Ноябрь аенда ничек ял итәчәкбез?

21 октябрь 2011 ел 10:33

РФ Хезмәт Кодексының 112 нче маддәсе нигезендә, узган елдагы кебек үк, 4 нче ноябрь – Халыклар бердәмлеге көне – ял көне булачак.

“Татарстан Республикасында бәйрәм көннәре һәм истәлекле көннәр турында”гы ТР Законы нигезендә өстә­мә бәйрәм көннәре билгеләнде. Болар: 6 ноябрь – ТР Конституциясе кабул ителгән көн һәм Корбан бәйрәме.

Ай календаре һәм традицияләр буенча Корбан бәйрәме башлануга туры килгән көн ТР Президенты Указы белән билгеләнә. Әлеге Закон нигезендә 2011 нче елның 1 нче августында кабул ителгән ТР Президенты Р.Н.Миңнехановның “Мөселман бәйрәмнәрен үткәрү турында”гы Указында 2011 нче елның 6 нчы ноябре – Корбан бәйрәме башлануга туры килә торган көн, дип билгеләнгән.

Быел 6 нчы ноябрь (эш көне булмаган бәйрәм көн) – ТР Конституциясе кабул ителгән көн һәм Корбан бәйрәме – ял көненә – якшәмбегә туры килде. РФ Хезмәт Кодексының югарыда күрсәтелгән маддәсе нигезендә, эш көне булмаган бәйрәм көне ял көненә туры килгән очракта, ял көне бәйрәмнән соң килә торган эш көненә күчерелә. Шунлыктан, 6 нчы ноябрьнең якшәмбе ялы дүшәмбегә – 7 нче ноябрьгә күчереләчәк.

Шулай итеп, быел Татарстанда 4 нче һәм 6 нчы ноябрь көннәре эш көне булмаган бәйрәм көннәре, ә 7 нче ноябрь – ял көне булып саналачак, дип хәбәр итә tatar-inform.ru сайты.  

ТР Хезмәт, мәшгульлек һәм социаль яклау министрлыгыннан хәбәр итүләренә караганда, 5 ноябрь – шимбә көн – алты көнлек эш графигы нигезендә эшләүчеләр өчен эш көне булачак. Әлеге көн – бәйрәм алды көне, шуңа күрә эш сәгате бер сәгатькә кыскартылачак. 

Нияз САБИРҖАНОВ

"Дин вә мәгыйшәт" газетасыннан

Башка журналлар

Аллаһның исемнәре нәрсә турында сөйли

Аллаһы Тәгалә Үзен гүзәл исемнәр белән атаган, Ул илче итеп күндергән Пәйгамбәребез Мөхәммәд...

04 март 2015 ел 11:30

Татарстанда туризм хакында сөйләштеләр

Бүген мөфти Камил хәзрәт Сәмигуллин Татарстанның Туристлык буенча дәүләт комитеты утырышында...

09 февраль 2015 ел 14:36

"Сөембикә энеләре һәм сеңелләре-2015" бәйгесе сораулары

Быел әдәп-әхлаклы булу һәм дөрес итеп Коръән уку буенча «Сөембикә энеләре һәм сеңелләре” дигән...

09 февраль 2015 ел 12:13

Бу рәхмәтләребез җәннәт ачкычларыгыз булсын!

“Бер рәхмәт мең бәладән коткара”, - диләр иде бит әби-бабайларыбыз. Ә алар дин-ислам юлының төп...

04 февраль 2015 ел 16:41
Дин әһеле
1992 -1998 елларда
Дин әһеле
1998 - 2011 елларда
Дин әһеле
2011 – 2013 елларда
Дин әһеле
2013 елның 17 апрелендә сайланды

Намаз вакытлары

Иртәнге намаз
Кояш чыга
Өйлә намазы
Икенде намазы
Ахшам намазы
Ястү намазы
Яңалыклар архивы
Tatarstan.Net - все сайты Татарстана