Зәкят – байлар гыйбадәте

15 июнь 2012 ел 10:59

«Зәкят» хәйрия фондының төп эшчәнлеге – Татарстанда зәкят җыю һәм мохтаҗларга таратуның уңайлы системасын булдыру. Әлеге максаттан «Дәүләт хезмәтләре» (госуслуги) электрон порталында акча күчерү схемасы каралган.

... Аллаһы Сүбхәнә вә Тәгалә байларны мал-мөлкәт белән сыный. Коръәндә әйтелгәнчә, мал-мөлкәт – дөнья хәятенең зиннәте, бизәге. Ләкин бу зиннәттә фәкыйрь-мескеннәрнең дә өлешләре бар. Ул ЗӘКЯТ дип атала.

Бер кеше дә үзе теләп ятим-мескен хәленә калмый. Адәм баласы Раббыбыздан булган сынаулар – янгын, фаҗига, авыру һ. б. белән сынауга дучар ителә.

Кеше хәлен кеше белми, үз башына төшмәсә, ди халкыбыз. Тәнебез сәламәт, тормышыбыз иркен, көч-куәтебез ташып торганда ятим-мескеннәргә ярдәм итәргә тырышып яшәсәк иде.

Фотода: Тәтеш районы Кече Әтрәч авылында узган елның июнь аенда Хәлил хәзрәт Мәгъсүмовның йортында яшен сугудан янгын чыга. Нигез тулысынча янып бетә. Яңа нигез кору өчен «Зәкят» фонды да үз өлешен кертте.

"Дин вә мәгыйшәт"

Башка журналлар

Рөстәм хәзрәт Хәйруллин: «Хатын-кыз эчсә, нәтиҗәсе күпкә аянычрак»

Узган елны республикада аракы эчеп үлүчеләрнең саны 356га җиткән. Әле бу үлүчеләр генә, хәмер эчү...

29 гыйнвар 2016 ел 13:03

Борындыкта – бәйрәм

Кайбыч районының Борындык авылында бу атнада бик истәлекле вакыйга булды. 120 еллык тарихка ия Таш...

22 гыйнвар 2016 ел 17:11
Дин әһеле
1992 -1998 елларда
Дин әһеле
1998 - 2011 елларда
Дин әһеле
2011 – 2013 елларда
Дин әһеле
2013 елның 17 апрелендә сайланды

Намаз вакытлары

Иртәнге намаз
Кояш чыга
Өйлә намазы
Икенде намазы
Ахшам намазы
Ястү намазы
Яңалыклар архивы
Tatarstan.Net - все сайты Татарстана