Ислам дине һәм Урта гасыр сүз сәнгате

06 июль 2012 ел 12:06

Борынгы һәм Урта гасырларда дин дөнья халыкларының рухи һәм иҗтимагый тормышында аеруча зур роль уйнаган. Ул идеология, әдәбият һәм мәдәнияттәге төп юнәлешләрне билгеләгән. Юкка гына яһүд һәм христиан диннәренең «Библия»се, зәрдәшнең (зороастризм) «Авеста»сы, ислам диненең Коръәни-Кәриме язма мәдәниятнең һәм дөнья әдәбиятының бөек әсәрләре итеп саналмыйлар.

VII гасырның беренче чирегендә барлыкка килгән Ислам берничә йөз ел эчендә Евразия һәм Төньяк Африкага таралып, күп кенә халыкларны һәм мәдәниятләрне үз эченә алган дөньякүләм дингә әйләнә. Бүгенге көндә Җир шарында яшәүче халыкның дүрттән бере – мөселманнар. Егерме сигез илдә Ислам дәүләт дине булып санала.

Урта гасырларда, ислам дөньясына кергән халыкларның рухи казанышларына таянып, шулай ук башка этнос һәм илләрнең тәҗрибәсен кулланып, аң-белеме һәм мәдәниятенең байлыгы, иҗади фикеренең югарылыгы, күпкырлылыгы һәм гуманистик эчтәлеге белән аерылып торган “мөселман цивилизациясе” булдырыла. Алга таба ул башка төбәкләрдәге, шул исәптән Көнбатыш Европадагы, фән һәм мәдәният үсешенә зур йогынты ясый.

Төрки-татарлар арасында ислам дине башлангыч чорында – VII гасырда ук тарала башлый. Татар дәүләтчелегенең барлыкка килүендә зур роль уйнаган Хәзәр каганлыгында (VII-Х гасыр) инде 737 елда ук ислам дине дәүләт дине буларак кабул ителә. Билгеле бер дәрәҗәдә Бөек Болгарда (VII гасыр), Идел буе Болгарстанында (IХ-ХIII гасыр) һәм кыпчакларның дәүләти берләшмәләрендә тарала. Алтын Урда һәм аннан соңгы татар ханлыклары (Казан, Әстерхан, Кырым, Себер, Касыйм һ. б.), нигездә, мөселман илләре булалар. Шуны да әйтеп үтәргә кирәк: бу төрки-татар илләрендә ислам диненнән тыш башка диннәр дә булган, димәк, башка диннәргә карата сабырлык күрсәтелгән. Бу турыда Ибне Рүстә (Х гасыр башы), Ибне Хаукал (Х гасыр) һәм башка авторлар яза.

Идел һәм Урал буенда ислам диненең иртә таралуына карамастан, безнең көннәргә кадәр сакланган язма чыганакларда ислам диненең чагылышы бары тик Х-ХI гасырлардан гына күзәтелә. Моннан чыгып, төрки-татар әдәбиятын ислам диненә кадәрге һәм мөселман чорына бүлеп карарга мөмкин.

Дин һәм графика берлеге мөселман халыкларының язма һәм рухи мәдәнияте берлеген билгели.

Коръән, аның идея эчтәлеге, сюжетлары, образлары һәм стиле Урта гасыр авторларына үрнәк булып тора. Төрки-татарларның сүз сәнгате истәлекләре теге яки бу дәрәҗәдә мөселманнарның Изге Китабы белән бәйле. Мәсәлән, ХIII-ХIV гасырлардагы Кол Гали, Рабгузый, Мәхмүд Болгари һәм башка авторларның әсәрләре Коръән сюжетларына һәм образларына нигезләнеп язылган.

Болгар-татар шагыйре Кол Гали (1183-XIII гасырның 30 нчы еллары), Коръәннең билгеле сүрәсенә таянып, Фирдәүси, Ансари һәм башка авторларның әдәби-эстетик казанышларын файдаланып, Йосыф пәйгамбәр темасын ача. “Кыйссаи Йосыф” поэмасы, үз чиратында, башка авторларга да – бигрәк тә төрек-госманлы шагыйрьләрнең иҗатына (Шайяд Хәмзә, Әхмәди, Хәмди һ. б.) зур йогынты ясый. Йосыф турындагы сюжет күп гасырлар дәвамында татар шагыйрьләренең игътибарын үзенә җәлеп итеп тора (Әхмәтҗан Утыз Имәни (ХIХ гасырның беренче яртысы), Мәҗит Гафури (1880-1934)). «Кыйссаи Авык» дастанында Мөхәммәд пәйгамбәрнең (сгв) газәлине (тау кәҗәсен) кяферләрдән коткаруы, пәйгамбәрнең искиткеч сәләтләре һәм кешелеклелеге тасвирлана. Татар әдипләренең күп кенә әсәрләре Аллаһы Тәгаләне һәм Пәйгамбәребезне (сгв) мактаулардан башлана. Әдәби әсәрләрдә еш кына Коръәни-Кәрим сүрәләре һәм хәдисләр очрый.

Татарлар арасында Коръәни-Кәрим, аның тәфсирләре, Пәйгамбәребезнең (сгв) хикмәтле фикерләре башта язмача, соңыннан басма формада киң таралган була.

Урта гасырларда мөселман илләрендә таралган шигъри система (гаруз, жанрлар һ. б.) татарларның сүз сәнгатендә дә тамыр җәя. Көнчыгыш мөселманнары өчен характерлы булган суфичылык төрки-татарларның да рухи тормышында киң тарала. Әхмәд Ясәви (1666 елда вафат була), Хисам Кәтиб (ХIV гасыр), Колшәриф (ХVI-1552), Мәүлә Колый (ХVII гасыр), Шәмседдин Зәки (1821-1865) һәм башкаларның әсәрләре суфичылык рухы белән сугарылган.

“Мөселман цивилизациясе”нең үзәген гарәп, фарсы һәм төрки телләрдә язылган Урта гасыр Шәрык классик әдәбияты тәшкил итә. Ул ислам дине белән тыгыз бәйләнгән, Коръәни-Кәрим фикерләре һәм ислам дине кыйммәтләре белән сугарылган. Бу әдәбият Идел һәм Урал буе халыкларына аңлаешлы булган, чөнки татарларның күпчелеге гарәп һәм фарсы телләрен яхшы белгән, Көнчыгыш авторларының әсәрләрен язылган телләрендә һәм тәрҗемәдә укыганнар. Евразия мөселманнарының китапханәләрендә һәм шәхси коллекцияләрендә зур күләмдә гарәп, фарсы һәм төрки телләрдәге кулъязмалар һәм китаплар саклана. Әл-Газзали (1058-1111), Ф.Гаттар (1119-1223), Сәгъди (1203-1292), Низами (1141-1209), Җ.Руми (1207-1273) һ. б. әсәрләре аеруча популяр була. Мөхәммәд Чәләбинең «Мөхәммәдия» (1449) әсәрендә шигъри формада ислам диненең нигезләре һәм кыйммәтләре бирелә. Бу китап берничә гасыр дәвамында киң кулланылышта йөри. Ул Казанда берничә тапкыр басыла, дәреслек буларак мәдрәсәләрдә кулланыла, татар сүз сәнгатенә зур йогынты ясый. Г.Тукай иҗатының башлангыч чорын кайвакыт «“Мөхәммәдия” чоры» дип атыйлар.

Шулай итеп, Коръәни-Кәрим һәм ислам диненең рухи кыйммәтләре мең елдан артык төрки-татар әдәби тормышының нигезе һәм юнәлеш бирүче көче булып тора. Урта гасыр сүз сәнгате ислам диненең югары әхлакый һәм инсани идеяләре белән сугарылган һәм ул татар милләтенең үсешенә һәм саклануына зур йогынты ясый.

Хатыйп МИҢНЕГУЛОВ,

Казан (Идел буе) федераль университеты профессоры

Башка журналлар

Ләйләтүл-мигъраҗ

15 июнь 2012 ел 10:51
Дин әһеле
1992 -1998 елларда
Дин әһеле
1998 - 2011 елларда
Дин әһеле
2011 – 2013 елларда
Дин әһеле
2013 елның 17 апрелендә сайланды

Намаз вакытлары

Иртәнге намаз
Кояш чыга
Өйлә намазы
Икенде намазы
Ахшам намазы
Ястү намазы
Яңалыклар архивы