Мөселман лагерьлары яшь буынны тәрбияли

03 июль 2012 ел 13:09

Җәй – балалар лагерьларының иң кызган чагы. Инде дистә елдан артык шәһәребез мәчетләре дә мөселман балалары өчен лагерьлар оештыруны матур бер традициягә кертеп җибәрде.
Әлеге лагерьларның төп максаты – яшь мөселманнарның дингә ышанычын, Ислам кануннары буенча яшәргә теләген арттыру, аларның әхлагын үстерү һәм Ислам дине турындагы белемнәрен тагын да киңәйтү. Лагерьлар аша бала ислам дөньясында яши, үзе кебек үк Ислам буенча яшәүче яшьтәшләре белән таныша, төрле лекция һәм дәресләр аша Ислам дине турындагы белемнәрен тагын да камилләштерә ала.

Саннан бигрәк сыйфат мөһимрәк


ТР мөселманнары Диния нәзарәтенең уку-укыту бүлеге белгече Айдар хәзрәт Кәрибуллин сүзләренә караганда, лагерьларда ял иткән балаларның саны үсә, республика буенча узган елда гына да мөселман лагерьларында 5 меңнән артык бала ял иткән.


Шәһәр үзәгендә үткәрелеп килә торган лагерьлар санында берникадәр тотрыклылык саклана. Бу – балалар аз йөри дигән сүз түгел. Әйтик, кайбер мәчетләрдә ремонт эшләре белән бәйле булганга, лагерьлар узмый, икенчеләрендә исә, әз генә мөмкинчелекләре булу белән, бу өлкәдә тәҗрибәләре булмаса да, балаларның ялларын файдалы үткәрергә тырышалар. Шәһәр җирлегендә балаларны мөселман лагерьларына тарту аеруча кыен, чөнки ял итү урыннары, күңел ачу җирләре бихисап, төрле юнәлештәге (иҗади, төгәл фәннәр, спорт һ.б.) лагерьлар саны да елдан-ел арта гына.


Акчасы булган кеше баласын чит илгә чыгаруны да кулайрак күрә. Шуңа да шәһәребездә ел саен мөселман лагерьларында 500ләп бала ял итүе – яхшы күрсәткеч санала. Башкалада 50гә якын мәчет бар дип алсак, бер мәчеткә 10 нан артык бала йөри дигән сүз.

Бала күңеле – ак кәгазь...


Казан мәчетләренең лагерьлар үткәрү буенча тәҗрибәсе җитәрлек. Әйтик, шәһәребезнең “Болгар” мәчетендә мөселман балалары өчен җәйге лагерьлар инде дистә елдан артык үткәрелеп килә.


“Әле кайчан гына мәчет каршында үткәрелүче лагерьларга ял итәргә килгән сабыйлар бүген инде мәчетебезнең даими йөрүчеләре, ислам дине кушканча тормыш алып баралар, башкаларны да үзләре артыннан ияртәләр. Шуңа да яшьләрне балачактан ук иманга тартырга кирәк. Бала күңеле ак кәгазь кебек, ата-аналар шуны аңлап, яшьтән үк тәрбиягә, балаларны дингә тартуга игътибар бирсә, олыгайгач үзләре үк шуның әҗерен күрәчәкләр”, дип мөселман лагерьларының әһәмиятлелегенә аерым басым ясады “Болгар” мәчете имамы Марсель хәзрәт Сабиров.

Мөселман лагерьлары турында тар караш яши...


Мөселман лагерьларын күпләр күңелсез, ялыктыргыч дип күзалдына китерә. Бары тик гыйбадәт кылу, шәригать кануннарын өйрәтүче лекцияләр белән чикләнелә дигән фикер йөри. Чынлыкта исә киресе күзәтелә: ислам динендә рухи як белән беррәттән, дөньяви гыйлемне үстерү өстендә эшләү, җәмгыятьтә файда китерерлек эш-гамәлләрнең санын арттыру, сәламәтлекне карап-кайгыртып тору – һәр мөселманның бурычы. Шуңа да лагерьларда футбол, теннис һәм башка хәрәкәтле уеннар оештырыла. Динебез турында төрле танып-белү фильмнары, балаларда әдәп-әхлак тәрбияли торган мультфильмнар да күрсәтелә.


Шулай ук лагерь программасына шәһәребезнең тарихи-истәлекле урыннарына экскурсияләр оештыру каралган. Быел лагерьга йөрүче балалар “Шүрәле” аквапаркына, тарихи мәчетләргә, зоопаркка бик теләп барганнар.


Республикабызның танылган дин әһелләре белән очрашулар ваытында дин серләре, ислам тарихы белән якыннанрак танышып, үзләрен кызыксындырган күпләгән сорауларга җавап таба алганнар.

Кемнәр укыта?


Уку-укытуга мәчетнең имамнары, абыстайлары гына түгел, республикабызның Казан ислам көллияте, “Мөхәммәдия” мәдрәсәсе, “Ак өмет” пансионаты, Россия ислам университеты кебек дини уку йортларыннан шәкертләр дә җәлеп ителгән.


Башкалабыз Казанда шушы көннәрдә җәйге мөселман лагерьларының соңгы сменалары эшли башлады. Күбесе җәйнең беренче яртысында – Рамазан шәриф аена кадәр үткәрелде, ягъни лагерьларның иң кызган чагы июнь аена туры килде. Шулай да кайбер мәчетләрдә лагерьлар әле дә дәвам итә.


1 июльдә – “Рамазан”, 2 июльдә “Болгар” мәчетләрендә лагерьлар башланып китте. 10 июльдә “Әҗем” мәчете мөселман сабыйларын шулай ук үзенә җыячак,август аенда Казанның “Ал” мәчетендә стационар лагерь башланачак. Кыскасы, җәйнең ахырына кадәр шәһәребез мәчетләре сабыйларның ялларын файдалы һәм истә калырлык итеп оештыру өстендә эшләячәк.

 

Чыганак: www.intertat.ru
 

 

Дин әһеле
1992 -1998 елларда
Дин әһеле
1998 - 2011 елларда
Дин әһеле
2011 – 2013 елларда
Дин әһеле
2013 елның 17 апрелендә сайланды

Намаз вакытлары

Иртәнге намаз
Кояш чыга
Өйлә намазы
Икенде намазы
Ахшам намазы
Ястү намазы
Яңалыклар архивы
Tatarstan.Net - все сайты Татарстана