Милләт белән дин бергә

24 ноябрь 2011 ел 10:05

Дингә тартыла торган яшьләр көнән- көн арта. Бу күренеш бик сөендерә.Хәзерге мөселман яшьләре бик актив . Төрле проектларда, чараларда катнашалар. “Каян гына шуның кадәр энергия алып бетерәләр” -дигән фикер туа.Әлбәттә, аларга көч биреп торучы “ диненә һәм милләтенә мәхәббәт” . Казан малае Илнур, татар телен камиль белүче һәм гомер девизы: “Милләт динсез яши алмый”. Әйдәгез аның белән якынырак танышып китик.

Илнур Нуриев башкалабыз Казанда туып үсә.Хәзерге вакытта Казан Ислам Университетының 3 курсында белем ала. Шулай ук, “Шәрык” клубының “ Иман нуры” проектын оештыручыларның берсе һәм клубта имам вазыйфасын башкара.
-“Шәрык” клубында “Иман нуры” проекты кайчаннан эшләп килә?максаты нинди?
- “ Иман нуры” проектын икенче ел оештырабыз. -“Шәрык” мөселман яшьләре клубы булгач, һәрвакыт дингә багышланган чаралар оештырабыз. Ураза вакытларында ифтарлар , дини сәфәрләр Пәйгәмбәребез (с.а.в) хәдисендә әйтелгәнчә “Гыйлемне тумыштан алып ләхеткә кадәр алырга кирәк”. Без шушы хәдискә таянып үзебез дә гарәп телен өйрәнәбез.
Максатыбыз яшьләрдә дингә һәм милләткә мәхәббәтен артыру.
- Синеңчә мөселман яшьләре хәзерге вакытта актив мы?
-Бик актив дисәм дә ялгыш булмас. Күп кенә дини берләшмәләр, проектлар барлыкка килде. Без алар белән дустанә мөнәсәбәттә торабыз. Бәлки киләчәктә уртак проект оештырачакбыз.
-Киләчәккә нинди ниятләрең бар?
-Киләчәктә дини гыйлем белән генә чикләнмичә, дөньяви гыйлем алырга ниятлим.
-Ишеткән идем, син җәй көнне имам практикасын үтәргә Ставрополь өлкәсенә барган идең?
-Әе, мине Ипатово р-нның Нижний Борханчак авылына имам вазыйфаларын үтәр өчен җибәрделәр. Оештыручылар Татарстан Республикасы, Ставрополь өлкәсе Диния Нәзарәтләре һәм Казан Ислам Университеты.
-Шушы сәяхәтең нәрсә белән күңелеңә кереп калды?
-Ставрополь өлкәсендә күбрәк христиан динендәге кешеләр яши. Әмма ләкин, мөселманнар да юк түгел.Климаты Татарстан җирлеге белән чагыштырганда күпкә аерылып тора. Иң истә калганы, авылда мәчет юк , намазны мәктәптә укый идек.
-Яшьләргә теләкләрен?
-Бергә булсак барда була.

Кызыксыну уятса, Рәхим ит К. Маркса, 41

Ләйсән ГОБӘЙДУЛЛИНА,

КФУның журналистика һәм социология факультеты студенткасы

“Дин вә мәгыйшәт” газетасыннан

 

Башка журналлар

Ипотекалы кеше зәкят түләми

Бирсәң – савап, бирмәсәң гөнаһы юк. Сәдака бу. Сәдака-бүләкнең мәҗбүрие дә бар. Ансын зәкят диләр...

18 март 2016 ел 10:42

Бәхеттә узган гомер

17 март 2016 ел 17:53

Зәкят түләсәң, тыныч йокларсың...

Билгеле булганча, ислам дине биш баганадан тора – Аллаһны тану һәм аның берлегенә ышану, намаз уку...

17 март 2016 ел 17:48
Дин әһеле
1992 -1998 елларда
Дин әһеле
1998 - 2011 елларда
Дин әһеле
2011 – 2013 елларда
Дин әһеле
2013 елның 17 апрелендә сайланды

Намаз вакытлары

Иртәнге намаз
Кояш чыга
Өйлә намазы
Икенде намазы
Ахшам намазы
Ястү намазы
Яңалыклар архивы
Tatarstan.Net - все сайты Татарстана