Сәламәт тәндә – сәламәт акыл

11 ноябрь 2011 ел 18:22

Татарстан Республикасы мөселманнары Диния нәзарәте соңгы елларда сәламәтлек саклау, спорт һәм физик тәрбия мәсьәләренә зур игътибар бирә башлады. Мөселман яшьләре арасында шәһәр, республикакүләм, Россия беренчелеге буенча ярышлар ел дәвамында булып тора. Бу – үзеңне физик яктан күрсәтү, сыгылмалылык, көч, чыдамлылык кебек сыйфатлар тәрбияләү өчен зур мөмкинлек. Ярышлар һәрвакытта да Коръән аятьләре укып башлана, вакытында намаз укыла.

Вахитов районындагы 51 нче урта гомуми белем бирү мәктәбе стадионында мөселман яшьләре арасында футбол, турникта тартылу, дартс буенча шәһәр беренчелеге ярышлары булып узды. Аны ТР мөселманнары Диния нәзарәте оештырды. Футбол уенында сигез команда катнашты. Болар – Россия ислам университеты, Казан ислам колледжы (КИК), Ислам динен кабул итүгә 1000 ел исемендәге һәм «Мөхәммәдия» мәдрәсәсе, «Мәрҗани», «Солтан», «Ризван», «Әниләр» мәчете командалары. Футбол уенында РИУ командасы чемпион калды, «Мөхәммәдия» мәдрәсәсе – II, Ислам динен кабул итүгә 1000 ел исемендәге мәдрәсә шәкерләре III урын яулады. Россия ислам университетының I курс студенты Рамазан Мотыйгуллин “Иң яхшы уенчы” дип табылды.

Турникта тартылу буенча да көч сынашу ярышлары булып узды. РИУның I курс студенты Артур Сабиров иң югары нәтиҗә күрсәткечләренә иреште. Казан ислам колледжының III курс студенты Гомәр Гамадаев – II, «Мәрҗани» мәчетеннән Фирзәр Җәләлов III урынны яулады. Җиңүчеләргә Татарстан Республикасы мөселманнары Диния нәзарәте әзерләгән истәлекле бүләкләр һәм дипломнар тапшырылды.

Рафаэль МИФТАХОВ,

мөгаллим, ярышларны оештыручы

"Дин вә мәгыйшәт" газетасыннан

 

Дин әһеле
1992 -1998 елларда
Дин әһеле
1998 - 2011 елларда
Дин әһеле
2011 – 2013 елларда
Дин әһеле
2013 елның 17 апрелендә сайланды

Намаз вакытлары

Иртәнге намаз
Кояш чыга
Өйлә намазы
Икенде намазы
Ахшам намазы
Ястү намазы
Яңалыклар архивы
Tatarstan.Net - все сайты Татарстана