Нинди генә хәл булса да муллага киләләр

22 июнь 2012 ел 09:36

21 июнь көнне Татарстан мөселманнары Диния нәзарәте бинасында Арча районыннан 61 дин әһеленә имам-хатыйблык шәһадәтнамәсе тапшырылды. Шәһадәтнамә тапшыру тантанасында Татарстан мөфтие Илдус хәзрәт Фәиз, гомуми бүлек мөдире Илъяс хәзрәт Җиһаншин, нәзарәт аппараты җитәкчесе Ришат Хәмидуллин, Арча районы мөхтәсибе Раил хәзрәт Гыйләҗев һәм башка дин әһелләре катнашты.

Илдус хәзрәт Фәиз нәзарәткә җыелган бер төркем муллаларны үзара бердәмлеккә чакырып: “Сезгә олуг рәхмәтне җиткерәсем килә. Чөнки бөтенебез бергә олуг эш башкарабыз. Үзебезнең кул астында булган мәхәлләләрне туплап, әйдәп барабыз. Үзебезне дә, мәхәлләребезне дә тәрбияләргә, иманлы итәргә тырышабыз. Аллаһы Тәгалә каршында бик олы вазифа башкарабыз. Әниләрдән ишеткән бер хәтирәне искә төшереп үтәсе килә. Элекке заманнарда гадәти татар гаиләләрендә шундый гадәт булган: өч ипи салганнар - берсе гаиләгә, икенчесе – муллага, өченчесе-запаска дип. Күрәсезме, нинди дәрәҗәдә булган дин әһеле! Чөнки дин әһелләре әйдәп баручы булган, киңәшен биргән, халыкны төрле пычраклыклардан алып кала белгән, хәтта милләтне саклап калганнар. Бүгенге көндә дә сез бик күп эшләр башкарасыз, Аллаһының рәхмәте яусын. Сез дә хөрмәткә лаек кешеләр”, - диде.

“Нинди генә хәл булса да муллаларга киләләр.  “Болгар” мәчетендә эшләгәнгә көн дә диярлек моны күреп-белеп торам. Төрле хәлләр була. Хәтта урамда шортыдан йөри торган яшь кызлар, малайлар килеп керә. “Хәзрәт, менә шушындый авырлык килгән иде, мине рәнҗеткәннәр иде, нинди киңәш бирерсез икән?” - дип, киңәш сорыйлар. Сезнең дә эш шулай бара. Муллалар киңәш тә бирә, мәчет эшләрен дә оештыра, җитәкли дә”, - дип Илдус хәзрәт бүгенге заман мулласының вазыйфаларын аңлатты.  Шулай ук бүгенге көндә аларның сәясәтче дә, бизнесмен да түгел, ә беренче нәүбәттә шәригать белән шөгыльләнүче дин әһелләре булуын ассызыклады.

Район мөхтәсибе Раил хәзрәт Гыйләҗев сүзләренә караганда, бүгенге көндә Арчада барлыгы 75 мәчет эшләп килә. Шуларның 50гә якынында дини башлангыч белем бирү оештырылган. “Гомумән, ел дәверендә мәчетләребездә 20 меңләп кеше дини гыйлем ала. 90га якын укытучыбыз бар. Татарстан буенча дини белем бирүче мөгаллимнәр иң күбе бездә дип әйтсәк тә буладыр. Үзебезнең имамнарны үзебездә әзерләргә тырышабыз. Арча шәһәре мәчете каршында 4 еллык курс эшли. Без нәзарәт тарафыннан расланган бердәм программа буенча укытабыз. Һәм барлык эшләребезне дә нәзарәт белән килешеп-аңлашып алып барырга тырышабыз. Бүген, менә шушылай, авыл имамнарын хөрмәтләп, олылап чакырган, гомумән, халык алдында муллаларның дәрәҗәсен күтәрергә, аларның проблемаларын хәл итәргә омтылган өчен, иң беренче чиратта мөфти хәзрәткә без бик рәхмәтле”, - диде ул.

Моннан тыш хәзрәт районда мәчет булмаган авылларда билгеле бер мөгаллимнәр клубларда, китапханәләрдә дини дәресләр алып баруын, вәгазьләр сөйләвен әйтте. Җәй көннәрендә исә Арчаның 17 мәчетендә балалар өчен махсус мөселман лагерьларен оештыруга ирешкәннәр.

Урамда бер файдасызга арлы-бирле чабып йөргән балаларны ун көнгә генә булса да мәчеткә җыю, аларга дини сабак бирү, тәрбия кылу, хәләл ризыклар белән сыйлау –мәчетләрдә эшләүчеләрнең зур тырышлыгы белән башкарыла торган иң күркәм гамәлләрнең берсе. Шул Арча районында гына да җәй дәвамында 600 гә бала мәчет бусагасын атлап керә икән, моңар  куанырга гына кирәк.

ТР МДН Дәгъват һәм мәгълүмат бүлеге

Дин әһеле
1992 -1998 елларда
Дин әһеле
1998 - 2011 елларда
Дин әһеле
2011 – 2013 елларда
Дин әһеле
2013 елның 17 апрелендә сайланды

Намаз вакытлары

Иртәнге намаз
Кояш чыга
Өйлә намазы
Икенде намазы
Ахшам намазы
Ястү намазы
Яңалыклар архивы
Tatarstan.Net - все сайты Татарстана