Күзләре күрмәүче ир өчпочмаклар пешереп сата

21 июнь 2012 ел 14:06

Бу вакыйга 11 ел элек була. Җәйге кояшлы көндә Рөстәм бәрәңге кортларына агу сибәргә дип, бакчага килә. Эшкә тотына гына, басым югары булу сәбәпле баллон шартлый. Шартлау шул кадәр көчле була, хәтта Рөстәмнең теш казнасын һәм күзләрен бик нык җәрәхәтли. Бу мизгел аның бөтен тормышын үзгәртә. Бер минутка гына күзләрегезне бәйләп, Аллаһы Тәгалә биргән олы нигъмәтләрнең берсе – күрү сәләтен югалткан кеше нәрсәләр кичерүен тоеп карагыз, куркуга калырсыз. 

Әле бер ел элек кенә өйләнеп гаилә корган, җәмәгате белән бәхетле тормыш турында хыялланган Рөстәм менә шулай кинәт килеп чыккан фаҗига аркасында дөм сукыр кала. Бу вакыйгадан соң бер ай үткәч кызы Алия дөньяга килә. Рөстәм үзенең яраткан кызын, ярдәмчесен 11 ел инде күрми...

Рөстәм җомга һәм ял көннәреннән тыш һәркөн диярлек сәгать 11 дә 35нче микрорайондагы “Час-Пик” кибете янына килә. Сәламәт, көчле, акыллы, ләкин күзләре күрми торган ир кеше гаиләсе өчен ни эшли ала соң? Гаиләсен һәм үзен туендыру өчен Рөстәмгә шактый кыенлыкларга җайлашырга туры килә. Ул пироглар, өчпочмаклар пешерергә өйрәнгән. Аларның пешкәнен таймер ярдәмендә белә. Ашамлыкларны сатып алырга хатыны һәм кызы булыша. Кызы аңа кибеткә, кирәк җиренә барырга ярдәм итә. Алия әтисенең бармаклары тапсын өчен телефон төймәләренә кабарынкы наклейкалар ябыштырып куйган.

Инде менә 11 ел Рөстәм бөтен өметләрен-сабырлыгын җыеп Уфага танылган хирург-офтальмолог профессор Эрнст Мулдашев янына йөри. Ел саен бер-бер артлы күзендә җәрәхәтләрне төзәтәләр. Күз ясмыгы,  төсле яры, мөгез катлау, күз карасы, челтәр катлау, склера – бу күз составының яртысы гына эле.  Күз төзелешенең нинди катлаулы икәнен Рөстәм бик ачык аңлаган ир.

Быел операцияне аңар 28 майда ясарга тиешләр иде. Ләкин квотага акча бүлеп бирелмәү сәбәпле, операциясез калды, хөкүмәткә юкка өметләнгән.  Узган  елларда операциягә түләр өчен спонсорлар таба иде.

Күрү сәләтен югалткач, дусты аны мәчеткә чакыра, Рөстәм барырга риза була. Шунда ул, Әлхәмдулиллаһ, озак вакытлар эзләгән рухи таяныч таба. Һәркөн ислам фәннәре буенча нәрсәдер өйрәнергә максат итеп куя.

- Элек минем компьютерда “сөйли торган” клавиатура бар иде, ә хәзер андый программаны интернетта да табып булмый, -  ди Рөстәм. (Әгәр дә бу программаның кайда барлыгын белсәгез, зинһар, Рөстәмгә шалтыратып әйтегез. Аның телефоны: 8919- 6419-727)

Квотага ышанып операциясез калуын, тагын бер ел үтеп китүен сөйләгәндә Рөстәм тавышында сагыш сизелеп тора.

... Аны әлеге сөйләшүдән сооң бер атна үткәч, операциягә чакырдылар. Үз хисабына ясатырга. Акчасын гына тапсын...

"Зәкят" хәйрия фонды

Дин әһеле
1992 -1998 елларда
Дин әһеле
1998 - 2011 елларда
Дин әһеле
2011 – 2013 елларда
Дин әһеле
2013 елның 17 апрелендә сайланды

Намаз вакытлары

Иртәнге намаз
Кояш чыга
Өйлә намазы
Икенде намазы
Ахшам намазы
Ястү намазы
Яңалыклар архивы
Tatarstan.Net - все сайты Татарстана