганак: www.intertat.ru