Дөньякүләм танылган татар галимнәре Казанга җыела

30 сентябрь 2011 ел 13:23

Чит илләрдә яшәүче татар галимнәре ярдәме белән дөньякүләм базарда Татарстан урынын ныгыту мөмкинме? Галим милләттәшләребезнең тарихи Ватаннары – Татарстан белән хезмәттәшлеге ни рәвешле тормышка ашырыла алачак? 30 сентябрьдә Татарстан Фәннәр академиясендә уздырылачак Бөтендөнья татар галимнәре форумының төп бурычы – әнә шул сорауларга җавап табу. Татарстан Фәннәр академиясе оешуга 20 ел тулу уңаеннан үткәрелүче форумны Татарстан Фәннәр академиясе һәм Бөтендөнья татар конгрессы башкарма комитеты оештыра, – дип хәбәр итә intertat.ru сайты.

         Төрле илләрдә, чит җирләрдә яшәп, зур үрләр яулаган татар галимнәре Казанга беренче тапкыр гына җыелмый инде. Аларның тәүге җыеннары 2007 елда зурлап үткәрелгән иде. Анда 15 илдән ике йөз иллеләп фән эшлеклесе катнашты. I Форумда татар галимнәренең координацион советы төзелде. Нәтиҗәдә, татар галимнәренә кагылышлы мәгълүматлар базасы булдырылды, «Татарстан Республикасы өчен 50 иң яхшы инновацион идея» дип аталган конкурс барлыкка килде.

Әмма шулай да...

Республикабызның “Татмедиа” матбугат һәм гаммәви коммуникацияләр агентлыгында уздырылган журналистлар белән очрашуда Татарстан Фәннәр академиясе җитәкчесе Ә.Мазһаров: “Алга куелган төп максатлар үтәлмәде”, – дип белдерде. «Безнең чит илдә яшәүче татар галимнәре уйлап тапкан ысуллар әлегә республикабызда гамәлгә кертелмәде. Әлбәттә, I Форумнан соң узган дүрт ел вакыт күп түгел. Дөнья күләмендә танылган татар галимнәре ярдәме белән Татарстанда иң яхшы химия сәнәгатен (промышленность) булдырырга, машиналар эшләргә,  китаплар язарга була иде. Чөнки Татарстан кебек кечкенә республика барлык өлкәләр буенча да беренче булып бетә алмый. Без беркемнән дә ким түгел. Әмма бөтенесен дә үзебез генә ерып чыга алмыйбыз. Галимнәр белән бергә җыелып икътисадыбызны үстерә алырбыз дип уйлыйм, Татарстанда эшләнгән продукция дөньякүләм базарда беренче урында торсын иде», – диде академик Әхмәт әфәнде.

Димәк, алга таба татар фән эшлеклеләрен Казанга китереп берничә көн кунак итү генә түгел, ә аларны даими җәлеп итүнең, үзара хезмәттәшлекнең анык юлларын табу сорала.

Фәннәр академиясе җитәкчесе сүзләренә караганда, аларны күбрәк безнең университетларга чакырып эшләтәсе иде. «Хәзер университетларда андый мөмкинлекләр бар. Мәскәүдә бу эш белән шөгыльләнүче комитет булдырылды, аның әгъзасы – татар галиме. Комитет бик катлаулы экспертиза уздырып кына эшкә чакыра. Монда килеп акча эшләргә теләүчеләр бик күп. Әмма безгә зур уңышларга ирешкән галимнәр кирәк», – диде ул. Ә чит ил галимнәре безгә килергә теләрме соң? «Җан тартмаса да, кан тарта дигәндәй, әлбәттә, килергә торалар. Алар Казанда берничә ай эшләп китәргә каршы түгел. Форум кысаларында без менә шул элемтәләрне ныгытырбыз», – диде Әхмәт Мазһаров.

Тагын бер мәсьәлә – Татарстан өчен иң яхшы инновацион идеяләргә кагылышлы бәйгене Россия кысаларында гына калдырмыйча, дөньякүләм дәрәҗәдә уздырасы иде. Тик бу теләк, иң беренче чиратта, матди як белән бәйле. Конкурста катнашу, анда үзеңнең дистә елларга сузылган фәнни эшеңнең нәтиҗәсе булган казанышыңны бик очсызга «бүләк итү» – чит илләрдә яшәүчеләрнең тәҗрибәсендә күзәтелми. Чыннан да, илле меңгә бер тапкыр ресторанга кереп чәй эчеп чыга торган Америка профессорының конкурс белән кызыксынуы бик шикле.

«ТР Фәннәр академиясе: тарих һәм бүгенге заман» дип аталган форумга Россия төбәкләреннән 150, чит илләрдән 50 галим киләчәк. Әйтик, Төркиядән Надир Дәүләт, Кытайдан Габдулла Аббас, Америкадан Юлай Шамилоглы, Украинадан Рөстәм Абязов, Ташкенттан Искәндәр Байбәков... Күрше Башкортстаннан – 20, Үзбәкстаннан 12 фән эшлеклесе форумда катнашырга үз теләген белдергән. Шунысын да әйтеп узарга кирәк, катнашучылар арасында милләте буенча бүтән милләттән булып, төрки халыклар тарихын өйрәнеп танылган белгечләр дә бар. Академик Ә.Мазһаров: “Форумга килүчеләр күп төрле темаларга чыгыш ясаячак, татар халкының гуманитар һәм төгәл фәннәре казанышларын барлау өчен зур игътибар биреләчәк”, – диде. «Татар галимнәре – сигез миллионлы халык тарихы, мирасы, мәдәнияте, фәненең бер өлеше ул», – дип белдерде академик.

Айзирәк ГӘРӘЕВА

Башка журналлар

Ипотекалы кеше зәкят түләми

Бирсәң – савап, бирмәсәң гөнаһы юк. Сәдака бу. Сәдака-бүләкнең мәҗбүрие дә бар. Ансын зәкят диләр...

18 март 2016 ел 10:42

Бәхеттә узган гомер

17 март 2016 ел 17:53

Зәкят түләсәң, тыныч йокларсың...

Билгеле булганча, ислам дине биш баганадан тора – Аллаһны тану һәм аның берлегенә ышану, намаз уку...

17 март 2016 ел 17:48
Дин әһеле
1992 -1998 елларда
Дин әһеле
1998 - 2011 елларда
Дин әһеле
2011 – 2013 елларда
Дин әһеле
2013 елның 17 апрелендә сайланды

Намаз вакытлары

Иртәнге намаз
Кояш чыга
Өйлә намазы
Икенде намазы
Ахшам намазы
Ястү намазы
Яңалыклар архивы
Tatarstan.Net - все сайты Татарстана